09.05.2014 Җәмгыять
Җиңү хакын ничек онытмаска? (Cораштыру)
Замана яшьләренең күпчелеге – 73 проценты Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бүген дә кызыксына һәм аны ил тарихындагы иң зур вакыйга дип саный. Мәскәү дәүләт университеты студентлары тарафыннан уздырылган сораштыру барышында әнә шундый нәтиҗә ясалган.
Ә респондентларның 7 проценты сугыш чорының тере шаһиты булган әби-бабалары исән булмау сәбәпле, әлеге вакыйгалар белән кызыксынмавын белдергән. Калган 20 процентының исә Бөек Ватан сугышына бөтенләй битараф икәнлеге ачыкланган. Араларында әлеге тарихи вакыйгага, анда катнашкан сугыш ветераннарына карата нәфрәт белдерүчеләр дә булган. Ә сез ничек уйлыйсыз, Бөек Җиңүгә карата тискәре мөнәсәбәт кайдан килә? Ватанпәрвәрлек хисе югалмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Искәндәр Гыйләҗев, КФУның татар халкы тарихын өйрәнү кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы:
– Мондый тискәре карашның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бәлки баланың әти-әнисе бу мәсьәләгә битараф булгандыр яисә мәктәптә дөрес итеп аңлатып бирә алмагандыр. Бәлки, мәктәптә тарих дәресләрен кыскарту да роль уйнагандыр. Мәсәлән, тарих дәресен укытканда Бөек Ватан сугышына нибары ике сәгать кенә бирелә. Гомумән алганда, менә шундый зур вакыйгалар, сугышлар тарихта никадәр артта калса, аларга булган игътибар да шулкадәр кими бара. Кызганыч, бу – табигый күренеш. Дөрес, Бөек Ватан сугышы – ул әле безнең өчен яңа яра. Аның тере шаһитлары да исән. Ләкин халык буларак безнең мондый зур фаҗигане онытырга хакыбыз юк. Бу мисал безнең өчен бик зур тәрбияви роль уйнарга тиеш. Соңгы елларда тарихыбызга карата игътибар, гомумән, сүлпәнәйде. Тарих – халык өчен бик зур тәрбияви роль уйный торган дисциплина. Аңа әкият итеп кенә карарга кирәкми.
Айдар Хәлим, язучы:
– Без – фашизмны җиңүгә зур өлеш керткән халык. Җәлил кебек бөек унике язучысының башы Гитлер империясе уртасында өзелгән бүтән халык бармы? Юк. Татар милләте бу Җиңүдән нәрсә алды? Мәсьәләне әнә шулай куярга кирәк. Без аның кадерен беләбезме соң? Җәлилне тимерчыбык белән уратып Казан Кремленә кадаклап куйдык та шуның белән шул. Җиребезнең, байлыкларыбызның, җиңүебезнең кадерен белмәү аркасында минем 80ләп хуҗалыклы кечкенә генә туган авылым бетеп бара. Без дүрт ятим үстек. Әниебезне дә шушы сугыш алып китте. Әгәр без җиңеп чыккан дәүләт икән, Россиянең үзәк дәүләте урыс халкы белән җиңгән халыкларның кадерен белергә, үстерергә тиеш. Шул чакта гына аның киләчәге булачак. Ә җиңү кадере булсын өчен урамнарга чыгарга, язарга, сөйләргә, мәктәпне кире кайтарырга, күз алдында урамга куып чыгарылган татар факультетын кабаттан аякка бастырырга кирәк.
Ләйсән Сафина, “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе:
– Хәзерге яшьләрнең күбесе – ветераннарны күрмәгән, алар белән аралаша алмаган буын. Монысы кызганыч. Тик ветераннар беркемнең дә тормышын җимермәде. Әгәр дә кемнеңдер фашистлар тарафыннан яулап алынып яшисе килә икән, димәк, аларга башка илгә күчеп китәргә кирәк. Аларга беркем дә комачауламас. Европа дип лаф оралар икән, китсеннәр. Педофилия, гей-парадлар, бер җенесле никахлар чәчәк аткан илгә китсеннәр һәм шунда юньле балалар үстереп карасыннар. Билгеле, бүген яшьләргә яшәве бик авыр. Эш таба алмый интегәләр, гаилә корып яшәр урыннары юк. Шуңа күрә алар шундый гаделсезлекнең каян килеп чыкканын эзли. Ләкин ветераннар моңа гаепле түгел. Ә бүген ветераннарны гаепләүче яшьләр, сугыш була калса, беренче булып безне сатып чыгып китәчәк.
Илшат Вәлиев, җырчы:
– Минем ике бабам да сугышта катнашкан. Карт әтиемнең әтисе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Әни ягыннан бабакай, яраланып, бер кулын өздереп кайтты. Шушы бабакай мине тәрбияләүгә зур өлеш кертте дә инде. Бер куллы килеш ул миңа бөтен авыл эшен, балта-чүкеч, көрәк кебек эш коралларын тотарга өйрәтте. Сугыш турында сорасаң, сөйләми: “Балалар, сезгә күрергә язмасын”, – дип әйтә дә читкә китеп елап ала иде. Шуңа күрә үзебез дә сорарга кыенсындык. Балаларыма да бабалары турында гел сөйләп торам. Бу – безнең төп бурычыбыз.