07.05.2014 Җәмгыять
Бәйрәм уңаеннан туган борчулар
Казанда шигърият бәйрәмен тамаша кылырга насыйп булды быел. Республиканың башка почмагында яшәүче безләргә, ни дисәң дә, андый бәхет сирәк эләгә.
Бәхет дип бер дә арттырмыйм. Юлда барганда ук күңелдә эчке бер сөенү, канатлану бар иде инде. Ничек сөенмәскә: мәркәз каланың үзендә елга бер генә тапкыр була торган тансык вакыйганы, ничә тапкыр телевизордан караганны, бу юлы зыялыларыбыз арасына басып, дәртләнеп шигырь укучы мөхтәрәм шагыйрьләребездән берничә адымда гына торып манзара кылачакмын бит...
Тик кәефем төшеп кайттым мин башкаладан. Бәйрәм башында булган, күп дигәндә өч йөзләп халыкның ахырга таба йөзе дә калмавы, бәлки, төп күңелсезлек булмагандыр да. Килеп, кеше күреп, үзеңне күрсәтеп, лауреатларның кем икәнен белгәннән соң, ике-өч чыгышны да тыңлар-тыңламас ук, һава торышына сылтап, тизрәк өйгә йөгерү дә – гафу ителмәслек бер сансызлык, әлбәттә. Җил, суык, имеш. Алдагы көннәрне бик челлә идеме әллә? Халыктагы нәзбереклеккә карап, апрель аенда гыйнвар салкыннары килгән икән диярсең. Гел кар явып, буран уйнап торган очракта да шкафларыбыз тулы җылы кием бүген. Киен өшемәслек итеп! Тор азакка кадәр, кара, тыңла һәм сөен! Тукаебыз – милли горурлыгыбыз, символыбыз, бөек шагыйребез, байрагыбыз туган көн бит. Юк, исем өчен генә дигәндәй күренеп китеп, өйгә сыптырмагач, без түгел, башка халык була ич ул. Мондый кыланмышларда төп сәбәп тыштагы һава торышы түгел, ә һаман да шул күңелләребездәге туңлык, салкынлык, битарафлык димичә, тагын нәрсә әйтәсең инде...
Яртысы татар булган, татар башкаласы саналган миллионлы шәһәр. Татар каныннан булган башка гражданнарга, гади халыкка артык тимичә, кагылмыйча, биредәге зыялыларыбызның гына чутын-исәбен ала башласаң да, әллә өч йөз генә булыр идеме алар? Юк, миңа калса, бер ун тапкыр артыграк бездә андый кавем. Өч йөздән артып киткән язучы-шагыйрьләрнең 70 проценты мәркәз калада яшәмиме әллә? Күпсанлы театр, эстрада артистларыбызның бу олуг бәйрәмдә берән-сәрән генә күренүен ничек аңларга?
Татарча газета-журналларда каләм тибрәтүче, радио, телевидениедә эшләүче татар журналистлары кайда? Тел, әдәбият, тарих өйрәнүче галимнәребез, аларның күпсанлы шәкертләре Тукайга юлны ник тапмаган? Мәктәп саен өч-дүрт булган, мәркәз калада гына тулы бер армияне тәшкил иткән татар теле мөгаллимнәре бу чарадан ник читләшә? Хәтта, әйтер идем, татарча җырларны яшь әтәч тавышлары чыгарып, үзләренчә шыгырдатучы берничә йөз яшь җилкенчәк җырчыларга, шигырь дип аталучы текстлар язучыларга, көй чыгаручыларга да артык булмас иде бирегә килү. Чын шагыйрь авызыннан, чын, җыр язарлык шигырь ишетү аларга да бары файдага гына булыр иде бит.
Тукай, шигырь бәйрәме... һәм өч йөз кеше. Хоккей аренасына иң хәчтерүш матчка да берничә мең кеше җыела ич. Әмма Тукай туган көнне үтүче шигърият бәйрәме ул хоккей да, футбол да, Сабан туе да түгел. Аны мин милләтнең авангарды, таянычы, өмете, энергетикасы булырга тиеш затлар – зыялыларыбыз җыены дип аңлыйм һәм кабул итәм. Алай гына да түгел, ул – аларның активлык, милли җанлылык индикаторы, бердәмлек күрсәткече. Чынлыкта, үзебезне хөрмәт иткәндә, Ирек мәйданының читендәге киң булмаган ул урамга халык көч-хәл белән генә сыешырга, сыешмаганы ике башка бүселеп чыгарга, шул халәттә дә бәйрәм рухы тоярга тиеш ич. Мин максималист фәкыйрегезнең, килгәндә үк хыялларымны кирәгеннән артык эшкә җигеп (руслар мондый очракта “губу раскатал” диләр), шигърияткә, әдәбиятка генә түгел, тел, милләт язмышына битараф булмаган һәммә татарны биредә күрергә теләве дә әллә гафу ителмәслек беркатлылык булды шунда, әллә андыйлар, әйткәнемчә, җәмгысы өч йөз кеше генә?..
Үзенең тарихын белмәгән, әдәбияты-сәнгате белән кызыксынмаган халык берничә буыннан соң гади көтүгә әйләнеп, үзенең көтүчеләрен генә ихтирам итә башлый дигән гыйбарә бар. Әллә соң безнең дә шул көнгә калуыбызмы? Әгәр дә шунда хакимияттән әмер килсә, фәлән-фәлән оешмалар, фәлән категория гражданнар, төгән һөнәр ияләре катнашырга тиеш диелсә, шул гавам-көтү теләсә нинди чарага чаптырып килеп җитәчәк, иң зур мәйданны да шыплап тутырачак бит. Бу исә – аз гына төпкәрәк төшеп уйлаганда, ифрат та начар симптом. Чир, көтү дәрәҗәсенә калу милләтнең аңлы булырга тиешле өлешенә дә ныклап үтмәгәнме? Зыялыларыбыздагы таркаулык, түбән аңлылык милләтнең күпсанлы бәлаләренең башы түгелме?