поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.05.2014 Мәдәният

Һаваларда очкан кошлар кебек... (Флүрә Сөләйманова турында) (ФОТО)

Синең апаң – җырчы? Булмас!

Күп еллар элек республикабызның төрле иҗат союзлары, берләшеп, мәктәпләрдә, предприятиеләрдә – халык арасында – лекторийлар оештыра иде. Лекторий төркемнәрендә язучылар, җырчылар, журналистлар була, һәм аларны һәркайда көтеп алалар иде. Шундый очрашуларның берсендә мин Флүрә апа Сөләйманова белән бер төркемгә туры килдем.

Җырчылар белән янәшә чыгыш ясаучы сөйләүчеләргә, ай-һай, авырга туры килә! Ни дисәң дә, моңлы күңелләр (ә безнең халык, һичшиксез, моңлы күңелле!) челтерәп кенә түгелгән җырларны беренче аһәңнәреннән үк сеңдереп кенә кабул итә, ә безне – сөйләүчеләрне... кем ничек инде.

Менә шул. Флүрә апа:

– Һаваларда очкан кошлар кебек
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган җирем, кайттым
мин сагынып,
Күз нурларым, сезне сагынып... –

дип җырлый башлауга, зал сулыш алудан туктап калгандай тоела. Югыйсә, кычкырмый да, кыланмый да, бөтен сәхнәне бер итеп, сикергәләп биеп тә йөрми. Ә тамашачы – биһуш!

Халык җырын җырлый Флүрә апа. Әмма – үзе турында. Иҗат юлының беренче елларында ук туган яклардан еракларда, Казахстан филармониясендәге татар бригадасында эшләп йөргән чаклары, аннары «кошлар кебек» Татарстанга әйләнеп кайтуы турында җырлый ул. Һәрхәлдә, мин шулай дип уйлыйм.

Сәхнәдән тыш аралашканда, Флүрә апа сеңлесенең кызы Данияне искә төшереп алды.

– Шулай бервакыт больниста ятарга туры килгән иде аңа, – ди. – Палатадагы радиодан минем җырны тапшыруларын ишеткән дә: «Шауламагыз, минем апа җырлый», – дигән. Ышанмаганнар: «Алдашып торма, яме», – дигәннәр үзенә. Бик үртәлгән иде.

Гаҗәпмени, исемнәре танылган җырчыларның бик аз да, бик кадерле дә чагы. Хәзер генә ул ике кешенең берсе сәхнәдә, исемнәрен дә истә калдырып булмый.

Ятимлек – бәхетсезлекме?


Еллар үткәч, Флүрә апаның 75 яшь-лек юбилее якынлашкан көннәрдә, үзе турында язарга теләк белдергәч, ул:

– Кирәкмәс иде, минем хакта бик күп яздылар бит инде, – диде.

Чыннан да, күп язылган. Монысы да – аңа карата игътибарның кимемәве, тамашачыларның яратуы билгесе.

«Бигрәк моңлы бала инде, бәхете булмас, мөгаен», – диләр безнең халыкта. Янәсе, җырларында киләчәк язмышын шулай моңлы-сагышлы итеп юрый ул. Минемчә, моңлы күңелләр кайгы-сагышларын нәкъ менә шул җыр-моңнары белән тарата һәм үзләре генә белгән бәхет биеклекләренә күтәрелә ала. Югыйсә, Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында туган Флүрә апаның гомер юлы, чыннан да, бик тә сагышлы-моңлы булып башланып китә.

Зыятдин абый белән Кәримә апа гаиләсендә биш бала үсә. Флүрә – дүртенчесе. Әмма каһәр суккан сугыш аларны әтисез дә, әнисез дә калдыра (әниләре авырып үлә). Ярый әле әниләренең төп йортында яшәүче туталары – кырыс холыклы Рәхимә апа баштарак аларны үз канаты астына ала. Бераздан ул йортка, Донбасстагы гаиләсен алып, фронтовик абзалары кайтып урнашкач, ятимнәр кабат үз өйләренә әйләнеп кайталар. Хәзер инде сеңелләрен үзенә дә 15 кенә яшь булган Заһир абыйлары карый. (Зур абыйлары Зөфәр ФЗӨгә укырга җибәрелгән.) Рәхимә апалары кебек үк, ул да тракторчы. Димәк, тамак туйдырырлык җитди һөнәре бар. Апаларыннан кайткан язда ук бәрәңге утырталар. Сыер да асрыйлар. Сыерлы йорт – сыйлы йорт инде ул, билгеле. Әмма шул сыер сөтеннән дә налог түләтеп үзәкләренә үтәләр бит.

Кичләрен абыйлары клубтан шундый җыр җырлап кайта:

– Айларга карасам да,
Йолдызлар санасам да.
Син бәхетсез, диләр кебек,
Кемнәргә карасам да...

Ә берсендә шулай, онытылып китеп, өйдә сызгырынып утыра башлый да, кинәт туктап кала: «Сызгырып шайтан чакырам түгелме соң? Шайтан да асрыйсыз икән дип, налог салмасалар ярый инде», – дип көлеп җибәрә.

Болары – бер яктан, ил белән кичкән авырлыклар, икенче яктан, ятим балалар язмышы. Тик бер-берсе өчен җан атып торган, бер йөрәк, бер йодрык булып яшәгән бертуган Сөләймановлар язмышы һич тә «бәхетсез» билгеләмәсенә туры килми. Алардан да бәхетле булып бу ламы? Балачакта гына түгел, гомер буе бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәячәк алар!

Зур сәхнәгә илткән сукмаклар

Флүрә апа, үз авылларында җиде классны тәмамлагач, үзеннән алдарак Казанга китеп, киез итек фабрикасында эшли башлаган Фәридә апасы янына барып сыена. 1955 ел була ул. Шул ук фабрикада эшли башлый, тулай торакка урнаша. (Торыр җирең булу – зур мәртәбә инде!) Кичке татар мәктәбендә укуын да дәвам итә. Тик балачактан күңел түрендә кайнап торган җыр-моң һаман тынгы бирми, үзенә киңрәк мәйдан эзли, канатланып, биеккәрәк очарга талпына. Шуңа да Флүрә М.Горький исемендәге клубка Сара Садыйкова җитәкчелегендәге хорга барып языла. (Шамил Әхмәтҗанов, Таһир Якупов, Рабига Сибгатуллинаның да иҗат юллары шунда башлана...)

– Дүрт ел буе хорда җырлаганнан соң, Сара апа мине җитәкләп Казахстан филармониясе бригадасына илтеп тапшырды. Аннан башка, мөгаен, мин сәхнәгә күтәрелә дә алмаган булыр идем, – дип, Флүрә апа остазын әле дә рәхмәт хисләре белән искә ала. – Безнең заманда профессиональ белем алган җырчылар сирәк булды шул. Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов кебек җырчыларыбыз, мәсәлән, табигый талантлары белән беррәттән, сәхнәдә осталыкларын арттыру нәтиҗәсендә халык мәхәббәтенә ирештеләр.

Баштан ук халык җырларына, Фәридә Кудашева җырлавына мөкиббән Флүрә үзенә дә шундый ук репертуар булдыра, аларга өстәп байтак казах җырларын өйрәнә. Шәмши Калдаяковның Гафу Каербеков сүзләренә язылган «Әниемә» җырын да ул иң элек, татарчага тәрҗемә ителгәнче, казахча җырлый.

1962 елда эстрада артистларына Бөтенсоюз аттестациясе үткәрелә һәм шул елда Флүрә Сөләймановага «СССРның эстрада сәхнәсендә чыгыш ясау хокукы бирә» дигән таныклык тапшырыла.

Өч елга якын җырлары белән казах тамашачысын сөендереп йөреп кайткан Флүрәне Татарстан филармониясе колач җәеп каршы алмый шул. «Тавышың бәләкәй», – диләр аңа. Үзен инде җырдан башка күз алдына да китермәгән кызга әрнеп елаудан гайре чара калмый. Шунда аңа Усман Әлмиев ярдәм кулын суза: «Андый хәлләр минем белән дә булды», – ди һәм Флүрәне үз бригадасы составында Ульяновск якларына алып чыгып китә.

Кайсыдыр бер акыл иясенең «Язмыш синең тез астыңа сукса, син аның якасына ябыш», – дигән сүзләре бар. Әмма авылда, ятимлектә үскән тыйнак, сабыр Флүрәнең «якага ябышырдай» үҗәтлеге, әрсезлеге юк шул. Язмыш үзе аны канат астына ала. Мәрхүм шагыйребез Рәшит Әхмәтҗанов җырчы турында күп еллар элек язган бер мәкаләсен «Сандугач җырлап җиңә» дип исемләгән. Әйе, әрсезләнми, үз урынын даулап, беркем белән әрләшми-ямьсезләшми Флүрә апа. Бары тик җырлый гына. Татарстан радиосында оператор булып эшли башлагач та, туктаусыз җырлый. Радионың үз пианист-музыканты, Татарстанның атказанган артисткасы Екатерина Соколова белән дуслаша, аның белән бергә бик күп яңа җырлар яздыралар. Җәүдәт Фәйзинең «Гөлшаһидә җыры» (Г.Әпсәләмов сүзләре), Марс Макаровның «Мәк чәчәге» (А.Абдуллин сүзләре), Әнвәр Бакировның «Әйткән идең» (Х.Туфан сүзләре), Фасил Әхмәтовның «Тамчылар тамар чаклар» (Ш.Галиев сүзләре) дигән җырлары Флүрә Сөләйманова язмалары аша халыкка тарала.

«Икәү бербөтен булырбыз...»


1971 елда Флүрә апа кабат филармониягә кайта һәм егерме елдан артык ил буйлап гастрольләрдә йөри. Аның җиде елы Габдулла Рәхимкулов белән бер юлларда үтә. Тамашачы һәрвакыт алкышлап кабул итә үзләрен. Флүрә апа ул чакларны елмаеп исенә төшерә: «Габдулла абыйның тавышы көчле, алай да микрофонны авызына кабып диярлек җырлый инде. Ә мин аңа кисәтү ясыйм. Кычкырма, Габдулла абый, шулкадәр. Сине түгел, мине дә ишетәләр бит әле», – дим. Ул килешә, ризалаша, аннары тагын онытылып китә... Барган җирдә төрле фатирларга урнаштыралар бит инде. Фатир хуҗалары Габдулла абыйдан, «Ә Флүрә кемгә төште икән», – дип кызыксыналар. «Шул-шул кешеләргә», – ди инде бу. «И, Аллам, – ди хуҗабикә. – Аларда бернинди ризык юктыр, әллә бу ашны анда да илтимме икән?» «Флүрә әз ашый ул, лутчы иртәгә миңа җылытып ашатырсыз», – ди икән Габдулла абый...»

Әнә шулай, җырлап, гастрольләрдә йөреп, гомер үткәне сизелми дә. Гаилә дә юк, балалар да. Яшьтән үзен бик яраткан, әмма туктаусыз гастрольләрдә йөргән җырчыга өйләнергә җөрьәт итмәгән егете дә авылда төпле гаилә корган, колхоз рәисе булып эшли. Аның белән аерылышу сагышын «Гөлшаһидә җыры» белән «дәвалап», Флүрә апа ялгыз яшәвен дәвам итә. Әмма язмыш аңа тулы гаилә кору бәхетен кичектереп кенә торган икән. Тик бу бәхет тә – сагыш белән аралаш. Күрше йортларда гына торып, һәрвакыт аралашып яшәгән иптәш кызы Рәйсә, ирен, дүрт баласын калдырып, каты авырудан үлеп китә. Балаларның зурысы Алсуга – 15, игезәк кечкенәләренә 8 яшь. Әти кеше – Габделхак абый – Рәйсәнең иптәш кызы, үзе дә ятимлектә үскән Флүрәнең әйбәт әни буласын чамалагандыр, күрәсең. Хәер, әни димәктән, Флүрә апаларын бәләкәйдән яратып үссәләр дә, балалар бит аның әни түгеллеген белә. «Габделхак мәҗбүри рәвештә әни дип эндәшергә куша ала иде, ләкин мин риза булмадым. Балалар әниләренең бер генә икәнен белеп үссеннәр, дидем», – ди Флүрә апа.

Ә бит Флүрә апа, бу гаиләгә килер алдыннан, үзенең сәламәтлеге какшау икәнен дә (төрле һава шартларында трактор чаналарында, ачык машиналарда күпме йөрелгән!), әле һаман сәхнә, гастрольләр белән бәйле булуын да белдерә. «Икәү бербөтен булырбыз», – ди ир кеше. Чөнки һөнәре буенча очучы булган һәм, авариягә эләгеп, могҗиза белән генә исән калган Габделхак абый бу вакытта үзе дә таякка таянып йөри.

Гастрольләр дәвам итә. Планлы концертлардан тыш, көтелмәгәннәре дә килеп чыккалый. Берсендә план буенча ике көннән Уфага китәсе, ә Саратовка барасы Зөфәр Хәйретдинов төркемендә бер артист авырып киткән. Флүрә апаны чакыралар. Бара Флүрә апа, җырлый һәм, концерт тәмамлануга, Уфага китәсе поездга йөгерә.

Шуннан соң гына Габделхак абый аңа: «Аның планга кергәненә генә барырга ярамыймы соң?» – дип әйтеп куя. Ярыйдыр да бит, Флүрә апаның холкы шундый: чакыралар икән – барырга, ярдәм кирәк икән – булышырга.

 Габделхак абый юк инде хәзер. Балалары Алсу белән Әлфиянең дә, Булатның да үз гаиләләре бар. Марат кына өйләнмәгән. Төп йорт тоткасы булып Флүрә әниләре калды. Әни булмаса да, берничә тапкыр дәү әни булды. Шулар белән бәхетле ул. Һәм тагын, Татарстанның халык артисткасы дигән исеме өчен түгел, аның ихлас җырларын яраткан тамашачылары белән бәхетле.

1

2

3

4

5

6

7

8


Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
Сәхнә
№ |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»