поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.03.2009 Юмор

КЕШЕ КУЯН КУА ДИЕП...

Мин аның белән N. шәһәрендә таныштым. Исеме сәер яңгыраган ул агай сүзгә бик маһир кеше булып чыкты. «Сәхнә» журналыннан икәнлегемне белгәч, ул отыры ачылып китеп, галәмәт кызык нәрсәләр сөйләп ташлады. Агай сөйләгәннәрне диктофонга яздырып бардым һәм бер өлешен, ничек бар – шулай, сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдым.

Фирштейн, мерсимадам?!

 

Интырбию алам дисең инде син миннән, име, иптәш карисбандит?! Ал әйдә, мин бирәм рәхәтләнеп. Сүләр сүзләрем бер букча җыелды – тыңлап кара алайса. Нәрсә? Ни дисең? Үзем белән таныштырмадым мыни әле? Әчтах мин. Әчтах Мөшәрәп угылы Бөкәшин булам ягъни, кайсыдыр ки матур итеп әйткәндә. Пенсиягә чыкканыма алты гына җыл әле. Бүгенгесе көндә калабыздагы өч милли хәрәкәтнең иң актив әгъзасымын. Егерме җиде катыргы грамотам, биш калай значугым, Лилин башы төшерелгән бер хатыным... тефү, нәгәләт!.. мидәлем димәкче идем... Әйе, бакыр йөгертелгән шундый бер мидәлем бар... Җәнә дә килеп, әлеге дә баягы бер ничауа гына хатыным, ике ыздаравай малаем, дүрт шалапут оныгым бар. Катыргыларны һәм дә калайларны завудта инженер булып эшләгәндә бирделәр. Боларны сүз уңаеннан гына әйтүем. Безнең калада мине белмәгән кеше юк. Мактануым түгел. Чыны шулай. Халык мине «Нәрсәкайдакайчан» дип җөртә. Күпне күргәнемә, күпне белгәнемә ишарәләп, шулай яратып әйтүләре инде үзләренчә. Бу турыдагысын тәпсилләп язмасаң да җарый. Язу дигәннән, кем, иптәш карисбандит, син мин әйткән сүзләрне берүк дөрес итеп яз инде, җәме?! Ату, кайсыдыр ки кайбер сүзләрне, исем-фамилиеләрне колак шәрифем ишеткәнчә әйтә торган җүнсез гадәтем бар. Моның өчен алдан ук түбәнчелек белән гафу үтенәм. Баштук тагын шуны әйтеп куйыйм әле: сөйләгән чакта зинһар бүлдермә пажалысты, җәме? Килештекме?! Маладис, башлы кеше икәнлегең күренеп тора. Мин сине бүген үк, ике дә уйламыйча, Әмерикәгә перзидент итеп куяр идем. Жәл, ингелизчәм бик үк әйбәт түгел. Фирштейн, мерсимадам?!

 

«Алтын түбәтәй» яки Кәттә кунаклар

 

Ишеткәнсеңдер инде, бездә дә мөселман кинасының халыкара фистибалы булды бит?! Әйе, Казанныкын «Алтын мөнбәр» диләр, ә безнеке «Алтын түбәтәй» дип атала. Зур кунаклар булып, Мәскәүдән Кесиния Сабчак, Анкы Семеныч һәм Барис Майсеев, чит илдән, әйтик, Әмерикәдән Мәсгүдә Шәмсүтдин дигән композитор, Финләндиядән Җәмилә Низамүтдин дигән җыручы, Австралиядән Зөлфия Кәмал дигән тужы бер җыручы, Алманиядән Муса Мәлик дигән саксафунчы килде. Искитмәле тамаша булды инде менә. Дөрес, мин үзем «Трапеция»гә бик кыенлык белән генә эләктем. Ниткән «Трапеция» ул дисеңме?! Казандагы «Пирамида» шикелле күңел ачу йортын бездә шулай дип җөртәләр. Фистибалда күрсәтелгән киналарның эчтәлегенә кереп тормыйм, чөнки дә карарлык тагын бүтән нәрсәләр күп иде. Казан фистибалында катнашкан теге чибәр нәнкә Настасия Заваратнуктан безнең Кесиния Сабчак бер дә кайтыш булмады. Казан халкын Настасия үзенең зәңгәр эчке күлмәге белән шаккаттырган булса, Сабчак исә «Трапеция» сәхнәсенә үтә күренмәле лифчик-трусиктан гына чыгып, безне, мөселман ирләрен, аяктан ук җыкты. Әйтергә кирәк, безнең шәһәрнең мөселман кинасы фестибалында катнашкан алагаем зур күкрәкле Анкы Семеныч та халыкка күрмәгәннәрен күрсәтте. Ул «Алтын мөнбәр»дә аркасын гына шәрәләндереп җөргән Жанны Ипле ише генә булмады... Кыскасы, шундый затлы яшь марҗаларны чакырып, безнең оештыручылар нык тырышкан инде, сүз дә юк! Кайчандыр «Бәләкәй Вера» кинасында уйнаган Әндри Саколовның «Пирамида» сәхнәсенә чыгып, тызык-мызык сүз сөйләп кенә торуына караганда, шәрә муенына зәңгәр җонлы шарф ураган Барис Майсеевның «Трапеция»дә боргаланып-сыргаланып җырлавы шәбрәк булды кәнишне! Мәскәүдән килгән унҗиде марҗа журналист турында әйтеп тә тормыйм инде. Алар Казанныкында кунак булган җиде марҗадан бер дә калышмадылар: фистибалга җыелган рижиссерларны, апиратырларны кина төшерергә, әртисләрне уйнарга өйрәттеләр, берочтан безнең шәһәрнең карисбандитларына үтә дә акыллы киңәшләрен бирделәр, зерә кызык булды. Фистибал кунакларына, Казандагы шикелле, зурдан кубып түләгәннәр, әле дә мантый алмыйбыз, малай. Тагы киләбез, дип киткәннәр, рәхмәт төшкерләре!

 

Без кемнән ким?

 

Шаулап фистибаллар уздырган шәһәр тилебидиниесез була аламы? Юк, кәнишне! Ачтылар, бездә дә эшли ул хәзер! Казанныкыннан бер дә ким түгел. Безнекеләр арттырыбрак та җибәрделәр әле: һәр өч тапшыруның берсе пачти татар телендә бара. Безнең дә һәр көнебез «Хәерле иртәләр» белән башлана, сериаллар белән дәвам итә... «Шәрә ботлы кызый» сериалын җиденче мәртәбә күрсәтәләр инде. Мин дә бер сериясен тәки карап бетердем. Милли тапшыруларга килгәндә... Мин үзем, мәсәлән, «Ир белән хатын»ны, «Мишәрләр»не, «Милләтем минем» не, «Тыңлыйк әле»не яратып карыйм. Хатын исә ике карчык сөйләшеп утырган «Янәшә» тапшыруына мөкиббән. Әле менә китапка багышланган өр-яңа тапшыру ачтылар. «Җыентык» дип атала. Роберт Миңнуллин бик күңелле иттереп алып бара, ничек бөтен җиргә дә өлгерә торгандыр? Сүз дә юк, булган кеше икәнлеге мыегыннан ук күренеп тора...

 

Бездә дә бик күп гәҗит-журналлар чыга. «Туган илемТатарстан», «Татарстан яшьүсмерләре», «Әдәби якшәмбе», «Карлыгач», «Сукмакташ», «Пар мендәр», «Сабантуй мәйданы», «Күбек» дигән гәзитләрнең, «Кала утлары», «Кысла», «Очкын», «Пәрдә», «Сират күпере» , «Чулман» дигән журналларның бер санын да калдырмыйча укып барам. Хатын да укырга бик хирыс. Ул «Уртак ястык» белән «Ханбикә»не аеруча ярата...

 

Казан сабантуенда бик күп тапкырлар булганым бар. Шәп оештыралар, шәп үткәрәләр бәйрәмне, маладсы! Дөрес, Казандагы кебек, безнең шәһәрдә дә сабантуйны хәзер саф урыс телендә генә үткәрәләр. Вәләкин, барыбер бездәге сабантуйга җитми инде! Безнең оештыручылар шундый нәрсәгә барып җиттеләр, кайсыдыр ки матур иттереп, хәзер көрәштә батыр калучыга чучка тоттыралар! Бер караганда, «Праздник плуга» бәйрәмендә шулай булырга тиеш тә кебек. Әйтмәдеммени әле, бездә бит сабантуй менә ике ел рәттән инде шул исем белән үтте. Тихы-мирны. Тагын ниндидер сүзләр йөри ди бугай йөрүен... Имеш, «Праздник плуга»ны быел «Караван» иттереп, бар дөньяга шаулатып уздырмакчылар... Булыр, булыр. Эшләр шуңа таба бара...

 


Ләбиб ЛЕРОН
Сәхнә
№ 2 | февраль 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»