поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.05.2014 Мәдәният

Фәнзилә Җәүһәрова: Халык иҗаты мәңгелек!

Заманында татар халык иҗатын пропагандалау җәһәтеннән төзелгән Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге быел 75 еллыгын билгеләп уза.

Юбилей уңаеннан 5 май көнне Г.Тукай исемендәге филармония концерт залында бәйрәм кичәсе көтелә. “Бәйрәмдә халык иҗатына мөнәсәбәтле сүз булачак, берникадәр чал тарихыбызны да барлап узачакбыз. Россия халык иҗаты йортыннан да кунаклар көтәбез. Мәскәүдә оешкан Халыклар йорты үзе дә киләсе елга 100 еллыкларын билгеләп узачак. Халык иҗатын зурлау, аңлау, яшәештә үзенең урынын билгеләүгә мөнәсәбәтле рәвештә ачылган була бу Йорт. Моннан тыш, Мари республикасы, Самар өлкәсе һәм республикабызның үзешчән сәнгать коллективларының чыгышларын күрербез дип өмет итәбез. Халык иҗатына мөнәсәбәтле шәхесләрне, ветераннарны да чакырдык. Буыннар арасында да бәйләнешләр хасил итәрдәй бер кичә булыр дип исәп тотабыз”, - ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.

- Фәнзилә ханым, быел Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан “Түгәрәк уен” да киңрәк күләмдә үтәчәк икән?

- Үткән елларда “Түгәрәк уен” фестиваль форматында узса, быел конкурс форматында узачак. Яңа табышларыбыз да бар, яңа коллективлар килеп кушылачак. 18-21 июнь көннәрендә Болгар җирлегенә 600 катнашучы киләчәк. Шул исәптән журналистларны да һәм башка кызыксынучыларны да бәйрәмдә көтеп калабыз. Туристлар да килер дип исәплибез.Татар рухлы, татарның барлык этник төркемнәренә хас булган үзенчәлекле җырлар, биюләр, көйләр – барысы да Болгар җирендә яңгыраячак. Фестиваль-конкурста Әлки, Алексеевск, Спас район мәдәният йортларында концертлар тәкъдим итәчәкбез. Остаханәләр эшләячәк. Аутентик фольклор фестиваль конкурсы булгач, төрле төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребезне бергә туплыйбыз. Үзебезнең бөтен, уртак сәнгатебез бар икәнен күрсәтәчәкбез. Шулай ук, Россиянең төрки халыклары катнашында халыкара конференция әзерлибез. Әлеге чарабыз да Болгар җирлегендә 16-18 июнь көннәрендә узачак.

- Төрле илләрдән галимнәр көтәсезме?


- Әйе, бу чара төрки халыкларның мәдәни, рухи мирасына багышланган. Галимнәр катнашуында фәнни-гамәли конференция булачак ул. Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Төркиядән һ.б илләрдән дә кунаклар көтәбез. Хакасия, Тыва, Алтай, Якутия, Башкортстан, Чуашстан, Каракалпакстан — Россия Федерациясендә яшәүче төрки халыкларның барысын да шушында җыячакбыз. Бусы, әлбәттә, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителгән программа уңаеннан оештырыла.

- Фәнзилә ханым, сезнең үзәк берничә юнәлештә эш алып бара. Борынгы уен коралларын яңадан кайтару мәсьәләсе дә сездә шактый җитди куелган бугай?


- Борынгы уен коралларын гамәлгә кертү бер көндә генә хәл ителә торган гамәл түгел. Бу мәсьәләне шактый куертабыз, һаман саен кузгатып торабыз. Төрле түгәрәк өстәлләр белән бергә экспедицияләр үткәрү, шул ук вакытта, төрле фондларда сакланган язмаларны барлау юнәлешендә эш бара. Узган ел Балтач муниципаль районында шактый зур чарабыз узды. Биредә, мәсәлән, үзебез өчен гөсләне торгызу программасын эшләдек. Шушы программа уңаеннан, быел гөсләдә уйнау традициясенә мөнәсәбәте булган музыкаль язмаларның тупламасын бастырып чыгарачакбыз. Быел гөслә уйнау традициясе булган авылларга икенче тапкыр экспедиция оештырачакбыз. Фестивальгә махсус номинация керттек. Гөсләдә уйнаучы беренче адымнарын ясаса, ул инде безнең игътибарга лаеклы шәхес. Күңелебезне җилкендереп 15-16 гөсләчебез барлыкка килде. Алар яшьләр, шулар арасында дүрт гөслә ясаучы да бар. Әлбәттә, алар төрлесе төрле дәрәҗәдә. Теләге булганнарны татар гөсләсендә уйнарга өйрәтүчеләр бар. Россия татар түгәрәге фестиваленә бу номинацияне дә керттек. “Югалып баручы халык уен коралларын торгызуга керткән өлеш” өчен дигән номинация дә бар. Һәр ел саен сан ягы сыйфатка күчә бара. Халык уен кораллары музыкасын торгызуга турыдан-туры катнашучы консерватория, мәдәният университеты укытучылары, галимнәр белән дә элемтәдә торабыз. Мәдәният университетында халык уен коралларын ясау лабораториясе эшләп яталар. Барысын да, әлбәттә, бер көн эчендә хәл итеп булмый. Мәгәр, киләчәктә гөсләчеләр ансамблебез дә сәхнәгә менәр дигән өмет бар.

- Фәнзилә ханым, бөртекләп җыйганны әле бит сакларга да кирәк. Бу юнәлештә кыенлыкларга очрамыйсызмы?

- Саклауга килгән вакытта, без бүгенге көндә бик зур фондка иябез. Фольклорга бәйле башка фәнни оешмалардан аермалы буларак, безнең фондта аудио һәм видео, фотофондлар бар. Шул ук вакытта, халык авыз иҗаты үрнәкләре кулъязма дәфтәрләр, китаплар рәвешендә дә шактый саклана. Энтографик материаллар, аннан соң язып алынган халык музыкасы әсәрләре, аларның ноталарга күчерелмәләрен саклыйбыз. Араларында шәхси архивлардан җыелганнары да байтак. Фондыбыз бүгенге көндә җиде өлешкә бүленгән. Анда татар халкы йолаларына бәйле видеодокументлар, фотодокументлар, халык традицион сәнгатенә (мәсәлән, чигүчеләргә) аларның эшләү үзенчәлекләре, тәрәзә кашагалары бизәкләре, шуларның остазлары һәм башка төр һөнәр белгечләре турында да бай мәгълүматыбыз бар.

- Урбанизация чорында фольклорның киләчәген сез ничек күзаллыйсыз?

- Фольклорның яшәү территориясе үзгәрми – ул мәңгелек күренеш. Без еш кына фольклор дигәндә архаик формаларны күз алдына китерәбез. Галимнәр авызыннан да кайвакыт шуны ишетәбез. Бу - бер катлы караш. 70-80 елдан соң бүгенге көндә җыйган материалларыбыз да архаик булачак. Халык теле, яшәү территориясе, ягъни георафиясе, бөтен килеш саклана икән, көндәлек яшәеш ничек булса, фольклор шуңа көнләп, сәгатьләп яраклаша. Ул ниндидер бер формасын үзгәртсә дә, аның эчтәлеге саклана. Еш кына үзебез дә шаккатабыз, бүгенге төрле йолаларга бәйле ышанулар күп. Бу күренешнең искиткеч тотрыклы икәненә инандык инде. Лаеш районы Ташкирмән авылында табылган язма материалларны караганнан соң, КДУда эшләп килгән археологик җәмгыять материалларын карап чыккач, шаккаткан идем. Нәкъ йөз ел элек Ташкирмәндә нәкъ шушы йолалар табылган! “Кызганычка каршы бу ышанулар көнкүреш тормыштан югалып бара”, дип язып куйганнар иде анда. Ышанулар хәзер дә нәкъ шушы кыяфәттә үзе. Халык яшәгәндә гореф-гадәтләре дә аның белән бергә яши. Әлбәттә, нәрсәдер төшеп кала, хәзерге тормышка яраклаша. Бу - туктаусыз процесс. Без әлеге җәһәттән хәттә сөенеп тә куябыз: халкыбыз яшәгән тәкъдирдә безнең тикшерү объектлары мәңге булачак! 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 05.05.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»