поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2014 Җәмгыять

Фәрит Шәрәпов: “Кешеләрнең сыйфатлы ризык ашап яшәвен телим!” (ФОТО)

Арабызда шуның кадәр киңкырлы, бер генә түгел, әллә никадәр өлкәдә кызыксынып яшәүче, шулар белән янып йөрүче кешеләр бар. Алар белән сөйләшеп сүз бетми.Биектау районы Урманчы авылында яшәүче Фәрит Шәрәпов – әнә шундыйларның берсе. Үзен рәссам дип әйтсә дә, Фәрит абый әле тагын менә дигән балта остасы, үләнче, сәламәт яшәү рәвеше буенча күнегүләр эшләүче, массаж ясаучы, яхшы оештыручы, кулыннан килгәнчә мохтаҗларга, ярдәм сорап килгәннәргә булышучы һәм ниһаять... пешекче дә әле.

"Ипи пешерергә 2 ел өйрәндем”

--- 2010 елда сәламәтлегем шактый нык какшады. Ел буе хастахаләрдә йөрдем, тапшырмаган бер анализ да калмагандыр. Ашказаны җәрәхәте белән елына ике тапкыр “ Анипразол” эчеп торырга мәҗбүр идем. Әмма дару бер җирне дәваласа, икенчесенә зыян сала бит ул. Шунда бөтен нәрсәне яңабаштан карап чыгарга туры килде, - дип бүгенге эшенең башын сөйләп китте Фәрит абый. –Хәзерге кешенең тынычлап яшәргә вакыты да юк сыман. Безгә бар нәрсә дә тиз кирәк. Тиз генә пешеп чыккан ризык, юл өстендә генә ашау дисеңме. Ә сәламәтлекнең күпчелек өлеше ашауга бәйле ләбаса. Менә шуннан башладым да. Кибет ипиләре ГОСТ стандартлары буенча пешерелсә дә, аның составында ниләр генә юк бит! Терекөмеш, аммиак, радионуклид, мышьяк, башка ниндидер химик элементлар, чүпрә... Дөрес, аларның барысы да нормадан узмаган дип санала инде. Ә шулай да...

Чүпрәсез ипи пешерү идеясе менә шул чакта килеп туды. Балачагымның күп вакыты әби белән узды. Ул ипи басканда минем баш өстәл өстеннән чыгып кына тора иде әле. Бүгенге ипиемне пешерергә 2 ел рәттән өйрәндем. 10 капчык он бетте, алар белән күрше тавыклары рәхәтләнде инде, - дип көлә Фәрит абый. – Үзем теләгән, кешегә тәкъдим итәрдәй ипи кыш көне генә килеп чыга башлады. Беренче һәм бердәнбер сере - аны ашыктырмаска кирәк. Он, су һәм ...вакыт. Бүтән берни кирәкми! Ипи үзе җитешергә тиеш. Олы буын бәлки хәтерлидер, мич өстендә әниләрнең, әбиләребезнең тирән савытында камыр гел тора иде. Аны алар үз вакыты белән басып – басып алалар иде дә, тагын шул урынга кабарырга куялар иде. Мин дә нәкъ шулай. Ә хәзер ничек бит? Кешеләргә тиз кирәк. Шуңа күрә чит илдән кайткан әллә ниткән чүпрәсен дә, махсус камераларда камырга кислородын да, углекислый газын да өстиләр. Ә элек боларның берсе дә булмаган. Чүпрәсез ипи пешерә башлаганнан бирле, кая барсам да, карап кызыксынып йөрим. Беркөн шулай” Бәхетле”гә кердем. “ Премиум”
дигән чүпрәсез ак ипинең берсе ( 500 граммга якын) 480 (!), ә карасы 138 сум тора.

--- Ник шулай кыйбат? – дим зиһенемне көчкә җыеп.

--- Франциядән кайта. Бик сыйфатлы ипи бит ул, - диләр.

Шул сүзләрдән соң илебез өчен үпкә хисе барлыкка килде. Әйтерсең лә безнең әбиләр, әниләр чүпрәсез ипи пешермәгәннәр дә, ашап та карамаганнар!

Менә бу ипиләрне кичә иртән ике тапкыр басып куйган идем. Көн дәвамында баскалап тордым, аннан берничә генә минутка туңдыргычка куеп алдым, иртән торып кабат бастым да, сез килер алдыннан гына мичкә тыктым, - дип кызарып пешкән ипекәйләрне берәм – берәм сөлгегә куя - куя сөйли Фәрит абый. – Пешергә төгәл бер сәгать китә.

Ипигә Фәрит абый чүпрә генә түгел, тоз, шикәр дә салмый. “ Бөтен кирәкле элементлар арышның үзендә була”, - ди ул.Шунысын да әйтергә кирәк, суның да чистасын, махсус тикшерүләр узган чишмәнекен генә сала ул. “ Кран суын үзем дә эчмим, ипигә дә салмыйм” , - ди Фәрит абый. Он белән дә шулай ук. Арышны Фәрит абый капчыклап туган ягы Мәмдәл авылыннан алып кайта. Аннан үзе тарттыра икән.

--- Ипи пешерү – үзе бер кызык дөнья икән! Кәеф юкта камырга тотынмавың хәерле. Су аша кешенең энергетикасы керә – камыр уңмый. Күпме генә тырышсаң да, кирәгенчә бассаң да берни килеп чыкмаячак. Ипи үзенә тулысынча бирелеп беткәнне, игътибарны таләп итә. Сөйләшеп, бүленеп йөрсәң дә берни килеп чыкмаячак. Болар барысы да миңа тәҗрибә белән килде.

“ Үзем пешергән ипи белән кешеләр дәваларга да өлгердем”

--- Ел саен авылга сәдака өләшергә кайтам. Әни белән яшьтәш, минем бик яраткан, хөрмәт иткән бер апа янына кермичә калганым юк. Ә бу юлы: авырып урын өстендә ята, табиплар да ярдәм итә алмады, озак калмады аңа, дип борчып йөрмәскә куштылар. Ничек кермим ди?! Ике сәгатькә якын рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. “ Фәрит энем, йомышыма йөри алмыйм. Шуңа ашамыйм да”, - дип зарланды. Авылга иписез кайтканым юк. Аңа да биреп калдырдым. Аллага шөкер. Ул әби әле дә исән, күргән саен мине рәхмәтеннән калдырмый. Ә табиплар шакката, үлмәдемени әле ул, дип турысын бәреп әйтә. Күршем Виктор Иванович белән шулай ук булды. Уникеле эчәклегендә авыруы бар иде. Балалары Израиль табиплары белән киңәшләшеп, шуннан дарулар алып кайттылар хәтта! Күпме эчсәм дә шифасы юк, дип әйтеп алды берзаман. Ә мин аңа ипи биреп чыгардым. Башта аңламады, нигә инде, ди. Ә хәзер аңа бернинди Израиль алымнары да кирәкми. “ Фәрит, ипием бетте”, - дип кенә керә.

Патент артыннан йөреп, сертификат алып, кибеткә үз товарыңны тәкъдим итеп газапланганчы, Фәрит абый ипине үзенә генә дә пешереп яши алыр иде. Авыруларыннан дәвасын тапкан бит. Бер караганда нигә аңа артык мәшәкать?

--- Хастаханәләргә йөргәндә авыруларның никадәр күп икәнен күрдем. Чүпрәсез, борынгы ысул белән пешкән ипинең никадәр файдалы, шифалы икәнен миннән башка бик күп кешеләр белеп өлгерде. Кая барсам да күчтәнәчкә алып барам. Тәмлелегеннән кала, дәвасы да искиткеч икәнен беләм бит. Аны хәзер күпләр ашый. Пешеп чыккан саен һәрберсенә шалтыратып: “ Алмыйсызмы?” – дип утырыр чак узды. Арадашчы – кибет кирәк. Кеше үзенә кирәк чакта, җайлы вакытта кереп алырлык булсын. Суверен дәүләт булгач, халыкка сайлап алу мөмкинлеге дә тудырырга кирәк. Әмма кибетләргә болай гына кереп китәм димә икән. Һәрберсенең җайга салынган үз системасы бар. Шуңа күрә әлегә бу мәсьәлә ачык кала бирә. Әмма бу миңа берничек тә киртә түгел. Ипине көн саен пешерәм. Көн саен бетә бара.

Акча өчен, максаты баюдыр, - дип халык ялгышмасын тагын! “Ипи пешерә башлаганчы тормыш алып барырга, йортны салып бетерергә акча бар иде. Ә хәзер кесәдә җилләр уйный, кредит алырга йөрим. Максат – кешеләргә ярдәм итү, халыкның сәламәт булуын телим.” – дип әйтә Фәрит.

“Бабушкин фартук” дигән бренд та юктан гына барлыкка килмәде, - дип сөйләвен дәвам итә Фәрит абый. – Ипи баскан әби һәм ышанмассыз - каяндыр ерактагы балачактан аның кигән алъяпкычы искә килеп төште. Исем әнә шулай, үзеннән үзе барлыкка килде дә. Ул миңа бик ошый.

Шунысы кызык, патент алганда технологлар күпме тикшерсәләр дә, ипинең чүпрәсез пешкәненә һаман бик үк ышанып бетмиләр, ди. “ Моның булуы мөмкин түгел”, - дип әйтәләр икән.

--- Белгечләрне кайда да чүпрә белән эшләргә өйрәтәләр. Чүпрәсез ипи – алар өчен булып чыкмаслык нәрсә, - дип көлә Фәрит абый.

“Дару үләннәрен таптап йөрибез”

--- Бер квадрат метрда 30- 40 дәва үләннәре үсә. Без шуларны таптап йөрибез, - ди Фәрит абый.

Теге чакта, авырулары барлыкка килгәч аңа дәвалану өчен үзенә үләннәр дөньясын да ачарга туры килә.

--- Яздан алып җәй буе төрле урманнарга йөрим. Ел дәвамында 12 төрле үлән җыям, шуларны бер яфрагын да ватмыйча киптерәм, аннары кыш буе эчәм, - дип тартмаларга урнаштырылган үләннәрне күрсәтеп сөйли хуҗа. – Сәламәт яшәү рәвеше, дарулар кулланмау үзен бик тиз сиздерде. Шактый вакыт күрешмәгән хезмәткәрләр: Фәрит, битеңә пластик операция ясаткансың икән, дип каршы алдылар. Башта шаярталар гынамы әллә дип торам, ә алар чынлап та шулай уйлаганнар. Колак артында шрам эзләрен карыйлар.

Минем хәзер бөтен документ эшем әзер. Киләчәктә әлеге борынгы ысул белән ипи пешерүне җайга саласы килә. Үзем генә түгел, республиканың төрле төбәкләрендә берничә шундый нокта булдырырга иде. Кешеләрнең сыйфатлы ризык ашап яшәвен телим! Киләчәк буын сәламәт булсын иде. 

 Фото # 1

  Фото # 2

  Фото # 3

  Фото # 4

  Фото # 5

  Фото # 6

  Фото # 7

  Фото # 8

  Фото # 9

  Фото # 10

  Фото # 11

  Фото # 12

  Фото # 13

  Фото # 14

  Фото # 15

  Фото # 16

  Фото # 17


Алсу САБИРОВА, Биектау.
Базар көн
№ |
Базар көн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»