|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2014 Мәдәният
Актриса Алиша – Амазонка? (ФОТО)Әлмәт татар дәүләт драма театрында Илгиз Зәйни әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Амазонка” спектакленең премьерасы булды. Яшь актерлар катнашындагы музыкаль комедияне сәхнәгә “амазонка” Алиша Мөдәрисова куйды. Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәткә килүенә бер ел дигәндә яшь вә нәфис актриса Алиша өлешенә үзен режиссер буларак сынау бурычы төшә. Бу очраклы түгел, миңа калса. Беренчедән, режиссер Фәрит Бикчәнтәев курсын ул шушы спектакльдә төп роль – Ләйләне башкарып тәмамлый. Икенчедән, Камал театры сөнгать җитәкчесенә әлеге спектакльне Әлмәттә яңарту тәкъдиме кергәч: “Нигә сезгә мин кирәк, Алишагыз бар бит”, – дип остазы хәер-фатиха бирә. Өченчедән, аның холкы амазонкаларныкыннан ким түгел. Беренче карашка тыныч, басынкы актриса белән аралашканда аның үтә таләпчән, тырыш, максатчан булуын абайлыйсың. Дүртенчедән, ул чыннан да “амазонка”. Борынгы грек риваятьләреннән хәтерләүчеләр бардыр, амазонкалар – хатын-кызлардан гына торган, сугышчан холыклы кабилә. Иран телендә “ha-mazan” – “хатын-кыз сугышчы” дип тәрҗемә ителә. Тагын бер варианты “a masso” – “кагылгысыз” дигәнне аңлата. Вәт! Алиша Мөдәрисова да тхэквандо буенча кара билбау иясе (Әти-әнисе тапкан исеме Алина аның. Көнчыгыш сугыш сәнгатенә төшендергән тренеры төркемдәге бихисап Алиналар арасыннан аерылып торсын өчен аңа “Алиша” дип эндәшә башлый. Алина да ошата бу исемне. Хәзер аңа күбрәк шулай дәшәләр дә. – Л.М.). 1
2
3
4
5
6
7
Ләйләгөл МИНАЕВА |
Иң күп укылган
|