24.04.2014 Җәмгыять
Эшченең кадерен бел
Якындагы 5-6 елда Татарстанда сәламәт кешеләр санын 30 процент дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куела. Әлегә исә республикабызда яшәүчеләрнең чиреге генә корычтай нык саулык белән мактана ала. Әмма сәламәтлек саклау эшен табибларга түгел, ә кешеләрнең үзләренә һәм эш бирүчеләргә йөкләргә кирәк дигән фикергә килгәннәр.
Соңгы елларда медицина бик тиз темплар белән үсеш ала. Әллә нинди заманча хастаханәләргә һәм технологияләргә дә баедык кебек, әмма халык элеккечә чирли һәм шул сәбәпле эшкә яраклы яшьтәге кешеләрне дә югалта барабыз. Бу очракта табиблар бакчасына гына таш ату дөрес булмас. Сәламәтлек торышы 65 процентка кешенең үзенә бәйле диләр бит. Бу очракта төп факторлар булып яшәү рәвеше, хезмәт шартлары санала. Хәстаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килде икән, димәк кешенең саулыгы инде какшаган. Саулыкны сәламәт чактан ук сакларга кирәк, дип сөйләделәр Татарстан Дәүләт Советының социаль мәсьәләр комитеты утырышында. Анда сүз икътисади актив халыкның сәламәтлеген саклау турында барды.
Ир-атлар якты дөньядан вакытсыз китеп бара
Россия Президенты Владимир Путин да үзенең еллык Юлламасында: «Кешедә үз сәламәтлеге өчен җаваплылык формалаштырырга кирәк” дип билгеләде. Әмма әлегә безнең халык үзенең саулыгы турында авырый башлагач кына кайгыртырга тотына. Республикада гомер озынлыгы арту, бала туу күрсәткечләренең сөенечле булуы турында соңгы елларда күп сөйләнсә дә, проблемалар кала бирә. Эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем күрсәткечләре югары булуы шундыйлар исәбеннән.
Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы Илдус Низамов Россия буенча демографик фаразларның гаять борчулы булуын ассызыклады. Соңгы ике дистә елда Татарстанда икътисади актив категориягә караган 300 меңнән артык кеше якты дөнья белән хушлашкан. 2013 елда республикада 11 меңнән артык кеше эшкә яраклы яшьтә вафат булган.
- Эшкә яраклы яшьтәге кешеләр үлеме беренче чиратта бик иртә якты дөньядан китеп баручы ир-атларның күп булуы белән бәйле. Хатын-кызлар белән чагыштырганда, ир-атлар арасында бу сан 4,5 мәртәбәгә артык. Авыл халкы исә шәһәр халкына караганда азрак яши. Салада яшәүчеләр арасында пенсия яшенә дә җитмичә үлүчеләр исәбе 5 тапкырга артык. Авырулар һәм вакытсыз үлем белән бәйле еллык икътисади зыян, тулаем төбәк продукты күләменнән чыгып исәпләгәндә, 36 миллиард сум тәшкил итә.
Ел саен 700 кеше төрле җәрәхәтләр алып үлә, шул ук күләмдә эшкә яраклы яшьтәгеләр үз-үзенә кул сала, алкоголизм һәм наркомания чире дә йөзләгән кешенең гомерен өзә. Шуңа да сәламәтлекне саклау эше табибларга гына түгел, хезмәт сагы мәсьәләсе белән шөгыльләнүчеләргә, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ һәм башкаларга да кагыла.
Эш бирүчеләр эшчегә “төкереп карый”
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә тикшерелгән предприятиеләрнең 33 процентында санитар-гигиена нормалары үтәлми. 141 мең кеше тавыш, вибрация, газлану тузан дәрәҗәсе билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән шартларда эшли. Һәм елдан-ел сәламәтлек өчен зарарлы эш урыннарында хезмәт куючылар саны арта. Мондый тенденция республикабызның 29 районында күзәтелә.
Билгеле, Татарстанда зарарлы хезмәт шартлары республикабызда нефть, газ табу, химия һәм нефтехимия беәлән шөгыльләнүче предприятиеләрнең күп булуы белән бәйле. Шуңа да объектив сәбәпләр аркасында мондый эш урыннарыннан тулысынча котылып булмый.
Статистикага караганда, Татарстанда 210 мең кеше зарарлы хезмәт шартлары өчен компенсация ала. Шул рәвешле хезмәт хакына өстәмәләр алу хокукына 156,6 мең кеше ия, 128,1 мең кешегә өстәмә ял көннәре бирелә, 71,8 мең кеше сөт һәм сөт продуктлары ала.
Халыкның сәламәтлеген саклауга бизнес вәкилләрен дә җәлеп итү кирәк дип билгеләнде утырышта. Бүген предприятиеләр үз эшчеләренең саулыгын кайгыртмый. Совет заманында һәр оешма үз хисабына медицина пунктлары тоткан. Бүген исә мондый тәҗрибәне саклап калучылар бик аз. Эшчеләргә шифаханә, профилакторийларга юлламалар бирүләр дә үткәндә калып бара.
- Кызганычка, бүген эшче ресурсларны эшкә яраклы булганда мөмкин кадәр кулланалар да, аннары урамга чыгарып ташлыйлар, - дип билгеләде Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.