24.04.2014 Мәдәният
«Их»тән «Әһә»гә кадәр ("Ак бүре"нең язылу тарихы)
Зөлфия Рәүпованың бу операсына либреттоны әүвәл Равил Бохараев язарга тиешлеге һичкемгә сер түгелдер, дип беләм. Ләкин әсәр, күренекле шагыйребез вафат булу сәбәпле, тәмамланмый кала.
Хәләл җефетенең соңгы эшен ахырга кадәр җиткерәм, дип теләк белдергән Лидия Григорьева белән хезмәттәшлек итү дә көтелгән нәтиҗә китерми – миңа да, сезгә дә, хөрмәтле укучылар, кызыксыз һәм кирәксез сәбәпләр аркасында, заказчы (ТР симфоник оркестры) Лидия ханым белән уртак телгә килә алмый, килешү өзелә. Шактый кыен хәлгә тарыган Зөлфиягә тиз арада яңа либретточы табудан башка чара калмый, ләкин эш теләсә нинди шагыйрьне «иярләү» белән генә чикләнми әле – сиксән минутлык операның кырык минуты (яртысы!) язылганга күрә, әзер музыкага, урысча язылган текст урынына татарча мөстәкыйль (элекке либретточыны кабатламыйча, аның өлешенә кермичә) текст язарга батырчылык иткән автор кирәк була. Бер-ике өлкән-олпат шагыйрь янына кереп, аларның бу эшкә тотынырга теләмәүләренә инанганнан соң, яшьрәкләр арасында эзләнә башлый һәм... миңа юлыга. Беркатлылыгым аркасындамы, икеләнеп тә тормадым, шулай да, кисәтергә онытмадым: «Мондый эшкә тотынганым юк иде әле. Нәрсә килеп чыгасын якынча гына да күз алдыма китерә алмыйм. Ышанып тапшырсаң, мин риза», – дидем. «Ышанам», – диде ул.
О, аннары гына нинди кармакка килеп капканымны аңладым! Зөлфия Равил абый текстына язылган музыканы шигъри үлчәмнәргә (ямб, хорей һ.б.) таркатып, схема рәвешендә җибәрә башлады (Бохараев либреттосына күз төшерүдән катгый рәвештә баш тарттым)... Ике төрле тел, ике төрле система! Ирекле шигырь рәвешендә язылган урыннар бар, ирекле басым! Татар сүзләрен урыс теле системасына кертү, аңа буйсындыру – иләк белән су ташуга тиң иде. Күпмедер вакыт узгач, Лидия ханым плагиат белән шөгыльләнүебездән шикләнеп, матбугатта чыгыш ясаганнан соң, авыртмаган башка тимер тарак төшүеннән сакланып, А.В. Сладковский Зөлфияне әзер музыкасыннан баш тартырга күндерде.
Өр-яңадан башладык... Аннары, тора-бара, минем заказчы куйган вакыт кысаларына (80 минут) сыешмавым ачыкланды. Вакыйгалар күп һәм һәрберсе кирәк кебек. Ләкин озынга китә. Сюжетны да кыскартып булмый. Инде нишлисе? Бердәнбер юл – диалогларны кисү, тыгызлау, арияләрдән ариозо ясау. Аннан тыш та күп текст әрәмгә калды әле – йә үлчәме ярамады, йә тагын нәрсәсе, йә үзгәрттерде Зөлфия, йә боздырды – кыскасы, валлаһи, дим менә, бер китаплык шигырь шушы либреттога китте дә бетте. Соңыннан, өстәвенә, «Казан көзе» фестивалендә күрсәтелергә тиешле операбызның, А.В. Сладковский тырышлыгы белән, «Мәдәни Универсиада»га кертелүе ачыкланды. Бу хәл бер яктан бик нык куандырса – бөтен дөнья кунаклары тамаша кылачак бит, икенче яктан, кара кайгыга салды – әзерлек вакыты өч айга кимеде!
Инде нәтиҗәгә килгәндә... Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый, диләр. Мин, әлбәттә, мондый форсатны кулдан ычкындырырга ярамаганын аңладым. Яңа жанр, яңа стихия... Куям, матди ягын хәл итәм, дип торалар. Кемнең кулы кычытмасын да, кемнең күңеле кытыкланмасын! Әлбәттә, эш барышында режиссёр белән (ул вакытта, табигый, режиссёрның кем буласы билгесез иде әле) киңәшләшербез, төзәтербез, үзгәртербез, дип уйладым. Бу уй шактый тынычландырды, юатты мине. Дөрес, кайбер кимчелекләрне репетиция барышында ук чамалап утырдым – ул вакытта бәгырь и тырналды инде, аннан соң, бераз суынгач та, «их» һәм «әһә» ымлыкларын еш кабатладым әле. Ләкин, гомумән алганда, башкарган эшемнән канәгатьмен. Ә аерым-аерым урыннары хәтта чиксез зур горурлык уята: кайта-кайта тыңлыйм, кеше ишетмәгәндә зәңгәрле-яшелле тавышым белән җырлап карарга да маташам... Универсиада паркында «Ак бүре»не егерме меңнән артык кеше тыңлаган, дип ишеттем. Гыйнварда күрсәтелгән концерт вариантында да зал тулы иде кебек. Бик озак кул чаптылар. Тырышлыгыбыз юкка китмәгән, дигән сүздер инде бу...
P.S. Онытып торам икән: Зөлфия – Мәскәүдә, ә мин Казанда яшәгәнлектән, һәрдаим күрешеп-очрашып торырга, билгеле, мөмкинлегебез юк иде. Ә ничек иҗат итәргә соң?! Четерекле мәсьәләдән чыгу юлын тиз таптык үзе. Кыскасы, «Ак бүре» – скайп аша язылган беренче татар операсы буларак та тарихта калачак әле...
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН
Сәхнә
№ 4 |