поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2009 Шоу-бизнес

ТАМЧЫГӨЛ – ЭСТРАДА ДИҢГЕЗЕНЕҢ БЕР ТАМЧЫСЫ

Компьютерыгыздан сезгә елмаючы әлеге кызның исеме - Тамчыгөл. Татар эстрадасы белән кызыксынучылар аны тиз танып алганнардыр. Чөнки Тамчыгөл үзенең ягымлы, бәрхет тембрлы тавышы белән күпләрне әсир иткән яшь җырчыларыбызның берсе. Ул Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килә. Берьюлы ике югары уку йортына укырга керә. Казан Дәүләт мәдәният университетының татар эстрадасы бүлеген уңышлы гына тәмамлый. Хәер, Тамчыгөл бүген үзе бездә кунакта. Үзе турында ул үзе сөйләр.

-Тамчыгөл, исемең бик үзенчәлекле һәм татарча яңгырашлы...

 

- Миңа бу исемне әтием тапкан. Ә муллабыз кушкан. Мин әти белән әнинең көтеп алынган кызлары. Шуңадырмы, әти Тамчы булсын дигән, ә әнием исә: “Ярар, Тамчысы булгач, гөле дә булсын инде аның”, - дигән. Мин дөньяга килгән вакытта тәрәзә төпләребездә тамчыгөлләр чәчәк атып утырган дип тә сөйли әни. Үскәндә балалар бакчасында, мәктәптә мине Тамчы дип йөрттеләр.

 

- Тамчы, синең берьюлы ике вузда белем алганыңны беләбез. (Җитмәсә икесендә дә көндезге бүлектә, читтән торып түгел). Ничек өлгерәсең?

 

- Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач, Казанга килеп ике югары уку йортына гариза бирдем. Үземне җырчы итеп кенә күрәсе килмәгәнгә, икътисад фәннәре буенча да сынап карыйсым килде. Мәдәният университетына да, экономика буенча (Кооператив институтына) да кердем. Икесендә дә көндезге бүлектә укый башладым. Әни: «Ярар, ике ай укырсың да, берәрсен ташларсың әле» - дигән иде. Әлбәттә, әни күбрәк мине икъдисадчы итеп күрә. Театр факультетын былтыр тәмамладым. Татар эстрадасы буенча.

 

- Зур сәхнәдә ничегрәк чыгыш ясый башладың?

 

- Миңа ул вакытта унсигез яшь иде. «Яңа Гасыр» телеканалы «Җиде йолдыз»га кастинг үткәрде. Безнең университеттан да берничә кешене анда алдылар. Без “Җиде йолдыз” проектларында катнаша башладык. Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуым да шушы проект белән бәйле.

 

- ХХI гасыр яшьләрен универсаль кешеләр дибез. Син дә өстәмә дәресләр  аласың. Димәк, югары белемең булса да эзләнәсең?..

 

- Укыган саен күбрәк беләсе генә килә бит ул (көлә).Әйе, Мәдәният университетында сәхнә буенча күп, кирәкле дәресләр алдык. Форсаттан файдаланып остазларыма рәхмәт әйтәсем килә. Ә менә фортепиано дәресләрен мин читтән торып алам. Үзегез беләсез, композиторлар әсәрләрен ноталарда бирә. Моның өчен миңа уен коралында шәхсән үземә уный белергә кирәк. Югары белемле җырчы булуга дәгъва белдерәсең икән, барысын да үзең үзләштерергә һәм тирәнтен үзләштерергә тиешсең.

 

- Ә вокал буенча кемдә укыйсың?

 

- Ой, монысын хәзергә әйтәсем килми.

 

- Тамчы, син моңсу җырлар да, шаян җырлар да башкарасың. Ә шулай да, күңелеңә ниндиләре якынрак?

 

- Үзегез беләсез, соңгы вакытта яшь башкаручыларны тәнкыйтьлиләр. Бигрәк җырлый белмиләр дип тә җибәрәләр. Олырак яшьтәге тамашачы “шыгыр-шыгырга” гына җырлый дияргә ярата. Шуңа күрә «Яңа Гасыр» каналында ретро-концертлар үткәрелә. Мин үзем ретро җырлар да, халыкныкын да җырлыйм һәм шулай ук яшьләр өчен дә (алар бит киләчәктә өлкән буын булачак!). Күңел төрлесен таләп итә. Минемчә, һәр кешенең үз җырчысы.

 

- Кайсы композиторлар белән иҗади элемтәдә торасың?

 

- Үзебезнең Минзәләдә яшәүче Рөстәм Әхмәтханов, Габдеразак Мингалиев, Чулпан Зиннәтуллина һәм башкалар инде. Аларның берсен дә калдырасым килми.

 

- Синең репертуарда “Сим-Сим” дигән җыр бар...

 

- Мин аның шигырен таптым да ( Р.Зәйдулла сүзләре) композитор Марат Мухинга бирдем. Нәкъ шул җыр минем иҗатымның башлангычы булып тора.

 

- Моннан ике ел элек «Тамчы» дигән альбомың дөнья күрде. Икенчесен көттереп чыгарасың бугай...

 

- Әле бит уку белән мәшгульмен. Кино төшердек. Яңа альбом әлегә планга гына кертелгән. Хәер, җырлары тупланган инде аның.

 

- Кино дип әйтеп уздың. «Кияү-балакай» комедиясе зур экраннарга чыкты. Син анда төп геройларның берсен башкарасың. Кино өлкәсендә бу синең тәүге хезмәтеңме?

 

- Әйе. Нәҗибә апа, Әмир абый кебек абруйлы артистлар белән иңгә-иң эшләү бик кызык булды. Алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Шәхсән үземә кино сюжеты бик ошады. Саф татар авылы, татар образлары... Бергә төшкән кешеләргә бик кызыклы булып тоелды үзе, ә менә тамашачының реакциясе ничек булыр. Безне аңларлармы, юкмы? Киноны тәкъдир иткәндә йөрәк дөп-дөп тибеп утырды инде. Тамашачы көлә башлагач кына әзрәк тынычландым. Миңа калса, барлык дөнья мәшәкатьләрен онытып карап утыра торган фильм булды ул. Бәрәзә авылы бик матур авыл икән. Төшерү вакыты да табигатьнең матур чорына туры килде.

 

Хөрмәтле укучым, Тамчыгөл замана җырчыларыннан аермалы буларак, фикерле һәм акыллы кыз да булып чыкты әле. Бик әйбәт әңгәмәдәш. Аның белән сөйләшкән сүзләрнең һәммәсен дә бер интервью кысасына сыйдырып бетерә алмау сәбәпле, шунысын гына өстик: җырчы туташыбыз биш вакыт намаз укый, мөселманча яшәү рәвеше алып бара икән. Ул үзе моны Тукай районы, Боерган авылында гомер иткән әбисе, күренекле остабикәнең бәрәкатле йогынтысы дип аңлатты. Сәхнәдә дә үзен бик күркәм тота. Сәхнәбездә мондый иманлы, затлы яшьләребезнең дә булуы аеруча сөендерә. Бу кызыбыз әлегә татар эстрадасы диңгезендә бер тамчы гына. Киләчәктә алар күбрәк булсын дип телик.  

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 02.03.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»