поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
23.04.2014 Милләт

Без һәр сүзебез өчен җаваплы

Мин газета укырга ярата торган кеше. Почтадан берничә төрле республика һәм Россия газеталары яздырып алабыз. Татар һәм рус телләрендә. Һөнәрем телләрне гыйльми яктан өйрәнү һәм студентларга укыту белән бәйле булганлыктан, газета-журналларның, шулай ук радио-телевидение тапшыруларының теленә аеруча игътибар белән карыйм. Һәм аның көннән-көн үзгәрә баруын күреп торам.

Күпчелек газеталарның теле шаблон, трафарет әй­телмәләр, сәер, татар теле өчен ят, табигый булмаган тәгъбирләр, уйламыйча, ялгыш мәгънәдә кулланылган, уңышсыз ясалган сүзләр, гыйбарәләр белән торган саен ныграк сугарыла бара. Иҗтимагый-сәяси эчтәлекле материаллар, нигездә, төрле темаларга караган хәбәрләр үзенә бер төрле коры, канцелярия теле белән языла, аларны аңлау өчен кайчакта, кат-кат укып, баш ватып утырырга туры килә.

Журналистларның кай­бер­ләре үзенчә генә, оригиналь итеп әйтергә тырышып, моның өчен искер­гән, халык инде кулланмый да, аңламый да торган сүз­ләрдән файдалана башлый, күңеленә ниндидер бер яңа сүз, әйтелмә ошап китсә, аны урынлы бул­са-булмаса да, кирәксә-ки­рәк­мәсә дә, артык еш куллана, аннан арына алмый башлый, аны бераз төрләнде­рергә, синонимнарыннан да файдаланырга кирәктер дип уйламый.
Хәзер матбугат хезмәт­кәрләре, диде, дип әйтте, дип сөйләде, фәлән нәрсәне әйтте, сөйләде, белдерде, хә­бәр итте, ирештерде кебек чын татарча, табигый сүз-­әйтелмәләр барлыгын онытып, алар урынына га­дәттә җиткерде, ассызыклады, дип белдерде, билге­ләп үт­те кебек трафаретлар куллана. Һәм алар күбе­сен­чә чын татарча булып чык­мый.

“...үз карашларын... В.Егоров та җиткерде”. Карашны, җиткерүгә караганда, белдерде дип әйтү дөресрәк булыр иде. “Бу хакта... Артем Николаев җит­керде”. Җит­ке­рү сүзенең мәгънәләре күп төр­ле, әмма бу очракта ул урынлы кулланылмый. Аннан килеп, әлеге җөмләдәге җит­керде сүзе бу хакта әй­телмәсе белән табигый грамматик бәй­­­ләнешкә керә алмый: җит­­керү сөй­ләм­дә үзе ияртеп кил­гән сүзнең төшем ки­ле­шендә булуын таләп итә: фә­лән нәр­сәне җит­кер­де, диләр. Шу­ның өс­тенә, җит­керү ди­гәндә кемгә, нәрсәгә дигән сорау туа, һәм сөй­ләмдә аңа да җавап булырга тиеш.

“Артем Чукин шулай дип белдерде”; “Хәзер без әлеге мәгълүматларны тикшерү белән шөгыльләнәбез, – дип белдерде бизнес-омбуд­с­мен”. Бу җөмләләрдәге дип белдерде урынына диде булса, татарча табигыйрәк булыр иде. Белдерү ул сиздерү, бел­гертү, игълан итү, билгеле итү, күрсәтү мәгънә­лә­рендә йөри һәм гадәттә сөй­ләмдә төшем килешен­дәге сүзләр һәм турында бәй­­леге белән бергә килә (бәйләнеш­кә ке­рә): фәлән нәрсәне бел­де­рү, фәлән нәр­сә турында сөй­ләү (әйтү). Аның дип сүзе белән бергә килүе (бәйлә­неше) дә татарча бик үк килешле түгел. Дип, әйтү, сөй­ләү, уйлау кебек сүзләр белән бергә килеп, табигый әйтелмә тәшкил итә.

Соңгы вакытларда кайбер журналистларның күңе­ленә бик хуш килә торган сүзләрнең берсе – яңгырау. ”...төп сыйфат критерийлары хакында да фикерләр яңгы­рады”; “Әлеге чараларда... кон­крет тәкъдимнәр яң­гы­рады”; “Әлеге саннар... брифингта яңгырады”; “Ка­ләм ияләренең биредә яң­гыраган җан ачысын ише­түче булмады”. Ничек итеп әле ул фикер, тәкъдим, сан, җан ачысы кебек төшен­чәләр яңгырый ала икән?! Фикерләр белдерелә, тәкъ­димнәр ясала, кертелә, саннар китерелә яки әйтелә, җан ачысы сизелә яки тоеладыр, мөгаен.

Бүгенге матбугат һәм ра­дио-телевидение телендә хө­кем сөргән сәер, ясалма, аң­лаешсыз күренешләрнең ни­гезендә күпчелек очракта ялгыш тәрҗемә итү ята. Сүз­гә-сүз, хәрефкә-хә­реф (букваль), меха­ник (автоматик) тәрҗемә харап итә безнең телебезне. Русчадан әйлән­дереп кенә бару ысулы белән тәрҗемә итүнең хәзер туган телебез­нең табигыйлыгына, сафлыгына нинди зур зыян ки­те­рүен уйлап кына бетерми әле безнең күбебез. Ялгыш тәр­җе­мә итү аркасында бел­дерелергә тиешле мәгъ­нә тоныклана яки аң­ла­шылмаслык хәлгә ки­терелә, татар теленең табигый төзе­леше, хосусияте бозыла, туган телебез фә­кыйрь­­­лән­де­ре­лә һәм калькалаштырылган, катнаш телгә әверелә бара.

Фактларның кайбер­лә­рен барлап китик.

Газета-журнал битлә­рен­дә, радио-телевидение тапшыруларында адым саен ассызыклау сүзенә тап була­сың. “Очрашуда менә шушы фикер ассызыкланды”; “Бу бик җит­ди сан, – дип ассы­зык­лады Тимур әфәнде”; “Мед­ведев... Рос­­сия­гә кушы­лу­ның... файда гына ките­рер­гә тиешлеген ассызыклады”. Бу җөмлә­ләр­дәге һәм мәгъ­лүмат чараларында һәр­көн­не йөзләрчә, мең­нәр­чә кулланыла торган башка җөмләләрдәге ассы­зык­лау (төр­ле грамматик фор­­маларда) – рус телендәге подчеркнуть сүзе өлгесе бе­лән ясалган бик тә ялгыш, татар теле­нең сүз ясалышы ка­гыйдә­ләренә һич кенә дә туры килми торган котсыз бер сүз. Безнең телдә сызыклау һәм ассызыклау дигән сүз­ләр юк һәм булырга тиеш тә түгел, чөнки татар теле ка­гый­дәләре буенча, сызык сүзенә –лау кушымчасы ялганып, шуңа тагын ас сүзе өстәлеп, астына сызу (подчеркнуть) мәгънә­сендәге сүз ясала алмый, һәм моның хаҗәте дә юк (өтерлә, ноктала, җөм­ләлә, хәрефлә дип әйтеп булмаган кебек сызыкла дип тә сөйләп булмый).

Подчеркнутьның “особо выделить, обращая внимание на что-нибудь” дигән күче­релмә мәгъ­нәсен татарча мәгълү­мат чараларында, ассызыклаудан тыш, басым ясау, басым ясап әйтү сүз­ләре белән белдерү күре­неше дә бар, һәм болай эш­ләү дә дөрес түгел. Мә­сәлән, “Владимир Путин... планлы булмаган тикше­рү­ләрнең бер­дәм реестрын булдырырга ки­рәкле­генә басым ясаган иде”. Моңарчы басым ясау мәгъ­нәсен чын татарча итеп, телне бозмыйча гына бел­дерү чаралары да бар. Мә­сәлән, югарыда мисал итеп китергән җөм­ләләрне болайрак итеп төзергә мөм­кин һәм кирәк тә иде: “Очрашуда менә шушы фикергә зур игътибар ителде”; “Бу бик җитди сан, – диде Тимур әфән­де, – фикерен аеруча куәтле итеп”; “Медведев... Рос­сиягә кушылуның файда гына ките­рергә тиешлеген аеруча зур игътибар белән әйтте”; “Владимир Путин... план­сыз тик­шерү­ләр­нең бер­­дәм реес­трын булдырырга кирәк, диде, фикерен куәтләп”. Тел­нең мөм­кин­лекләре зур: әле әй­телгән мәгънәләрне башка төрле сүзләр һәм җөм­ләләр белән дә белде­рергә мөмкин.

Мәгълүмат чаралары телен басып алган трафарет әйтелмәләрнең аеруча киң таралганнарыннан алып бару, үткәрү, чыгу, сорау (соралу), үсү, кисәтү, чакыру, эре сүзләре белән бергә килеп ясалган гыйбарәләрне мисал итеп китерү урынлы булыр.

Саф татарча, нәкъ үзе­безчә, халыкчан итеп, яшәү, гомер итү, гомер кичерү, гомер көтү, көн күрү кебек әйтелмәләрдән иркенләп фай­­даланмыйча һәрвакыт һәм урында диярлек тормыш алып бару сүзтезмәсен куллану гадәткә керде. Мәсә­лән, “тәртипсез тормыш алып барган өчен...” Ни өчен “тәр­типсез яшәгән өчен” түгел?!

Сөйләшү, әңгәмә кору, әңгәмә ясау, әңгәмә бару кебек табигый тәгъбирлә­ре­безне онытып, сүз алып баруны гына белә башладык. “Иң элек катнашучылар жур­на­лист-белгечнең һөнәри мобильлеге турында сүз алып бардылар”. Менә ул – русчадан әйләндереп кенә, калькалаштырып эшләү үр­нәге. Нигә монда журналист янына тагын белгеч? Нәрсә ул һөнәри мобильлек? Аны гади укучы аңлар­лык итеп язып булмадымы икән? Сүз алып бардылар? Җөмләне “Башта әңгәмә журналист­ның һө­нәри җи­тез­леге хакында барды” ке­бегрәк итеп төзесәң, кеше­чәрәк булыр иде, бәлки. Алып баруның урынсыз кул­ланы­луының башка очраклары да бар. Мәсәлән, “И­мам вазыйфасын ун ел алып бара икән”. Вазыйфаны алып бармыйлар, башкаралар! “Дөрес яшәү рәвеше алып бару”. Бу җөм­ләдәге биш сүзнең өчесе артык: “Дөрес яшәү” җиткән.

“Аларның (авыру кеше­ләр­нең – Р.Ю.) һәркайсы исәпкә алына һәм дәвалау үткәрелә. (“проводится лечение” калькасы). Бу җөмлә­не “Аларның һәркайсын исәпкә алып дәвалыйлар” дип язарга һәм укырга кирәк.

Предупреждатьны хә­реф­кә-хәреф тәрҗемә итү аркасында барлыкка килгән кисәтүләрнең ялгыш кулланылуы мәгълүмат чаралары­ның телен бизәми: авыруларны кисәтү (дөресе – авыруларны булдырмый калу яки авырулардан саклану); һәла­кәтне кисәтү (һәлакәт­тән саклану) һ.б.
Расти, развивать сүзлә­рен һәрвакыт үсү дип тәр­җемә итү дә тупас ялгышларга китерә: бәяләр үсә, штраф күләме үсә (дөресе – бәяләр арта, штрафның күләме арта).

Сөйләмдә сүзләр бәйлә­неше чараларын шулай ук рус теленнән хәрефкә-хәреф тәр­җемә итеп куллану аркасында да хәзерге мәгълүмат чараларында җитди хаталар хөкем сөрә: эшче һөнәр­ләренә кызыксыну”, ”...ташламалар турында кызыксыну” (чын татарча – һөнәрләр бе­лән кызыксыну, ташламалар белән кызыксыну); “зур үсеш программасы өстендә эшли“ (“үсеш программасын төзи“ кирәк); “...ин­весторның авыл халкы өстен­дәге тәҗрибәсен туктата” (дө­ресе – “авыл халкы белән (яки авыл халкында) тәҗрибә ясавын туктата”); ”...бәя өстендә дә эшләргә кирәктер” (...бә­яне дә көй­ләргә яки җайга салырга кирәктер”); ”ул башка илләр­нең тәэсире астында калмады” (чын татарча – “...тәэсиренә дучар булмады”); “...тарифлар үсе­ше бе­лән канәгать түгел” (“тарифлар ар­тудан яки күтә­релүдән ка­нәгать түгел” ки­рәк); тирән кайгы, тирән белем, тирән ихтирам (зур (олы) кайгы, зур белем, зур (олы) ихтирам) һ.б.ш., “татар телле каләм ияләре (“татар телен­дә (татарча) язучы каләм ияләре” ки­рәк); “рус телле басмалар” (рус телендә чыга торган басмалар); рус телле мәктәпләр (рус телендә укыта торган яки рус мәктәп­ләре); гармунда уйнау, скрипкада уйнау (чын татарча – гармун уйнау, скрипка уйнау) һәм башка шундый татар сүзлә­реннән рус синтаксисы үрнә­гендә төзелгән күп санлы тәгъ­бирләр.

Соңгы елда мәгълүмат чаралары теленә кемнеңдер хәер-фатыйхасы белән “авыл җирлеге” дигән яңа атама кереп китте. Берничә авылны берләштергән административ берәмлекне аңлата булса кирәк ул. Кайберәүләр аны гомумән авыл мәгънә­сендә куллана: “...авыл җир­легендә 30ар мең сум ссуда алучылар да байтак”; “Конкурста алты авыл җирлеге катнашты”; “Авыл җирлеге бинасына кереп, ул йортына су үткәрүне таләп итә” һ.б. Мондый атаманы кулланылышка кертеп җибәр­гәнче, җирлек сүзенең мәгъ­нәсенә төшенергә кирәк иде: ул – нигез, чыганак, шарт, мөм­кинлек кебек мәгънәләр­не белдерә торган сүз. Авыл җирлеге дип әйтү һич кенә дә дөрес түгел: авыл, авыл җире, авыл идарәсе (советы, администрациясе) һ.б.ш. дип әйтелергә тиеш.

Шушы көннәрдә генә бер газетада кәсепчелек дигән сүзгә тап булдым. (“...район өчен яшь булган әлеге кә­сепчелеккә керешкән”). Бу да – татар телен ботарлау кү­ре­неше. Кәсеп ул – кеше­ләрнең даими шөгыльләнә торган эше, хезмәте, шөгыле. “Ул фә­лән төрле кәсеп белән шө­гыльләнә”, “Аның кәсебе шун­дый” һ.б.ш. әйтелә. Нигә һәм кемгә кирәк булган ул кәсепчелек?! Әлеге җөмләне “...районда моңарчы билгеле булмаган кәсепкә кереш­кән яки кәсеп белән шөгыль­ләнә башлаган” рәвешен­дәрәк итеп төзергә кирәк иде.

Иҗтимагый-сәяси сөй­ләм­дә, язма текстларда вәка­ләтле вәкил дигән термин кулланыла. Формасы да телне сындыра, мәгънәсе дә сәер аның. Вәкаләт үзе вәкиллек, вәкил булып тору, вәкил булып саналу мәгъ­нәсен бел­де­рә. Шулай булгач, нигә мондый сүз уйнату – вәкаләтле вә­кил?! Вәкил үзе генә җит­миме икәнни? Аның янына вәкәләтле сүзе нигә кирәк булды икән? Вәка­ләтле вәкил ул полномочный представитель мәгъ­нәсен аң­лата дип җавап бирерләр, бәл­ки, бу сорауга. Алайса, мәгъ­нәне тулырак белдерү өчен, (тулы) хо­кук­лы вәкил әйтел­мәсен ­кулланырга кирәктер дияргә мөм­кин. Әмма вәкил булгач, аның болай да хокуклары буладыр инде: нигә аны хокук­лы вәкил дип атарга. Ди­мәк, рус телен­дәге полномочный представительне вәкил дип кенә тәр­җемә итәргә ки­рәк­тер: ориги­налның һәр сү­зен аерым сүз белән тәрҗемә итү шарт түгел.

Журналист­ларның барысына да иҗти­магый-сәяси материалларны, хәбәрләрне дә халыкчан, саф татарча, аңла­ешлы итеп, табигый телебез­дә язарга тырышырга, һәр сүзгә игътибарлы булырга, һәр сүзең өчен җаваплылык хисе тоеп эш итәргә киңәш бирәсе килә. Туган тел ул – кадерле нәрсә, аңа зур ихтирам белән карыйк, аны башка телләр белән бутамыйча, табигый, камил килеш сакларга тырышыйк. 


Рүзәл ЮСУПОВ
Ватаным Татарстан
№ 59 | 23.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»