поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.04.2014 Җәмгыять

Баюның җиңел ысулы

Банкирлар соңгы вакытта тагын активлашты: йә телефоннан шалтыратып, кредит алырга кыстыйлар, йә смс-хә­бәр җибәреп, кармакка эләк­терергә тырышалар. Телефон әңгәмәләрен мин кыс­ка тотам: акчам җитәрлек, кредитка мохтаҗлык юк дип әйтәм, миңа шалтыратып мәшәкать­лән­мәскә кушам.

Шуннан бер көн дә үтми, телефонга язма тәкъ­дим килеп төшә. Бу юлы да шулай булды: моңарчы 150 мең, 300 мең сумлык кына әҗәтләр белән кызыктырырга омтылсалар, соңгы сумма мавыктыргычрак – миллион биш йөз меңне биш елга 22,5 процент белән такмакчы булалар. Мин кызыкмыйм, чөнки бе­ләм: Аллаһы Тәга­ләнең риба белән кергән малны һәлак итәргә биргән вәгъ­дәсе бар. Аллаһы Тәгалә исә вәгъдәсен үти, моны көн яңалыклары да гел раслап тора. Әле менә “Российская газета”ны ачтым гына, “Богач, бедняк” ди­гән язмага юлыктым. Газета әҗәт алу­чы­ларның яртысы кредитларын түләгәч бөләләр дип исбатлый. Процентлы әҗәт биреп көн күргән банк­лар да мантый алмый: көн саен бер-ике банк­ның түнтә­ре­леше турында хә­бәрләр килеп тора.

Процентлы әҗәт­кә бәйле хәс­рәтне: хаста­ханә коридорында йө­рәк авыруыннан җан тәслим кылучыларны яисә эл­мәккә менү­челәрне дә гел ише­теп торабыз. Мондый­лар­ның статистикасы юк. Процентлы әҗәт алырга һич ниятем булмаса да, кредит калькуля­то­рын­нан миллион ярым­лык рибаның миңа күп­мегә төшә­чә­ген исәпләтеп карадым. Алт­мыш ай дәвамында ай саен 42 мең 226 сум 70 тиен түләп барырга кирәк булачак икән. Бу – банк айлык комиссия таләп ит­мә­гәндә. Кайчак банклар хез­мәт күрсәткән өчен 2-3 процентлык комиссия дә сорыйлар. Бу очракта түләнә­се акча айга 42 мең 226 сумнан 87 мең 226 сумга кадәр җи­тәчәк, бөлмәс җиреңнән бөләрсең болар белән. Адәм балала­ры­ның малга хирыслыгы аларны бик еш кына банк тозагына төшәр­гә мәҗбүр итә, түләнмә­гән кредитлар саны котырган темплар белән үсә, иртәме-соңмы банк түнтәре­леше булмый калмый.

Тик шулай да яшәр өчен акча күләмлерәк булса, уңай шикелле тоела бит инде. Зур акчаның үз проблемалары процентсыз гына тупланганда да булмый калмый. Әмма сүз бу язмада алар хакында түгел, ә ничек итеп рибасыз гына мал ишәйтү турында. Риба хакында язмаларым басылгач, элемтәгә кереп: “Ә ничек фатир, машина алырга соң?” – дип сораган укучылар булды. Аларга җавапны Аллаһы Тәга­лә үзе бирә. “Бакара” сүрәсе­нең 276 нчы аятендә рибаны һәлак итү турындагы вәгъдәсе белән бергә, Галәмнәр Раббысы мал арттыруның ышанычлы юлын да күрсәтә: “Аллаһ риба белән кергән малны һәлак итә, ә сәдакасы бирел­гән малны арттыра...”. Вәгъдә­нең икенче өлешенә игътибар итик, чөнки бу юлы сүз шул турыда. Иман әһелләре өчен бу вәгъдәнең үтәлешенә шик юк, чөнки Аллаһы Тәгалә әйткәнен үтәүдә һичбер кыенлык кичерми: ишек булмаган җирдә ишек ача, юл булмаган җирдә юл күрсәтә ала. Атеистлар, әл­бәттә, шикләнәчәкләр, хәтта каршы килеп бәхәс­лә­шә­чәк­ләр дә. Тик дөньякүләм танылган миллиардер-филан­троп­лар үз тәҗрибәләре бе­лән Коръ­ән аятенең хаклыгын рас­лыйлар. Акча пирамида­ла­рының югары баскычында утырган бик күп авторлар, баю ысуллары турында китап язганда, муллыкка ирешүнең сәдака ысулы турында искә алмый калмыйлар. Милләте белән япон булган америкалы Роберт Киосаки, мәсәлән, “Бай әти, ярлы әти” дигән атаклы китабында сәдака турында: “... һәрвакытта да сиңа нәрсәдер җитмәсә, яисә нәрсәгәдер мохтаҗ булсаң, иң башта шуны кешеләргә бир һәм сиңа йөзләтә артып кайтыр. Бу бар нәрсәгә дә кагыла: акчага да, елмаюга да, мәхәббәткә дә, дуслыкка да. Беләм: кеше еш кына бирергә ашыкмый, әмма мин бирәм һәм бу миңа һәрвакытта да булыша. Мин абсолют инанам: кире кайту принцибы реаль эшли һәм мин алырга теләгәнемне һәр­вакытта да бирәм.

Акча кирәк икән, акча би­рәм һәм акча меңгә тапкырланып әйләнеп кайта. Товарым сатылмый икән, кемгәдер сатарга бу­лышам һәм миңа сатуда уңыш елмая...” Сәдака бирү­нең бер мөһим принцибы бар, моны Киосаки да искәртә: булышу ихлас булырга тиеш, байлыкка ирешим ди­гән прагматик максат куеп акча бүлешү акчаны югалтуга гына китерә. Тагын бер нәрсәне бе­лү мө­һим: баегач бирермен дип, сә­да­каны кичектерү ярамый: башта бүлеш, шуннан соң бә­рәкәт ишекләре ачылганын кү­рерсең. Бары тик Ал­лаһ ризалыгы өчен генә дип бирел­гән сәдака исә ун нәр­сәне хасил итә, иман әһел­ләренә мин боларны ятларга киңәш итәм. Ха­си­ләтләрнең бишесе – бу дөнья­га, бишесе ахирәткә карый. Беренчесе – малны пакь­ләү. Икенчесе – гөнаһларның пакь­ләнүе, ягъни кичерелүе. Өченчесе – бән­дәне бәладән саклау һәм авыруларга шифа булу. Пә­й­гам­бәр (салаллаһу галәй­һис­сәлам) әйтә: “Авыруларыгызны сәдака белән даруландырыгыз”. Дүртенчесе – мес­кеннәргә шатлык китерү. Бишенчесе – малда бәрәкәт, ризыкта киңлек хасил итү. Ахирәттәге биш файда: Кыя­мәт көненең кызуына күләгә була, Аллаһы Тәгалә каршында хисапны җиңел итә, савап­лы эшләр үлчәвен авыр итә, сиратны кичүне җиңеләйтә, җәннәттә дәрәҗәне артык итә.

Байлыкка ирешү өчен, әл­бәттә, сәбәпкә дә игътибар итәр­гә кирәк, чөнки сәбәп дөнья­­сында яшибез, акча күк­тән яумый, бот күтәреп тик ятучыларга муллык елмаймый. Тик бер нәрсәне белү мө­һим: сә­бәпләрне Аллаһы Тәга­лә тудыра. Аллаһ ризалыгын алуда сәдакадан тыш башка кайбер гамәлләрне дә үтәү сорала, иминлек һәм бәрәкәт шулардан соң килә. Әмма болары – башка тема. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 58 | 22.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»