|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2014 Мәдәният
Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе25 апрельдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында – Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе. Актриса үзенең 60 яшьлеге белән беррәттән, Камал театрында эшли башлавына 40 ел тулуын билгеләп үтә. Алсу Гайнуллина театрда эшләү дәверендә 50дән артык роль башкарган. Шуларның кайберләре: Аяз Гыйләҗевның “Без кайтырбыз” спектаклендә Шәфика, Нәкый Исәнбәтнең “Мулланур Вәхитов” спектаклендә Зөһрә, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Гөлфирә һәм Йөзембикә, Гөлчирә (“Ташкын” Т.Гыйззәт), Сәрвәр (“Сүнгән йолдызлар” К.Тинчурин), Гөләндәм (“Татарча аерылышу” Х.Вәхит), Валентина (“Әниләр һәм бәбиләр” Т.Миңнуллин), Гәйни (“Бәхетсез егет” Г.Камал), Мөршидә (“Казан сөлгесе” К.Тинчурин) һәм башкалар. Классик репертуарда башкарган рольләре актрисаның, һичшиксез, иң югары казанышлары булып тора. Алар арасында К.Гольдониның “Әбиләр гайбәте” комедиясендә Кеккина, К Гоцциның “Болан –Патша” трагикомедиясендә Анджела, Ж-Б.Мольерның “Тортюф” спектаклендә Эльмира, В.Шекспирның “Тискәрегә авызлык” комедиясендә Катарина һәм “Антоний һәм Клеопатра” трагедиясендә Клеопатра рольләре бар. Алсу Әскәр кызы Гайнуллина 1954 елның 24 февралендә Татарстанның Чүпрәле районы Чүпрәле авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
|
Иң күп укылган
|