|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2014 Спорт
Питрәч. Мишә. Су туристлары. 18-20 апрель (ФОТО)Ташулар киткәч, һәр елдагыча (менә инде 15 елга якын) спорт туризмына мөкиббән китүчеләр Питрәчкә, Мишә елгасы буена җыелалар. Монда су дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Татарстан чемпионаты уздырыла, ә былтыр хәтта Идел буе чемпионаты узды. Быел да 18-20 апрель көннәрендә, үткән ял көннәрдә Мишә буе гөж килде. Менә ничек ял итәргә кирәк ул! Туристлар чатырлар корып, учаклар ягып, өч көн буена су буенда яшәделәр. Мишәнең шаулап торган баскыч-баскыч агымнарында катамаран, каякларда ярыштылар. Монда Чабаксар, Йошкар-Ола, Самара, Яшел Үзән, Саратов, Тольятти, Түбән Новгород һ.б. төбәкләрдән йөзгә якын спортчы, турист җыелды. Чемпионатны оештыручы, Татарстанның спорт туризмы федерациясе рәисе Илгизәр Хәйруллин әйтүенчә, Мишәнең Питрәчтәге шушы өлеше – уникаль. Баскычлы-баскычлы, таулы яклардагы шикелле шарлавыклы, көчле агымлы, тирән – су туризмы өчен менә дигән шартлар монда. Күпер төзелеше вакытында уйламаганда-нитмәгәндә барлыкка килгән үзенчәлек Мишә буен туристлар оясы итте. Мондый уникаль урын Татарстанда гына түгел, Идел буе төбәгендә дә бүтән юк. Тиккә генә чемпионат 15 ел дәвамында Питрәчтә узмый. 1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
|
Иң күп укылган
|