поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.03.2009 Мәгариф

ҖАН ҺӘМ ЙӨРӘК ТӘ БАР БИТ ӘЛЕ...

Еш кына мәктәп укучыларыннан һәм аларның ата-аналарыннан: "КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетын берләштерәләрме әллә? " – дигән сорауны ишетергә туры килә. Узган ел татфакны ябалар дигән имеш-мимешләрдән соң, бу юнәлешне сайларга теләүчеләрнең күңеленә шик кергән, күрәсең. Әлеге факультетның киләчәге турында аның деканы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйлә-җев белән әңгәмәбез абитуриентларның шик-шөбһәләрен куып таратыр дип ышанып калабыз.

– Искәндәр Аязович, соңгы елларда туган телгә караш начар якка үзгәрде. Шулай дигәндә мин татарларның үз телләренең язмышына битараф булуларын, туган телдә белем бирә торган мәктәпләрнең азая баруын, аларның нигездә русча укытуга күчүен, милли-төбәк компонентын кыскарту хакындагы бәхәсләрне күздә тотам. Сез татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләп чыгарасыз. Беркөнне әлеге белгечләрнең ки­рәге калмаска мөмкин дигән уйлар тумыймы сездә?

 

– Кызганыч, бу сүлпәнәю процессы татардан гына тормый. Илдә милли сәясәт булмауның моңа йогынтысы бик зур. Аннан татар халкы үзе дә, мал артыннан куып, рухи дөньясы хакында онытып җибәрде. Матди тышчасыннан тыш, кешенең йөрәге һәм җаны да бар бит әле. Ни өчен татар ХХ йөз башында күтәрелеп киттеме? Ул елларда матди һәм рухи якның бергәлеге бар иде. Милләттә "акыллы тәңгәллек" дигән нәрсә булырга тиеш. Кызганыч, бездә уйлый белә торган зыялылар катлавы моннан 70-80 ел элек юкка чыкты. Билгеле, алар кире тернәкләнеп килә, ләкин бу процесс озакка сузылачак.

 

Милли-төбәк компонентын кыскарту татарның күзен ачарга тиеш. Үзәктән ярдәм көтеп ятасы түгел бит. Татарга үзеннән башка тагын кем булышсын? Телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга телибез икән, сискәнеп куярга, уянып китәргә тиешбез. Вәзгыятьнең кискен икәнен аңлап, шушы юнәлештә эш алып барабыз.

 

Студентларның төп бурычы – татарның рухи тормышына хезмәт итү. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан тыш, башка белгечлекләр, татар гуманитарийларына да әзерлибез бит. Алар төрле өлкәләргә хезмәт итә ала. Иң әһәмиятлесе: татар телен, тарихын, мәдәниятен үстерү өстендә эшлиләр. Бүгенге вәзгыять безне борчыса да, активлыкны ташламыйбыз, кискен ситуация, безне, киресенчә, күбрәк эшләргә, оешырга мәҗбүр итә.

 

– Аңлавымча, студентларыгызның кәефе көр, аларны милләткә хезмәт итәргә әзер булып тора дип әйтәсегез килә...

 

– Әлбәттә, бар яктан да өлгер, ялтырап торган студентлар булмый. Яшьләребезнең күпчелеген кызыксынучан, уйлый белә торган, мөстәкыйль, милли рухлылардан дип саныйм. Бу бигрәк тә төрле чаралар уздырганда күренә, мин алардан бик канәгать.

 

– Татар теле дәресләренә керсә дә, рус балалары барыбер татар телен ипилек-тозлык өйрәнә алмый. Татар теле укытучылары аларны өйрәтерлек гыйлемгә ия түгелмени?

 

– Татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итеп кертеп җибәрә алсак, икетеллелекне һәр җирдә, гамәлдә күрсәк, ул чакта татар теленә мөнәсәбәт үзгәрер иде. Бу республикада гына түгел, ил югарылыгында хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Моның өчен максатчанлык, тотрыклылык җитми. Заманында Телләр турында закон кабул итеп, күп сөйләп, бөтен нәрсәне кампания эченә кертеп калдырдык, мактандык. Ләкин аның нигезе булмады. Русча сөйләшеп тә яшәп булганлыгын күрәләр бит. Ә монда кеше психологиясен аңларга кирәк. Телне белсәң, икенче халыкка мөнәсәбәт үзгәрергә мөмкин. Түземлелек, толерантлык дип мактанабыз, ләкин ул ике яклы булырга тиеш. Ә бездә аны бер яклы гына дип аңлыйлар. Рус теленә лояль мөнәсәбәттә торабыз, бу телгә яхшы карыйбыз икән, димәк, без әйбәт, түземле. Әгәр аз гына үз мәнфәгатебезне кайгырта башласак, милләтчегә әйләнеп китәбез. Икетеллелекне тәрбияләгән вакытта шушы якны оныттык. Халык психологиясен үзгәртергә кирәк. Ә бу тел сәясәте генә түгел, гомуми сәясәт. Бу – бер. Икенчесе – дәресләрнең сыйфатын камилләштерү мәслихәт. Бөтен нәрсәне карап, тикшереп, киңәшләшеп, яңа буын дәреслекләре төзергә кирәк. Әгәр ул сыйфатлы булса, кеше сөйләшер иде. Дәреслекләрне төзегәндә укучыларның контингенты турында уйлау да зарур. Рус баласына, татар телен өйрәтеп, алардан нәрсә көтәбез соң? Бу балаларның татар телен өйрәнүгә сәләте бармы, башта шул сорауларга җавап эзләргә кирәк. Татарстанда аны әле бер кеше дә таба алмады. Аларга кагыйдә түгел, сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куярга кирәк. Дәрес кызыклы, уен формасында узса, дәреслекләрдә мавыктыргыч текстлар урнаштырылса, ул чакта укучылар аны үзләре теләп өйрәнә башларлар иде.

 

– Татфакка укырга кергән яшьләрне күзәтәсездер. Соңгы елларда шәһәрдән килүче яшьләр күбрәкме, әллә авылданмы?

 

– 90 нчы еллар башында – суверенитет турында сөйләгән чакта шәһәрдән яшьләр күбрәк килә иде. Аннан соң авыл белән шәһәр студентлары тигезләште. Хәзер өстенлек бераз гына авыл балалары ягында.

 

– Чит илләрдән килеп белем алучылар бармы?

 

– Бу юнәлештә Бөтендөнья татар конгрессы белән уртак эш алып барабыз, алар бу яктан активлык күрсәтәләр. Килүчеләр күбрәк юридик, икътисад фәннәре белән кызыксыналар. Безнең факультетка килүчеләр күп түгел. Кытайдан өч милләттәшебез генә укый. Элегрәк БДБ илләреннән милләттәшләребез килә иде, алар хәзер юк. Күбесе безнең программаларны үзләштерергә әзер түгел. Монда укырга киләләр икән, аларның ниндидер белем нигезе булырга яки монда башта әзерләнү курслары узарга тиеш. Киләсе елда Кытайдан күбрәк студентлар көтәбез. Бездә татар теленә караш начарланды дисәк тә, чит илләрдән килгән галимнәр тарафыннан татар теле белән кызыксыну артты. Яшь галимнәр безгә килеп, татар телен өйрәнеп китәләр. Ярты яки бер ел эчендә татарча текстларны укырга өйрәнәләр. Хәтта безнең татарлар өчен дә үрнәк булып торырлык алар.

 

– Чыгарылыш студентларыгызның күпмесе үз белгечлеге буенча эшкә урнаша?

 

– Шактый өлеше белгечлек буенча урнашмый шул. Ләкин бу бездән генә тормый. Укытучының барлы-юклы хезмәт хакы яшьләрне кызыктырырлыкмыни? Энтузиастлар гына мәктәпне сайлый, андыйлар әлегә җитәрлек. Мин монда укытучы хезмәте белән генә чикләнмәс идем, безнең чыгарылыш студентлары арасында кемнәр генә юк. Массакүләм мәгълүмат чараларында, хөкүмәт органнарында, бизнеста да бар алар. Анысы да начар түгел. Алар татар рухын үзләштергән, шуны алга сөрәчәкләр дип ышанам. Шәхсән мин шулай дип уйлыйм һәм шулай хыялланам.

 

– Галимнәрнең яше бара, аларга лаеклы алмаш киләме?

 

– Фән өлкәсендә зур проблема инде бу, бездә дә шулай ук. Алмаш турында уйламыйча булмый, бу табигый күренеш. Борчу бар, чөнки фән өлкәсенә яшь галимнәр ашыкмыйлар. Фән белән шөгыльләнү зур көч таләп итә. Икенчедән, аның җимешләре тиз генә күренми. Эш хакы тиз генә үсми, күпмедер вакыттан соң гына нормальләшә. Хәзерге яшьләргә исә тиз реакция кирәк. Галимнәребез яшь белгечләр тәрбияләүгә әһәмият бирә. Шуны да әйтер идем, алты кафедраның бишесен урта буын вәкилләре җитәкли.

 

– Сезнең алда нинди бурычлар тора?

 

– Бүген дә, элек тә бурычларыбыз үзгәрмәде. Төп максат – татар телен саклап калу, аны үстерү, шушы юнәлештә белгечләр әзерләү. Бу бурычка җаваплы, мөстәкыйль, уйлый белә торган татар гуманитарийларын әзерләүне өстәр идем. Тыйнаклыкны өскә күтәреп, русларга яраклашабыз дип, кайвакыт үз фикеребезне әйтмичә калабыз. Безнең үз мәнфәгатьләребез бар. Без, татарлар, аерым халык, яшәргә хаклы. Яшьләр үз сүзен әйтеп, шул фикерне якларга тиеш. Менә ул – максат, менә ул – бурыч. Әгәр без шуңа ирешә алабыз икән, 10-15 елдан бөтенләй икенче сыйфатта яшәячәкбез. Мин монда шуны аңлауны сорар идем: сугышка чакырмыйм бит, үзебезне үзебез кайгыртырга тиешбез. Милләт, халык буларак безнең үз хокукларыбыз бар. Һәм моңа беркемнең тыгылырга хакы юк. Яшьләр аңлап, шул рәвешле эшчәнлекләрен дәвам итсә, ул чакта максат үтәлгән булыр.

 

– Яңа белгечлекләр ачтыгыз: инглиз, немец теле, мөхәррирләр һ.б. Бу яңалык кертү үз-үзен акладымы?

 

– Аклады, ләкин, кызганычка, югары уку йортларында реформа уздыру нәтиҗәсендә әлеге юнәлешләрнең ничек дәвам итүен әлегә аңлап бетермибез. Без яшьләргә чит телләрне өйрәтәбез, бу татар балаларының офыкларын киңәйтә. Ләкин кайчакта: "Алар бит барыбер авылга яки татар мәктәбенә барып укытмаячаклар", – дигән сүзләрне ишетәбез. Укытмасыннар, алар бит татар булып калачаклар һәм үз милләтләренә хезмәт итәчәкләр. Шулар арасыннан яңа буын татар балалары, зыялылары үсеп килә. Барлык студентлар татар мәктәбенә китәр, дип һаман могҗиза көтәбез. Шулардан 3-4 е китсә дә, бик яхшы, калганнары да югалмаячак. Бүгенге көн тәрҗемәче, мәхәррирлек белгечләрен таләп итә. Бөтен җирдә белемле кеше кирәк. Китаптамы ул, газета-журналдамы – хаталар еш китә. Әгәр телнең сафлыгы өчен көрәшәбез икән, бу юнәлеш көчле булырга тиеш.

 

– Бүген оптимальләштерү сәясәте мәктәпләрне генә түгел, вузларны да урап узмый. Шуңа күрә татар филологиясен русныкына кушып та куярга мөмкиннәр. Сез ничек уйлыйсыз, моның булуы ихтималмы?

 

– Гамәли һәм практик яктан аны җитәкчелек тә уйлыйдыр. Ләкин бу сәяси яктан бер хата, ахмаклык булыр иде. Әлегә мин декан булып торганда беркайчан да моның белән ризалашмаячакмын. Казан дәүләт университетында татар юнәлеше мөстәкыйль булып сакланып калырга тиеш. Бөтен үзәкләштерү һәм берләштерү процессларына каршы торачакмын. Бу – минем намусның бер таләбе.

 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 38 | 03.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»