поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.04.2014 Җәмгыять

Балаларның куркынычсызлыгы өчен нишләргә?

Мәктәпләрдә булган хәлләр түрәләрне уку йортларын, укучыларны ничек якларга дип җитди уйланырга мәҗбүр итте. Россия Мәгариф министрлыгы бу уңайдан “Белем бирүче оешмаларда террорчылыкка каршы торуга таләпләр” дип исемләнгән закон проектын эшли.

Яңа документ нигезендә балалар бакчалары, мәктәп, вузлар җитәкчелеге үз тирәсендәге җинаять кылырга мөмкин булучылар турында мәгълүмат тупларга тиеш. Директорлар үз мөгаллимнәре, укучыларының да ниш­ләгәннәрен, ниләр сөйләгәннәрен күзәтәчәк, кагыйдә­ләргә буйсынырга теләмәүчеләргә аерым “досье” алып бару да каралган. Моннан тыш уку йортларына бәреп керүне чикли торган механизмнар урнаштырырга, торбалар бар икән, аларны да чәнечкеле тимерчыбык бе­лән уратырга, килгән һәр кешене тимер детектор аша тикшереп уздырырга тәкъдим ителә. Ә сез ничек уйлыйсыз: мондый чаралар белән уку йортларын саклап булачакмы?

­Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Мәдә­ният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәи­се:


– Балаларның куркынычсызлыгы – мөһим мәсьәлә. Чит илдәге мәктәпләрне күр­гәнем бар: үзләре аерым бер дәүләт, министр да, күрше йортта яшәүче әби дә анда үтеп керә алмый. Бездә дә сак­лык турында уйларга кирәк, ләкин, минемчә, бу оч­ракта эшне арттан башлаганнар. Террорчылык, экстремистлыкны юкка чыгару проблемасын юк итү, сәбәп­нең төбенә төшәр урынына укытучы, укучылардан Павлик Морозовлар тәр­бия­ләргә телиләр. Югый­сә әх­лакка игътибарны арттырасы бит!

Камәрия ХӘМИДУЛЛИ­НА, Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гим­назиясе директоры:


– Укытучы болай да авыр холыклы балалар начар юлга басмасын дип аның күңелен чистартуны максат итеп куя, бу – аның табигый эшчәнлеге. Барысы да аның күз алдында бит, ләкин аларның исемлеген аерым органнарга тапшыруны та­ләп итсәләр, бу укытучының табигатен астын өскә ките­рәчәк. Укытучының эше иҗа­ди, ул бер статист, җансыз күзәтүче түгел бит. Әгәр дә бу кануни нигездә кертелә икән, мондый гамәл җәм­гыятьне артка этәрәчәк. Мәк­тәпне саклыйбыз дип, аны тимерчыбык белән уратып алуга да, кешеләрне аерым электрон җайланмалар бе­лән кертүгә дә каршымын. Бу бит аерым бер зона түгел.

Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты, дүрт бала атасы:


– Балаларның куркынычсызлыгы өчен барысы да эшләнергә тиеш. Аэропортта оекбашка кадәр тикшереп, очкычка озаталар. Менә мондый җентекле тикшерү уку йортларында да булырга тиеш. Ләкин сорау: бу бездә эшләячәкме? Нинди генә чаралар каралмасын, җинаять­челәр барыбер юлын таба.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, эшмәкәр, ике бала анасы:


– Төгәл җавабым юк, киләчәкне белмибез. Әмма мин үзем балаларны саклауда барлык чараларны кү­рергә кирәк дип уйлыйм. Террорчылыкка гына каршы түгел, ә, гомумән, тәртипсез­леккә, җинаятьчелеккә каршы чаралар уйлансын. Террорчылыктан бигрәк педо­филиядән куркам, чөнки анысы реаль куркыныч, көн-аралаш хәбәрләрне ишетеп торабыз.

Альберт ИБӘТУЛЛИН, физкультура укытучысы:


– Әлегә һәр мәктәп бу мәсьәләне үзе хәл итә, ата-аналар акча җые­шып, сак өчен түли. Минемчә, сакта әби-бабай­лар түгел, ә полиция хезмәт­кәре торырга тиеш. Бу документ каршылык­лы фикер тудыра. Директор, укытучыларга полиция, махсус көч­ләрнең вазыйфаларын йөк­лиләр булып чыга. Ә кем укыту белән шөгыль­ләнә­чәк? Гап-гади тел белән әйткәндә, укытучыларны шымчылык белән шөгыль­ләнергә мәҗ­бүр итмәкче­ләр. Бу түрәләр тарафыннан чираттагы зурдан кубып эшчәнлек күрсә­түгә охшап тора. Кайчан реаль чаралар күрелер икән? 



Ватаным Татарстан
№ 57 | 19.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»