поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
21.04.2014 Авыл

Авыл бәргәләнә: әле сөттән, әле иттән кул селти...

Әле берничә ел элек кенә бәрәңге – иң табышлы культураларның берсе иде. Уңышы да искитмәле булды, бәясе дә, бераз “уйнап” алса да, нигездә бер чама торды. Яшим дип тырышканнар яңа технологияләрне үзләштерде, заманча техникалар алды, сортлар белән эшләде – кыс­касы, бәрәңгедән акча эшләргә өйрәнеп җиткән хуҗалыклар, шушы юнә­лештә махсуслашканнар күбәйде.

Бәрәңге мәйданнарын елдан-ел арттырдылар, безнең Балтач районында гына да аны 3000 гектарда игә башлаганнар иде. Кызганыч, “иде”, чөнки матур әкият тәмам. Читтән кертеп тутырылган бәрәңге хисабына үзебезнеке кирәксезгә әйләнде. Өстәвенә табигать шартлары да “ярдәмгә” килде. Нәтиҗәдә, 2012 ел бәрәңге игүчеләр өчен моңа кадәр күрел­мәгән зыянлы, чыгымлы ел булды, үткән ел да минус белән төгәл­ләнде.

– Авыл хуҗалыгының бар тармагында да шушы хәл бит, – ди бу хакта фикерен сорагач, район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Карагыз, алдагы елда районда дуңгызларның баш санын бик күпкә киметтек, зуррак комплекс­ларны гына калдырдык дисәк тә була, чөнки иткә бәя коточкыч түбән төште. Килограммын 43-45 сумнан да көч-хәл белән саттык. Булыр-булмас бер ел үтте, ә вәз­гыять ничек үзгәрде – бүген инде дуңгыз итенә бәя 93-95 сумга җитте. Бәя артты дип кенә бүген дуңгыз­чы­лыкны кабат торгызып, бастырып булмый бит әле. Бу җитештерү линиясе түгел, бүген монысын туктатып тордың, иртәгә тегесен эш­ләттең һәм киресенчә була алмый. Әлеге чигенешне, югалтуларны торгызырга да еллар кирәк булачак. Бәрәңге белән дә шул хәл. Әйе, районда инде бу эшне җентекләп үзләштергән, ел әйләнәсе бәрәңге сатып, кешелә­рен эшле дә, акчалы да итәргә, бәрәңгедән генә миллионнар эшләргә өйрәнеп җиткән өч лидер хуҗалык – “Татарстан”, “Смәел”, “Бөрбаш” барлыкка кил­гән иде. Алдагы ике хуҗалыкта берсеннән-берсе зур, заманча ике­шәр подвалга кадәр төзеделәр. Нәтиҗәдә бәрәңге игү мәйданы нык кимеде. Быел 540 гектар тирәсендә утыртырга планлаштырыла. Бөтенләй утыртмаган ху­җалыклар да байтак. Мин телгә алган өч хуҗалык – әле дә иң күп игүчеләрдән. Дөрес, аларда да мәйданнар нык кимеде: 130 – 50 гектарда гына калды. Тагын кире пропорция: бәрәңгегә быел бәяләр ярыйсы гына булды. Көз көне килограммын 6 сумнан сатканнар иде, хәзер 18 сумга җитте. Тагын шуны әйтергә кирәк: монда да бәяләрнең кайсы якка үзгәрәсен фаразлап булмый. Язга бәя артыр дип, бәрәңгене көздән сатмыйсың икән, бәя төшеп бетә һәм киресенчә.

Әйе, бәягә карап, авылда фикер дә, тормыш та шактый үзгәрә. Әйтик, менә бер ел сөткә бәя ярыйсы торган иде – авыл кешесе сыер малын арттыра башлады. Өчәр сыер асраучылар пәйда булды. Тик, иманым камил, кешеләр өчәр-бишәр сыер булдырып, акча эш­ләргә өметләнә генә башласын әле – сөтнең бәясе кабат түбән тә­гәрәячәк. Мондый хөрлекне алдарак та, берәр елга гына булса да биреп караганнар иде бит. Кол­хоз­ларның, авыл кешесенең күзе ачыла башлагач, курыктылар, бәяләр критик ноктага төшеп бетте. Нәтиҗәдә, алдагы елдан күбрәк сөт саткан хуҗалыклар да миллионнарча сум акча югалтты, шәхси хуҗалыклар да сыерларын бетерә башлады. 2007-2008 елларда бозау үстерүчеләр белән дә шулай булды. Сыер итенең бәясе көнләп күтәрелде дә, авыл кешесе, шушы сәясәткә ышанып, өметләнеп, мөгезле эре терлеген арттырып, азмы-күпме өстәмә акча гына эшли башлаган иде, итнең бәясе шалкан бәясенә калды, ихтыяҗ бетте, авыл кешесе үзеннән арткан бер бот итен дә сата алмый тилмерде.

Инде бу алдану онытылды, кешеләр кабат яңа “җим”гә – бәягә ымсынып, күпләп терлек асрауга күчкәннәр иде – 1 майдан гамәлгә керәчәк канун – мал-туарны махсус урыннарда гына чалдыру-эшкәртү бик күп аңла­шыл­маучылыкларга, төрле шик­ләр­гә нигез булды. Кем белә, бәлки системага салынгач, ул халык өчен бер уңайлык кына булыр. Тик моңа кадәр андый “кайгырту” күр­мәгән халык бу юлы да урынлы икеләнә шул. Ярый ла, барысы да канунда язылганча көйле генә барса. Бездә бит еш кына кире­сен­чә барып чыга. Акча җыюга, авыл кешесен “кысу”га, малларны планлы киметүгә корылган берәр “капкын” гына түгелме икән дисең. Юкса, гап-гади бер хакыйкать – тотрыклы бәяләр генә дә авылга яңа сулыш өрер иде. Өстәгеләр моны әллә аңламый, әллә аңларга те­ләми.

Ә авыл бүген бәргәләнә: әле сыерны, әле дуңгызны “аксата”, әле сөтчелекне, әле итчелекне “тарта”, әле чөгендердән, әле бә­рәңгедән ваз кичә, әле бөртек­леләргә кул селти. Чарасызлыктан авыл халкы менә шулай яши...  


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 56 | 18.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»