поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.04.2014 Мәгариф

Умыртка

Безнең халыкта “ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә” дигән мәкаль бар. Әле кайчан гына “икмәк булса, җыр да була”, – дип тәкрарлыйлар иде. Икенче төрле әйткәндә, кешенең рухи дөньясы икътисадый нигезгә бәйле. Әлбәттә, “хикмәт”не төрлечә аңлаучылар бар.

Татарлар арасында элек тә бай кешеләр аз булмаган. Бүген алар­ның күбесен кем хәтерли?! Ә менә мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр салдырган, милли китаплар, газета-жур­наллар нәшер иткән Хөсәе­невләрне, Рәмиевләрне, Юнысовларны, Акчуриннарны, Галикәев­ләр­не әле дә истә тотабыз. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде. Дәүләтнең милли-сәяси изүе­нә карамастан, татар мәга­ри­фен гамәлгә куюда, дин тәрбия­сен­дә, мәдәниятне саклауда, кыскасы, татарның татар булып калуында, шушы игелекле байларның роле бик зур, бәлки әле беренчелдер дә. Биредә аларның, әлбәттә, үзләре­нең балачактан милли һәм дини тәрбия алуын да онытмаска кирәк. Башка телдә укып, чит культура­ның апологеты кимәленә төше­релеп денсез тәрбия алсалар, алар татар мәгарифе, татар мәдәнияте өчен кыл да кыймылдатмас иде.

Милли һәм дини тәрбиянең кече яшьтән үк кү­ңелгә сеңәргә тиешлеген атаклы химаяче Әхмәд Хөсәеневнең ва­сыя­тендә күрергә мөмкин. Әхмәд бай Оренбург янындагы Сәет бис­тә­сендә (Каргалыда) туып үсә. Төбе хәзерге Телә­че районы Кибәхуҗа авылында. Бабалары бай сәү­дә­гәрләр булып, әтисе төрле сәбәп­ләр аркасында бөлә, гаиләсен авыр хәлдә калдырып, үлеп китә. Әх­мәд унике яшьтә ятим калып, үз көнен үзе күрә башлый. Соңыннан ул сәүдә эшен биш сумнан башлавы турында искә төшерергә яраткан. Дистә ел да узмый, ул инде миллионнар белән эш итә. Берара хәтта Берлинда да сәүдә йорты була. Оренбургта яшә­гән чагында ук ул татар дөнья­сында атаклы химаяче булып таныла. Зур бина салдырып, “Хөсәе­ния” мәдрәсәсенә нигез сала, барлык чыгымны үзе кү­тәрә. Оренбургтагы таш мәчет тә аның акчасына салынган. Хө­сәе­невләр белән Рәмиевләрнең уртак нәшриятында йөзәрләгән исемдә­ге китап нәшер ителә. Хөсәеневнең мил­ләт файдасына гамәлләрен санап бетерерлек тү­гел. 1896 елда ул Казанга килеп урнаша. Риза казый язуынча, монда яшәгән ун ел эчен­дә ул егерме мәчет-мәдрәсә салдыра, кырык мөгаллимгә эш хакы түләп тора, ике йөз мәктәп-мәдрә­сәне дәрес­лекләр белән тәэмин итә. Милли мәгариф өчен ярты мил­лион сумны вакыфка васыять итә.

Әхмәд Хөсәеневнең васыяте урыс телендә язылып, нотариус тарафыннан икърарланган. Акча­ның кадерен белүче бай һәр җөм­ләне ачык итеп, ике төрле шә­рех­ләмәслек итеп язган. Кайбер пункт­ларына күз төшерү бүген без­нең өчен дә гыйбрәтле булыр иде. Мәсәлән: шестидесяти учителям – мугаллимам, преподающим родную татарскую грамоту, по десяти рублей каждому в течение пяти лет; сорока учительницам, преподающим родную татарскую грамоту, по двести рублей каждой в течение пяти лет; на издание учебников 500 руб.; одна тысяча триста рублей на содержание и обучение мусульманских шести учеников в одной из ремесленных школ г. Казани и шести учеников в одной из таких же школ в г. Оренбурге. Ләкин Әх­мәд бай мөһим бер шарт куя: каковые ученики должны пробыть пред­варительно в мусульманской школе три или четыре года и иметь свидетельство о знании правил мусульманской веры! Хөсәенев сәләтле татар яшьләрен гимназияләрдә, сәүдә училищеларында, университетларда (алар­ның факультетларына кадәр билгели: юридик, шәрекъ яки филологик, медицина һәм технологик) укытыр өчен меңнәрчә сум акча бүлә. Ләкин барысына да шарт бер: әлеге стипендиатлар иң башта татар телендә укыган һәм дини белем алган мөселманнар булырга тиеш. Югыйсә зур акчалар түгеп аларны хөкүмәт уку йортларында укытудан татар милләтенә бер файда да булмасын Әхмәд Хөсә­енев яхшы аңлаган. Кайбер татар яшьләренең Әхмәд бай акчасына чит ил университетларында укуы да мәгълүм.

Әлбәттә, бу күптән булган хәл­ләр. Әхмәд Хөсәенев үлгәнгә дә йөз елдан артык вакыт үтте. Бүген башка заман. Ә зарыбыз шул ук, үкенечебез исә ачырак. Безнең милләт ХХ гасырдагы кебек тупланган иҗтимагый көч түгел инде. Халкыбызның яртысы, бәлки аннан да артыграк, үз телен белми, татар мәдәнияте аның өчен ят бер субкультура, ә намаз-ни­язлы мөселманнар 6-7 процент­тан артмый. Мондый вәз­гыять­тә милли һәм дини тәрбия алган эшку­арларның, җыйнап әйткәндә, булдыклы кешеләрнең тормышыбызда әһәмияте тагын да арта. Бәхе­тебезгә, алар бар, игелек­ле гамәл­ләрен күреп торабыз һәм бу ки­ләчәккә өмет уята. Бүгенге химая­челәребезнең күбе­се үз тырышлыгы белән мал тапкан кешеләр. Алар арасында, билгеле, доллар миллионерлары, мил­лиардерлары була алмый. Чөн­ки ул кадәр байлыкны, Билл Гейтс талантына ия булмасаң, үз көчең белән туплау мөмкин түгел. Ә хәрәм мал ияләренә Әхмәд Хөсәенев эшчәнлеге үрнәк түгел. Хөсәенев тиенне тиенгә кушып баеган кешеләрнең берсе. Шунлыктан андый шәхесләрнең игелекле эшләре икеләтә соклану уята.

Милли яшәештә мәгарифтән дә мөһимрәк өлкә юк. Безнең үзебездән башка аны беркем дә кайгыртмаячак. Биредә шәһәр­ләр­дәге вәзгыятькә кагылып тормыйм. Шулай да бүгенге шартларда милли мәгарифне нигез итеп алган хосусый балалар бакчалары, мәктәпләр ачарга мөмкин булыр иде. Дөрес, бу эшкә төрле бюрократик киртәләр куела, ләкин милләтем дип яшәгән кешеләргә соңгы биш гасырда кайчан җиңел булганы бар? Мәчетләрдә дә як­шәмбе мәктәпләрен гамәлгә куеп була. Алар бар, тик “Исламда мил­ләт юк”, – дигән булып, күп очракта чит телдә укыталар.

Мәхәллә системасы турында күп сөйләнде. Мөфти Әлбир Крганов һәр чыгышында бу темага кагыла. Чыннан да, Чуашиянең кайбер авылларында мәхәлләләр, аларның иҗтимагый советлары милли яшәештә төп рольне уйный. Биредә мәдрәсәләр эшли, балаларга Ислам нигезләрен өйрәтер өчен җәйге лагерьлар оештырыла. Авыл эшмәкәрләре монда имам­нарга чын таяныч. Ләкин мондый оешканлык, үзләрен мәхәллә итеп тою Татарстан авылларында бик күзәтелми. Минемчә, биредә халык күбрәк хөкүмәттән өмет итә. Кемдер килеп оештыруны, кем­неңдер китереп бирүен көтеп яту бар. Ә эш бит иманда! Дәүләт күңелләргә иманны китереп салмаячак, киресенчә, ул аны тартып алырга гына мөмкин. Ә Татарстаннан читтә татар бары тик үзенә генә ышана ала. Чөнки ул белә: аңа читтән беркем дә, дәүләт тә, "Татнефть" тә ярдәм итмәячәк. Үз йөрәгеңә таянганда гына умыртка сөяге ныгый.

Гомумән, читтәге татарларга Татарстаннан ярдәм алу турында түгел, Татарстанга ярдәм итү турында уйларга вакыт. Яһүдләрдән үрнәк алыйк!
Татар телен һәм әдәбиятын укыту эшендә фидакарьлек күр­сәткән укытучыларга күпмедер күләмдә грантлар бирү, аларның сәләтле укучыларына стипендия­ләр бүлү дә эшмәкәрләрнең хә­леннән килер иде. Билгеле булганча, Германия әле XIX гасырда да вак кенәзлекләрдән торган. “Тимер канцлер” Бисмарк заманында ил берләшә. Шул гамәле өчен мәд­хия укучыларга Бисмарк, Германияне мин түгел, ә немец теле укытучылары берләштерде, дигән.

Авылда мәктәп булмаса, аның киләчәге юк. Ә эшлекле кешеләре булмаса, аның бүгенгесе дә юк. Чын эшмәкәр икән, ул эш урыннары булдыра, димәк, авылда эш­ләргә яшьләр кала. Яшьләр бар икән, балалар тууы инде ул вакыт мәсьәләсе генә.

Әле кайчан гына авыл – телебез чишмәсе, гореф-гадәтләр чыганагы дип сөйли идек. Хәзер бу турыда авыз күтәреп әйтү кыенрак. Милли яшәештән ваз кичә баруыбызны глобальләшүгә сылтамыйк. Безне инде биш йөз ел дәвамында глобальләштерергә маташалар. Без һаман исән әле. Дөрес, хәзер һөҗүм көчлерәк. Ул телевидение, Интернет аша бара. Без моңа сә­ламәт консерватизм, элгәречә әйт­сәк, кадимчелек бе­лән генә каршы тора алабыз. Киләчәктә дә татар булып каласыбыз килсә, әлбәттә. 


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Ватаным Татарстан
№ 56 | 18.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»