поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.04.2014 Милләт

Казанда "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшырачаклар

2014 елның 26 апрелендә Казанда тугызынчы тапкыр "Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, "Татар-дозор" квест-уены, велопробег һәм Бауман урамында гала-концерт.

"Татар дозор-2014" квесты 20 апрель көнендә узачак. Җиде кешедән торган алты команда алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшереләчәк.

Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрельдә (шимбә) Габдулла Тукайның туган көнендә уздырылачак. Бу көнне Бауман урамында 14:00 сәгатьтә татар музыкасының яңа буын башкаручылары һәм төркемнәре катнашында концерт булыр дип көтелә. Шулай ук, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм "Мин татарча сөйләшәм" логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак.

Квест җиңүчеләренә "Вымпелком" ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: "Билайн" элемтә операторы беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.

Оештыручылар акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.

Мәсәлән, былтыргы "Тяжело с татарским" дигән антипремиягә Казан мэриясы һәм Электрон хөкүмәт лаек булды. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак.

Чарада катнашыр өчен татар теле һәм мәдәнияте язмышына битараф булмаган кешеләр чакырыла. Фәкать үз көчләребез белән генә, без халкыбызның телен саклап кала алабыз.

Быелгы тамашада, гадәттәгечә, "тере тавышка" башкарыла торган бәйсез артистлар чыгыш ясаячак. Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Бу көнне сәхнәдә Исмаил һәм “Ачы таң” төркеме, K-Ru һәм Ittifaq, Илгиз Шәйхрәзиев, Mauzer Sax, Azat Sound System, Рәдиф Кашапов һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Бу акция бернинди шик-шөбһәсез, татар яшьләре тормышында иң зур вакыйга булачак!

Акциянең төп оештыручысы булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тора.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасының оештыручыларга ярдәм итүчеләр – ТР мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы. Чара шулай үк татар халкының ярдәме белән оештырыла.

Видеоанонс
- http://www.youtube.com/watch?v=PZ6mOYS7IJU&feature=youtu.be
“Мин татарча сөйләшәм. Сабыйлар” - http://www.youtube.com/watch?v=wGfNDhosIwk

Чараның мәгълүмати партнерлары:

- “ТНВ” телеканалы;
- “ТНВ-Планета” каналы;
- “Болгар” Радиосы (91,5 FM);
- Татар Радиосы (100,5 FM);
- Татарский музыкальный канал TMTV (tmtv-online.ru);
- "Ялкын" журналы (www.yalkyn.ru);
- Татарская деловая газета еТатар (www.etatar.ru);
- Азатлык Радиосы (www.azatliq.org);
- Татар матбугатының дайджест-порталы “Матбугат.ру”;
- “Islam-portal.ru” сайты (www.islam-portal.ru);
- “Интертат.ру” сайты (www.intertat.ru);
- “Безнең гәҗит”;
- “Ирек мәйданы” газетасы;
- “Гаилә һәм мәктәп” журналы;
- www.musulman.su;
- www.muslem.ru Һәм башкалар.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең рәсми элемтә операторы – “Билайн” (ОАО “ВымпелКом”).

Акция турында белешмә

Әлеге акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Беренче тапкыр акция 2006 елда зыялы татар яшьләре оештырган "YZEБEZ" креатив хәрәкәте инициативасы белән уздырылды.

"Мин татарча сөйләшәм!" ("Я говорю по-татарски!") акциясе иң көтеп алган һәм татар телен популяштырган чаралырның берсе.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте,
8-927-430-68-82 Гөлназ
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»