поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.04.2014 Мәдәният

Дамир Сәлимҗанов: Тормыш – иң сәләтле драматург

17 - 23 март көннәрендә республикабыз башкаласында Мәдәният елы кысаларында һөнәри театрлар арасында “Театр язы - 2014” дип аталган XIII фестиваль узды. Фестивальдә Удмуртиянең 6 һөнәри театры катнашты.

Аларның иҗатына бәяне Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау шәһәрләренең иҗади берлекләре, мәдәни идарә органнары, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган жюри бәяләде. Жиңүчеләр “Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», “Иң яхшы рәссам эше”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Өмет” (өметле яшь артист), «Намус һәм дәрәҗә өчен” (күп еллар сәхнәдә хезмәт итүче) номинацияләре буенча бәяләнде.

Минем игътибарымны Дамир Сәлимҗанов фамилиясе җәлеп итте. Глазов “Парафраз” театрының баш режиссеры татар булуы белән генә түгел, әлеге театрның куйган пьсалары тамашачылар тарафыннан зур хуплау табып, мактау белән күмелгән булуы да кызыксынуымны арттырды.

Сәхнә уңышлары, театр тормышы турындагы һәм ничек режиссер юлын сайлавы турында белү өчен мин Дамир Сәлимҗановның үзенә мөрәҗәгать иттем.

- Дамир әфәнде, театрыгыз уңышларының сере нидә?

- Белмим инде. Күңелебезгә нәрсә хуш килә шуны уйныйбыз. Уйнаган әсәрләребез күпчелек тормышның үзен чагылдыра (тыйнак кына елмая).

- Шулай да, театрыгызның үзенчәлеген нидә күрәсез?


- “Парафраз” Удмуртиядә репертуар буенча түгел, “бродвей”ларча эшләүче бердән-бер театр. Ягъни бер тамашаны уйныйбыз да, яңадан аңа әйләнеп кайтмыйбыз, яңадан-яңа әсәрләр кую белән мәшгульбез. Моның сәбәбе театр бинабызның урын тарлыгы, спектакльләрнең декорацияләрен саклау мөмкинлеге булмау белән бәйле.

- Тамашачының уйналган спектакльләрне тагын да карыйсы килә торгандыр бит? Бу хакта сорыйлармы?


- Һәр тамашабызны диярлек сорыйлар, яңадан бер тапкыр карар идек, диләр. Алар бик үтенеп сорагач, кайбер спектакльләрне киредән торгызабыз. Менә быел да драматург Анна Яблонскаяның “Где-то и около” әсәрен яңадан уйнадык. Бу әсәрне, гомумән, еш сорыйлар. Без аны үз репертуарыбызда калдырырга, вакыт үткән саен, кире уйнарга кирәк, дип килештек.

- Сез үзегез ничек режиссер булдыгыз? Гомерне яңадан үтү мөмкинлеге булса, театр, сәхнә тормышын сайлар идегезме?

- Сайлар идем, мин үземне сәхнәдән башка күз алдына китермим. “Парафраз” төркеменә мин 1983 елда килдем, ул вакытта миңа 15 яшь иде. Театр каршындагы студиягә үземне сәхнәдә тотарга өйрәнү, фокусчы булу теләге белән килгән идем. Чыннан да, фокусчы булу теләгем зур иде минем. Ә театр хыялларымны йотты да миннән актер, режиссер ясады. Әлбәттә, мин моңа беркайчан да үкенгәнем булмады, киресенчә, кулланышка яраклы булуыма сөенә-сөенә уйнадым. Әле балачактан ук рәсем ясау осталыгым да бар иде. Анысы да ярап куйды, декорацияләрне бик теләп ясыйм.

Бик күңелле вакытлар иде ул театрга йөри башлаган чак. Төнге сәгать 12ләргә кадәр репетицияләр ясыйбыз. Яшүсмерләрнең, үзегез беләсез, өйдә утырасы килми, ә минем сәбәп бар - спектакльләргә әзерләнәбез. Рольләр башкарам.

- Быел сезнең театрга 30 ел тулган икән. Шушы 30 ел эчендә хәтерегездә бик нык уелып калган нинди вакыйгалар булды?


- Иң әһәмиятлесе: без үз теат¬рыбыз бинасын үз кулларыбыз белән төзедек. Нигезен салып, кирпечен өеп, түбәләрен үзебез ябып... Төзелеш серләренә эш барышында төшенә дә бардык. Шундый көчле дәрт, теләк белән төзедек без аны, үзебез чыгыш ясаячак сәхнә идәннәрен “Биредә чыгыш ясап, биеп йөриячәкбез”, - дип хыяллана-хыяллана җәйдек. Хәзер кабаттан шушы юлны үтәргә туры килсә, шулай матур, могҗизалы итеп үтә алыр идек микән?! Белмим!

- Бүгенге көндә театрыгызда ничә кеше?


- 14 артист уйныйбыз. Алар арасында халык артистлары да, Удмуртия республикасының атказанган артистлары да, театраль югары уку йортлары студентлары да бар. Төркемебез нык, тату. Шулай булмаганда уңышларга ирешү, иҗат эшен тотрыклы алып бару мөмкин булмас иде.

- Сез милләтегез белән татар. Халкыбызга карата карашыгыз нинди? Татар язучыларының әсәрләрен дә сәхнәдә кую теләге юкмы?


- Рус театрында эшләсәм дә, әлбәттә, мин үземне татар дип хис итәм һәм бу хакта онытканым юк. Әмма мин рус телле татар, ана телен аңласам да, аралаша алмыйм. Татар әсәрләрен куюга килгәндә, Габдулла Тукай әсәрләреннән тыш, башка авторларныкы белән таныш түгелмен. Дөресен әйткәндә, татар әсәрләрен сәхнәләштерү, әлбәттә, була торган эш, әмма әлегә мондый уй туганы булмады.

- Режиссер Сәлимҗанов дигәндә, сезнең белән рәттән Татарстанның танылган режиссеры Марсель Сәлимҗанов күз алдына килә. Әлбәттә, сез аны белмисездер...


- Беләм, ул минем туганым. Бабам - актер Хәким Сәлимҗановның бертуган энесе. Бервакытны абыйлы-энеле туганнар яшь чакларында ук ызгышып киткәннәр дә, башка бер-берсе белән аралашмаганнар. Шуңа күрә миңа Хәким Сәлимҗанов һәм аның улы - Марсель Сәлимҗанов белән күрешү, аралашу насыйп булмады. Беренче тапкыр режиссер Марсель Сәлимҗанов турында мин 8 ел элек кенә ишеттем. Ул бик очраклы гына булды. Самарада Олег Лоевский лабораториясендә актриса Роза Хәйруллина белән бергә эшләргә туры килде. Ул “Син бигрәк тә безнең Марсель Сәлимҗанов кебексең”, - дип әйтеп салды. Алар аның белән Казан театр училищесының татар бүлегендә бергә укыганнар. Әлбәттә, мин Марсель барлыгы турында бабамнан ишетеп белә идем. Ә менә аның тормышы, сәхнә кешесе, режиссер булуы турында белү миңа көтелмәгән яңалык булды. Аннары Марсель Сәлимҗанов турында Интернеттан укып белдем. Ә Галиәсгар Камал театрына баргач, аның башкарган эшләре, иҗат юлы турында күбрәк белдем. Анда да миңа “Марсель белән бик охшашкансыз, кул ишарәләрегез ошаган, бер төрле утырасыз”, - дигән фикерләр яуды. Кызганыч, ул исән чакта очрашу насыйп булмады.

- Димәк, тормыш сәхнә әсәреннән дә катлаулырак... Сәхнә - ул тормышның чагылышы гына, дөнья үзе - иң сәләтле драматург, дип юкка гына әйтмиләрдер.


Дамир Сәлимҗанов белән иҗат чишмәләре саекмавын, яңадан-яңа уңышлар те¬ләп сау¬буллаштым. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: “Театр язы - 2014” фестивалендә “Детектив Агаты Кристи” спектакле белән катнашып, Дамир Сәлимҗанов җитәкчелегендәге “Парафраз” театры “Иң яхшы спектакль» номинациясендә лауреат исемен алды, ә Дамир Сәлимҗанов берьюлы “Иң яхшы режиссер эше” һәм “Иң яхшы рәссам эше” номинацияләрендә җиңү яулады. “Иң яхшы хатын-кыз роле” исеменә дә “Парафраз” театры актрисасы Анастасия Лесникова ия булды.

* * *

Дамир Хәлим улы Сәлимҗанов - драматург, “Парафраз” театрының баш режиссеры.

Удмуртиянең атказанган артисты.
Туган елы һәм урыны: 29 декабрь 1968 ел.
1995 елда Б. Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаган.
“Театральные ладушки” россиякүләм театр фестивален оештыручы һәм аның җитәкчесе. Ул Глазов шәһәрендә 1996 елдан бирле уздырыла.

Дамир Сәлимҗанов режиссер буларак 40тан артык спектакль куйган. Ул бихисап пьесалар авторы, әлеге әсәрләре “Парафраз” театрында гына түгел, Россия һәм чит ил театрларында уйнала.
 


Элмира НИГЪМӘТҖАН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»