16.04.2014 Җәмгыять
Кәҗәсе кыйммәтме, мәзәгеме?..
Яңа Россиянең иң гаугалы сәясәтчеләреннән берсе – Жириновский тиздән үзенең гадәти булмаган юбилеен билгеләп үтәчәк. Апрель азагына чаклы исән-сау яшәсә Жириновскийга быел... 50 тулачак. Автор нидер бутый димәгез, дөресен яздым. Моннан нәкъ ярты гасыр элек Владимир Эйдельштейн дигән 18 яшьлек егет, паспорт алганда, үзен анасының фамилиясе буенча Жириновский дип яздыра.
1990 нчы еллар яңа башланган гына иде әле. “Юрист улы”ның дөньяда барлыгын да белмичә яшәп ятканда, телевизордан бер тапшыру карарга туры килде. Хәтерем ялгышмаса, “Без ретуши” дип атала иде ул тапшыру. Мәскәүдә чыгучы унлап басманың чая журналистлары, чиратлашып, студиянең түренә утырган бөдрә чәчле, кыска муенлы, таза бәдәнле, кызып китеп сөйләшә торган кешегә үзләренең сорауларын бирә. Түрдә җәелеп утырган зат, чәй эчә-эчә, бик кызу һәм бик хисле итеп, тегеләргә үзенең хикмәтле җавапларын кайтарып кына калмый, каршы сораулар биреп, “каләм акулаларына” бәйләнгәләп тә ала. Теле телгә йокмаган җавап тотучының таза чыраеннан берөзлексез тир ага. Тир өстәлгә, өстәлдәге кәгазьләргә, хәтта чәйле чынаякка да тама тора. Кыска муенлы кеше шулкадәр кызган, шулкадәр мавыгып сөйли, ул боларны бөтенләй дә сизми. Эчеп бетерү белән аңа тагын чәй китерәләр, ул тагын эчә, тагын сөйли. Шулай сөйли-сөйли оратор, берзаман үзенә төртмәлерәк сорау биргән корреспондент ханымны студиядән бөтенләй куып чыгаруны катгый таләп итә башлады...
Мин экранга “ябыштым”. Телевизордагы күренеш үзенә күрә кечкенә бер комедияне, хәтта ки, циркны хәтерләтә иде. Янәшә каналдан башланган фильм да онытылды. Әлеге кеше шулай 7-8 тустаган чәй эчкәч, тапшыру азагына якынлашты. Алып баручы, бездә бүген кунакта ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский булды, дип белдерде...
Шушы бер тапшырудан соң бу кешене, аның фамилиясен оныту инде шактый авыр булачак иде. Кая ул оныту, инде менә ике дистә елдан артык Владимир Вольфович атна саен диярлек мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелеккә үзенең барлыгын һич иренми исбатлап тора. Сәбәп, сылтау бармы, юкмы, мөһим түгел. Ул теләсә нинди чебенне тотып, аннан тиз генә фил әвәли, юктан сенсация китереп чыгара ала бит.
Һәркем килешер, мавыктыргыч итеп сөйли белгән кешене тыңлау һәрчак кызык. Ул зат әле тагын килеп акыллы да булса... Радзинский, Михаил Веллер кебекләр сөйли башласа, мин дөньямны шунда ук онытам. Тик кайчак үземне шундый уйда тотам: Жириновскийны тыңлавы кайчакларда хәтта кызыклырак та бит. Аңа гына хас булган сөйләм манерасы, ул кул болгаулар дисеңме, үзгәреп торучы мимика, кискен һәм гадәти булмаган бәяләмәләр, чиксез эмоциональлек. Аны тыңлаганда, беренчедән, талантлы артистны карагандагы кебек ял итәсең. Икенчедән, кайчагында дөрес тә сөйли кебек үзе. Ул чыгыш ясаган заллар гадәттә тулы була, артыннан көтүе белән фанатлары ияреп йөри. Хөкүмәт тирәсендәге кайбер икътисадчылар, акыллыбаш белгечләр, русча сөйләсәләр дә, аларны тылмачсыз аңлармын димә. Һәр җөмләләрендә махсус терминнар, әллә каян кергән серле сүзләр. ЛДПР лидеры халыкның башын аның ише чүп-чар белән катырмый, гади сөйли. “Сез ни өчен президентлыкка үрмәлисез, сез бит дурак!” – дигәч тә, “юрист улы” аптырап калмый. “Дураклар илендә президент та дурак булырга тиеш”, – дип җавап бирә.
Әмма аз гына аналитик акылы булган кеше, җентекләбрәк тыңлаганда, үзе өчен һәрчак берничә дөрес нәтиҗә дә ясый ала. Әйе, беренчедән, монда сиңа җитдилек яраткан Европа түгел, Россия халкына акыллы нотыклар кирәкми, аңа ярымклоун Жириновскийны тыңлавы күңелле. Баш либерал-демократ Россия халкының психологиясен, менталитетын яхшы аңлый. Ул – коеп куйган пиарчы. Әйтелгән сүзенә нинди реакция буласын белеп сөйли. Иң кирәкне вәгъдә итә. Шома итеп хакимиятне тәнкыйтьли. Шунда ук ялагайланып алырга да онытмый. Икенчедән, бу кеше бер шамакай булып, кайчагында тузга язмаганны сөйләп, кеше көлдереп йөрергә дә һич кыенсынмый. Чөнки белә, хәзерге болгавыр чорда төрле скоморохларга, Иванушка-дурачокларга, Хуҗа Насретдиннарга ихтыяҗ зур. Монысы да – үтемле пиар-акция. Халыкның бит азга булса да тормыш авырлыгын онытып торасы, чынбарлыкны истән чыгарасы килә.
Жириновскийны Жириновский иткән тагын бер әйбер – ул да булса җәнҗаллар. Үзенең сәяси капиталының зур өлешен ул скандалларда җыйды. Күңел ачудан һичкайчан баш тартмаган бездәге гавамга моның ише аеруча ошый. Думадагы ул китереп чыгарган йодрык сугышлары, Борис Немцовның чыраена сок сибү һәм стакан атулар, шул ук Думада хатын-кыз депутатны чәченнән сөйрәп йөртү һ.б. – берсе дә калмады.
Ә сүзләре: татарларны Монголиягә куарга кирәк дию, Россияне Һинд океанына чаклы киңәйтеп, анда күн итекләрен юарга җыенуы, илне губернияләштерү белән даими саташулар, Чечняны чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алырга, үрчемәсеннәр өчен анда стерилизация кулланырга өндәүләр, Американың “Плейбой” журналына биргән гаугалы су буе интервьюлары... Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде. “Жирик”ның иң соңгы тәкъдиме – Америкага үч итеп, илдәге барлык “Макдоналдс”ларны ябып кую. Ул тиле түгел, беткә үч итеп тунны утка якмасларын бик яхшы белә. Акча белән патриотизм арасыннан ушлы эшкуар һәрчак беренчесен сайлый. Ләкин Җириновский кебек әтәчкә, таң атамы, атмыймы, кычкырып калырга кирәк...
Гаугалы сүзләр, гаугалы гамәлләр. Чынлабрак караганда мондый кыланмышлар аның хакимияттә, сәясәттә калыр өчен көрәш ысуллары, тезислары икәнен аңлау да авыр түгел. Авырлык безнең өчен шунда, аларның күбесеннән бөекдержавачылык шовинизмы, рус милләтчелеге исе аңкып тора. Башка милләтләрне түбән күрү, куу, эзәрлекләү, шуңа котыртып тору. Территориаль зурлыктан болай да сулышы кысылган Россияне тагын да киңәйтү, милитаризация, ягъни икътисадны хәрбиләштерү кебек шикле проектлар, уйланылмаган башка күп дуамаллыклар.
Мәхәлләсенә күрә мулласы дигәндәй, Жириновский феномены бары Россия кебек үзенчәлекле, мантыйк бик үк эшләп җиткермәгән, кәҗәсеннән бигрәк мәзәге кыйммәтрәк саналган илдә генә яши аладыр. Европада андыйларны менгерсәләр дә, театр сәхнәсеннән югары менгермиләр булыр. Ләкин Россияне бөтенләй бетереп ташлыйсы да килми. Биш тапкыр президент сайлауларында катнашып, халыкның аны Кремльгә үткәрмәскә акылы җитте. Киресенчә булганда, Жириновскийдан ХХI гасыр Нероны чыгып, дуамаллыклары белән илнең җелегенә үтеп, теңкәсенә тиеп (“минем кулларым чиста, тик президент булып сайлансам, алар терсәктән канда булачак”), ихтимал, киткәндә дә Римның шул императоры кебек: “Нинди бөек артист үлә!” – дип бакыйлыкка күчкән булыр иде. Тик әлегә “юрист улы” исән-сау, ә итекләребезне Һинд океанында юудан безне Аллаһы үзе саклый.
Язма башында искә алынган “юбилей”га килгәндә исә, Жириновскийның аны билгеләп үтүе бик тә шикле. Рус шовинизмы рупоры булган затка үзенең кайсы милләт вәкиле икәнен аудиториягә кат-кат искәртеп торудан бер генә файда да юк бит.