16.04.2014 Авыл
Язның бер көне ел туйдырырмы?
Узган еллардан аермалы буларак, быел язгы ташу да, гөрләвекләр дә үзен артык сиздермәде. Төннәре шактый салкын булса да, көндезләрен тотрыклы җылы һава тәэсирендә әкренләп эрегән кар сулары җиргә сеңә барды. Авыл хуҗалыгы белгечләре бу кадәресен дә уңайга юрый: җирнең өске өлешендә дым катламы башка еллардагыдан күбрәк булыр дигән өмет бар. Көзге культураларның тамыр системасы ныгып китсен өчен нәкъ менә шундый һава торышы кулайрак, диләр.
Исәпләсәң, исләр китә
2 миллион 800 мең гектар мәйданда язгы кыр эшләрен башкарып чыгасы бар. Шуларның 1 миллион 580 мең гектарын – бөртекле һәм кузаклылар, 563 мең гектарын – көзге, 981 мең гектарын – күпьеллык үлән, 286 мең гектарын – техник культуралар, 184 мең гектарын кукуруз тәшкил итә. Җирнең 500 мең гектарын тирәннән сөреп, калганын өстән эшкәртеп чыгасы бар. Бу кадәр эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкинме? Моның өчен тагын ниләр эшләргә?
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, республика кырларында язгы эшләрне башкарып чыгу өчен 11,2 миллиард сум акча кирәк. Ә барлык чыгымнарны исәпкә алганда, бу сумма тагын да арта – 27 миллиард сум акча булу шарт. Мондый астрономик сумманы хәтта Татарстан кебек киң колачлы республикага да тиз генә табуы, билгеле, җиңел түгел. Ярый әле күп хуҗалыклар язгы кыр эшләренә шактый вакыт алдан әзерләнә башлый. Гамәлдә бу эш урып-җыю тәмамлану белән үк башланып китә.
Чыгымнар турында сүз башлаганбыз икән, инде бер гектар чәчүгә күпме акча кирәген дә ачыклап узыйк. Үзем белгән кадәресен генә санаганда да, 1 гектар чәчүгә тотылган чыгымнар уртача 3900 сум тәшкил итә. Шул исәптән орлыкка – 350 сум, орлык препаратларына – 200 сум, запас частьларга 350 сум кирәк. Моңа тагын гектарына 60 кг тәэсир итү көченә ия булган минераль ашламалар, 800 сумлык ягулык-майлау материалларын һәм башка чыгымнарны да кушасы. Әле бит хезмәт өчен түлисе дә бар.
Тулаем алганда, республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек начар түгел. Акчасы да, мөмкинлекләре дә табыла тора. Игенчеләр республика җитәкчелегенә рәхмәтле. “Татнефть” һәм “ТАИФ” җәмгыятьләре, узган еллардагы кебек, быел да авыл хуҗалыгына кулдан килгән кадәр ярдәм итә.
Дымны ничек саклыйсы?
Ярый, бу эшләрне вакытында башкарып чыктык та ди. Гектарыннан, ким дигәндә, 25-30 центнер уңыш алырлык чыгымнар сарыф ителеп тә, табигать шартлары без көткәнчә булмаса? Ни генә дисәк тә, бу кадәресе Ходай хозурында шул инде.
Игенченең бурычы исә – югары уңыш алыр өчен үзеннән торганның барысын да эшләү. Татарстан шартларында сөрү җирендә көзен, кышын, язын һәм җәен җыелган дымны мөмкин кадәр озак саклау бик мөһим. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, соңгы дүрт-биш елда корылык никадәрле генә аяк чалырга маташса да, барлык технологик таләпләрне үтәп барган хуҗалыкларда уңыш елына күрә яхшы булды. Моның өчен бары тик туфракның өске катламында дым уртача 99 миллиметрдан да кимемәскә генә тиеш. Татарстанда ул 2010 елда – 99 миллиметр, 2011 елда – 137, 2012 елда – 87, ә узган ел нибары 62 миллиметр булган. Барлык тиешле агротехник чараларны вакытында башкарып чыгу, шул исәптән “коры сугару”, ягъни бөртекләр шытып чыкканчы һәм шытып чыккач та кырларны тырмалау кирәк, ди белгечләр.
Тычканнар азына
Көзге культураларга килгәндә, аның мәйданы быел узган елгы белән чагыштырганда күбрәк. Көзге бодай – 272 мең, арыш исә 300 мең гектарда чәчелгән. Моңа әле 15400 гектар мәйданда чәчелгән тритикалене дә өстисе була.
Игеннәрнең торышы яхшы булса да, кырда тычканнарның үрчеп китүе борчый. “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы белгечләре әйтүенчә, тычканнар көзге культуралар белән беррәттән күпьеллык үләннәр үскән ышыграк урыннарны, бигрәк тә урман һәм юл буйларын үз итә. Тычкан ояларының саны көзге культураларның бер гектарында 30дан, күпьеллык үлән мәйданында 70тән арткан очракларда зарарланган мәйданнарны махсус препаратлар белән эшкәртү киңәш ителә. Тычканның үсемлекләр өчен генә түгел, кеше организмы өчен дә куркыныч тудыру мөмкинлеген онытырга ярамый.
Чүпрәлеләр иң алда
Апрель аеның тотрыксыз һава шартлары язгы кыр эшләре барышын шактый тоткарлады дияргә була. Кар инде эреп юкка чыкты дип, көзге культураларны тукландырырга чыккан игенчеләрне шиккә салып, республиканың барлык төбәкләренә диярлек янәдән кыш килде. Өстән кар явып торганда уҗымнарны тукландыруның файдасы шулкадәр генә булырга да мөмкин иде шул. Дөрес, язын яуган карның гомере кыска була. Игенчеләребез берничә көннән янә кырда иде. Кем әйтмешли, көнне төнгә ялгап эшләү нәтиҗәсендә, республика хуҗалыкларындагы көзге культураларның – 46,6, күпьеллыкларның 20 проценттан артыгы тукландырылды да инде.
Язгы кыр эшләрендә өлгерлек күрсәтүче районнар арасында соңгы елларда беренче тапкыр диярлек Чүпрәле районы хуҗалыклары булуы да сөендерә. Чүпрәлеләр – 7 мең гектарга якын мәйданда көзге культураларны ашларга өлгергән. Уҗымнарны тукландыру шулай ук Буа, Апас, Зәй, Сарман һәм башка кайбер район хуҗалыкларында да оешкан төстә бара.