поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
14.04.2014 Җәмгыять

Түбән тәгәрәү тиз икән

Төн уртасында телефоным шалтырый. Йокы аралаш сүндереп куйганымны аңламый да калганмын. Аннары берничә тапкыр смс килгән тавыш та ишетелде. “Зөлфиянең хәле авыр. III төркем кан кирәк. Тизрәк бул”, – ди­елгән. Зөлфия белән – без ике буын туганнар. Тиз җыенып, Казаннан Чаллыга кузгалдым.

Нинди акыллы, тырыш, чибәр кыз иде бит бу Зөлфия! Әниләре Сәгыйдә апа, яшьли тол калып, биш баласын ялгызы үстерде. Төпчек булгангамы Зөлфиягә җил-да­выл тидермәде шул. Мәктәп­не тәмамлагач та, югары белем алам дип талпынмады, райондагы СПТУга гына барып керде. Әтисе вафат булганнан соң, Зөлфиянең ир­кенләп йөри башлаганын, салгалаганын ишеткәнем булды. Аптырагач, Сәгыйдә апага әйткәләп тә карадым. Тик әнисе аны гел яклап чыкты: “Кем әйтте аны? Кешесен әйт. Хәзер барып иманын укытам. Минем кызым андый түгел”, – дия торган иде. Начар сүз тиз ишетелә шул. Зөлфиянең егетләр белән генә түгел, хатынлы ирләр белән йөргәнен дә ишеттем. Кеше тормышына кысылып булмый бит инде. Кайчак дәшми дә калырга өйрәндем.

Бервакыт барлык туганнар Сәгыйдә апаның туган көненә җыендык. Зөлфия бер егет алып кайткан. Яше утызны узып китсә дә, үзеннән шактый гына яшь егет эләк­тергән бу. Карап торышка болай тыныч күренә. Мин тәвәк­кәлләп әйтергә булдым. “Илдар, иртәгә кич апаның туган көне. Әйдә, болай йөрмәгез, иртәнге якта сезгә никах укытып алабыз”, – дидем. Илдар ризалашты. Ә Зөлфия... Аның шулвакыттагы күз карашы әле дә күз алдымда. Илдар өенә кайтып киткәч, Зөлфия­дән нинди генә сүз ишет­мәдем. “Минем тормышымда ни эшең бар? Мин синнән ир сорамадым. Болай да рәхәт яшим”,– димәсенме? Ә миңа Сәгыйдә апа кызганыч иде. Ирсез калу түгел, кызының кыланмышлары картайтты бит аны.

Шулай да дөнья түгәрәк­ләнеп киткәндәй булды. Зөлфия тупырдап торган кыз бала тапты. Кечкенә Әминә тиз үсте. Аңа өч яшь тулганда, Зөлфия тагын салгалый башлады. Ире тәмам аптырады. Еш кына телефоныма шалтыратып: “Мин болай яши алмыйм. Берәр нәрсә эшләгез инде. Иптәш кызлары белән эчеп йөри. Кайчак өйгә дә кайтмый”, – ди бу. Мин тагын Сәгыйдә апаның телефонын җыям. Ә аның үз туксаны туксан: “Оятсыз кияү булды инде ул. Нәрсә җит­мидер?” – дип кенә җавап бирде. Җан тартмаса да, кан тарта, диләр бит. Зөлфиянең болай тү­бәнгә төшүен күреп, йөрәк өзгәләнде. Үзе белән әллә ничә тапкыр сөйләшеп карадым, тик ул мине тыңла­мады да. Ике көнгә генә тү­гел, атналар буена чыгып югала башлагач, эчкә шом керде. Ул вакытта бик кайгырдык. Ярый ла, дус кызы шалтыратып дөресен сөйләп бирде.

“Зөлфиянең сөяркәсе бар. Гаиләле кеше. Үзеннән шактый олы яшьтә. Хатыны бик эчә икән. Менә хәзер Зөлфияне кешелектән чыгарырга йөри инде. Килгән саен бер ярты алып килә. Тегесе шуны эчеп сыйлана. Икесе бергә фатир “снимать” итә­ләр. Сез аны эзләп тилергән­дә, алар “бабай” белән күңел ача бит. Теге ир Зөлфиядән бернәрсә дә кызганмый. Өс-башын карый, нәрсә теләсә, шуны алып бирә. Аңа бала кирәк түгел. Мөмкин булса, кызын үзеңә ал. Эчкечеләр арасында үсә бит. Дус кызлары да үзе кебек, хәмер яраталар. Биш яшьлек булса да, бала аңлап үсә, барысын да күрә. Айнытырга иде аны”, – ди бу.

Зөлфия Сәгыйдә апаны бик борчый иде. “Авырыйм мин. Сиңа күпме генә әйтер­гә теләмәсәм дә, әйттердең. Миндә ямаш чир таптылар. Ашказаным да авырта, аналыгымда да шеш, диләр. Озак яшисем калмады. Әлегә дәвалану курслары үтәм. Күрше районга барып йө­рим. Миңа 12 мең сум акча кирәк. Бирмәсәң – үләм инде. Ике метр җир җитәр”,– дигән сүзләр дә әйткән.

Сәгыйдә апаның ике улы юл фаҗи­гасенә эләктеләр. Олы кызы Мәскәүдә яши, уртанчысы Әлмәт якларына кияүгә чыкты. Алар сеңелләренең болай йөргәнен кабул итә алмадылар. Икесе дә урында эшли. “Без сеңлебез бар дип әйтергә оялабыз. Очрашкан саен күпме генә аңлатып карасак та, бернинди файдасы булмады. Алган кредитларын түләштек. Баткаклыктан чыгарга булыштык. Тик ул барыбер үзенекен эшли”, – ди Миннәрия апасы.

Сәгыйдә апаны минем әнием Фәридә якын итә. Ул мине – бердәнбер баласын гел апасына булышырга, яр­дәм итәргә кирәк дип үс­терде. Шуңа да үз гаи­ләмнең тынычлыгын куркыныч ас­тына куя-куя, кулымнан кил­гәнчә ярдәм итәргә тырышам.

Чаллы хастаханәсенә барып та җиткәнбез икән. Каршыма очраган табиб: “Туганыгыз яшәү белән үлем арасында. Исән калуын әйтү кыен. Юл һәлакәте коточкыч булган. Балалары бармы?” – дип сорады. Шулчак кори­дорның бер почмагында Ил­дар күренде. Кызын да иярткән. Кечкенә Гөлсу: “Апа, миңа син әни бул әле!” – дип кочагыма сарылды.

– Мин әниемне бик яратам! Тик башка аның белән яшисем килми, – димәсенме бала!

Әлегә Зөлфиянең тернәк­ләндерү үзәгеннән дәвала­нып кайтканын көтәбез. Бу фаҗига аңа сабак булырмы, анысы билгесез. 


Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 53 | 12.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»