поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
13.04.2014 Дин

Имам ул ферма мөдире кебек

Пычрак савытта тәмле аш пешми. ТР Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, менә шундый әйтемнәр китереп, образлы сөйләргә маһир. Китергән мисаллары да һәрвакыт диярлек үз яшәе­шебездән, көн күрмешебез­дән алына аның.

Узган җомга санында бер укучыбызның хатына хәзрәтебез бик төпле итеп җавап биргән иде (“Имам надан булса”). Җавап кыс­карак булды, ахры. Әлеге язма, сорау-җавап уңаеннан бик күп шалтыратулар булды. Бөтен нәр­сәне әдәпкә кайтарып калдырып булмый бит инде, ди­ләр шалты­ратучыларның күбесе. Баш казый аларга болайрак җа­вап бирде.

– Мин бу дөньяга гүзәл әхлак урнаштырырга килдем, – дигән Пәйгамбәребез. Бөтен ислам дине, исламның бөтен гыйлеме адәм баласында әдәп-әхлак тәр­бияләүгә кайтып кала. “Әдәбе булмаган кешенең сөннәте кабул булмас, сөннәте кабул булмаган кешенең бер гамәле дә кабул булмас”, – дигән ул. Укыган бөтен намазларыбыз, тоткан уразаларыбыз, алган гыйлемнәребез ха­кыйкатьтә үзебездә әдәп-әхлак тәрбияләү өчен. Гомумән, әдәпне гыйлемнән аерып куеп булмый. Иң әүвәл кеше ышана, аннары гамәл кыла. Шушы гамәле аны әдәпкә алып барырга тиеш. Әл­бәттә, укырга, гыйлем алырга ки­рәк. Кылган гамәлеңнең дөрес­леген белү өчен гыйлем кирәк. “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килер. Моны шуннан белерсең: алган гыйлемең нәтиҗәсендә үзең­дә булган кимчелекләрне күрә башларсың”, – дигән Пәйгамбә­ре­без. Дөрес, бүген авылда Коръән­не карап укый алмаган хәзрәтләр дә бар. Моңа бит алар гаепле түгел. Яшьләрнең бер­сенең дә авылга имам булып кайтасы килми. Бүген менә Казанда данлыклы хәзрәт булып йөриләр. Авылга кайтып карадылар бит алар. Бер­сенең дә анда каласы килмәде. Әгәр авылда әзерлекле хәзрәт юк икән, моңа авыл халкы гаепле. Бер кешене укытып, имам итеп тоту – авыл халкының бурычы. Инде кемдер бу вазыйфаны алып бара икән, канына тоз салып, аны аптыратмаска кирәк. Кайт та эш­лә, мәчете булган, шул ук вакытта имамсыз авыллар дөнья бит.

Әнә Иблис күпме укыган, фәрештәләрне укыткан иде. Күп­ме гамәл-гыйбадәт кылган иде. Әмма Әдәм галәйәссәламгә сәҗ­дә кылмады. Мин нинди зур галим, шул буш әйбергә ничек гыйбадәт кылыйм, диде. Безгә Аллаһы Тәгаләнең дәресе бу. Бер мәчеткә кереп сәҗдә кыласың икән, син бит каршыңдагы ул имамга түгел, Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кыласың. Укытып, әзерләп, имам итеп кайтаралар икән, анда башка мәсьәлә. Яхшы итеп Коръ­ән укый, әдәп-әхлагы да әйбәт икән, аңа ниндидер бер олы кеше юл куймыйча йөрсә, бу инде дөрес түгел. Бу очракта авыл халкы гөнаһлы була. Чөнки гыйле­менә, әхлагына карап имамны куярга тиеш. Билгеле, ул әдәпсез, тәртипсез икән, ашыкмаска ки­рәк. Гыйлем әле ул, беренче чиратта, мәгълүматы күп дигән сүз. Ул укыган, яттан фәлән хәтле хәдис, аять белә, ди. Тик бит әле аны тормышта, урында куллана белү дигән нәрсә бар. Менә Со­гудиядә укып кайткан яшьлә­ре­без дә шактый күп хәзер. Әти-әни хакы турында алардан да күбрәк хәдис белүче юк. Әмма авылда эшләргә мөмкинлек юк дигән булып, картайган әти-әниләрен калдырып киттеләр дә бардылар. Югыйсә кайберләре­нең хәйран мөмкинлеге дә бар иде. Шулай булгач, әти-әнине хөрмәт­ләү кирәклеге турында вәгазь сөйләргә аның ни хакы бар?!

Гомумән, әдәпле имаммы, гыйлемле имаммы дип мәсьәлә­не кую дөрес түгел. Әгәр әдәпсез икән, ул мәгълүматка гына ия. Әгәр үз-үзен тота, нәфесен йө­гәнли алмый, телен тыялмый, туганнары белән начар мөгамәлә­дә, әти-әнисен карамый икән, аның яттан ничә аять, ничә хәдис белүендә нинди файда бар?! Миңа бер кеше килде. Үзе дә, әнисе дә, хатыны да мәдрәсә бетергән. Тагын кайсы мәдрәсәгә кереп укыйм микән, дип сорый бу. Гыйлемең җитмимени, тагын нәрсәгә, дип сорыйм; белгәнең белән гамәл кыл, дип киңәш бирәм моңа. Сөйләшә торгач, шундый мәсьәлә килеп чыкты.

Моның анасы мәдрәсәдә укыганда, әти-әниеңә уф дип тә әйтмә, дигән бер аять өйрәнгән. Хәзер еш кына улына, килененә, сез миңа уф дип тә әйтергә тиеш түгел, дип аятьне искә төшерә икән. Килен үз чиратында, син мине аерым бүлмә белән тәэмин итәргә тиеш, анда синең ту­ганнарың шакымыйча, минем рөхсәттән башка керергә тиеш түгел, дип дәгъва белдерә ди. Ике бүлмәле фатирда мондый таләпне ничек үтисең?! Син гыйлемле икәнсең, менә шушы аять белән хәдисне килештер. Әгәр шуны килештерә алмыйсың икән, тагын бер мәдрәсәгә кереп укуың нәрсәгә кирәк?! Галим имам әдәпле дигән сүз инде ул. Әдәбе юк икән, ул инде галим түгел. Халык бит аның нинди машинага утырып йөргәнен, нинди акчага яшәгәнен, үзен ничегрәк тотканын да белә. Кешеләр белән килешә алмаса, һаман тавыш-гауга чыгарып йөрсә, бу гыйлемлелек булмый бит инде. Менә райондагы хакимият башлыгы югары белемле, ди. Шул ук вакытта районда фән кандидатлары, докторлары булсын. Әмма беркем дә, нигә докторны башлык итеп куймыйсыз, дип тавыш чыгармый.

Тагын бер мисал. Авылда фер­­­ма, аның мөдире бар. Аны зоо­техниклар, ветврачлар өй­рәтеп тора. Бу белгечләрне Казанда доцентлар, профессорлар укыта. Аларны үз чиратында академик­лар өйрәтә. Әмма бер генә профессор, академик та авылга кайтып ферма мөдире булып эшли алмый. Менә имам да, шул ферма мөдире шикелле, кара эштә, гади халык арасында. Согудиядә рә­хәт ул. Азан әйтүгә, мәчет тула. Шунда чыгып намаз укытасы, вә­газь сөйлисе генә. Бездә исә мә­четне дә карарга, иртәнге өченче яртыда мәчетне ачып керергә, төнге унбердә ябарга кирәк. Без­нең, беркайда укымаса да, бик яхшы эшли торган бик күп егетебез бар. Минем белемем бар, дип масаеп йөр­гәнче, эшләп күрсә­тергә ки­рәк. Югыйсә аена унар-ун­бишәр мең сум акча бирәбез, дип торучы авыллар бар. Кил­сеннәр дә эш­ләсен­нәр. Килгән халык янында, мин укыган, шу­ларны-шу­лар­ны бе­ләм, дип дәгъ­валап йөрү һич тә галимлек­кә керми. Шуны белсен­нәр иде: урын кешене бозмый, урынга кую кешегә бозыклыгын күрсә­тергә мөм­кин­лек бирә, – дип сөй­ләде ул безгә.  


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 52 | 11.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»