поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.04.2014 Җәмгыять

Авылда яшәү уңайлыракмы, шәһәрдәме? (Сораштыру)

Россиялеләрнең 72 проценты – шәһәрдә яшәүчеләр, ләкин шәһәрнең үзендә туганнар саны 55 процентны тәшкил итә. Шәһәр уңайлыкларыннан баш тартып, “авылга кайтасы иде” дигән уй белән яшәүчеләр дә аз түгел, андыйлар – 40 процент. 32 процент кеше, киресенчә, авылдан шәһәргә күчәр идем, дип хыяллана.

Галимнәр берничә елдан соң Татарстанда да авыллардан якын-тирәдәге зур шәһәрләргә күченеп китүчеләр саны бермә-бер артачак дип фаразлый. Кайберәүләр, озак вакыт үтмәс, кешеләр саф һава, сыйфатлы ризык, тынычлык эзләп, кире салаларга кайтыр дисә дә, бүген авылларның бушап калуы күзәтелә. Яшьләр зуррак мөмкинлекләре булган шәһәрне сайлый, шунда төпләнеп калырга тырыша. Ә Сез ничек уйлыйсыз: кайда яшәү уңайлырак?

Лилия СӨН­ГАТУ­ЛЛИ­НА, Питрәч авылы:


– Без берничә ел шәһәрдә яшәдек. Балаларыбыз белән бер бүлмәле фатирда гомер кичердек, аннары Питрәчкә күчтек, чөнки шәһәрдә гап-гади арба этеп, иркенләп йөреп булмый, хастаханәгә барыйм дисәң, автобуста – этеш-төртеш, машинада икән, “бөке”, велосипед, чаңгыларны сакларга урын юк. Кешеләрнең нерв­лары какшаган, бер-берсенә кычкыралар. Ә биредә безгә рәхәт, якында гына балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр, бассейн бар. Балаларны уйнарга курыкмыйча чыгарып җи­бәрәсең. Әмма юлсыз, мәк­тәпсез, кибетсез авылларда мин дә тормас идем. Шулардан туеп, кеше шәһәргә чыгып китә, сыерчык оясы кадәр кысан фатирда акча түләп тора, пычрак һава сулап, ял күрмичә, көне-төне эшли. Кире авылга кайтыр иде, эш булмау куркыта. Рос­сиядә шәһәр белән авыл арасында – зур упкын. Көнбатышта алай түгел, 10 йортлы авылларда да тулы канлы тормыш белән яшәп була. Авылларда яшәү шартлары шәһәрнеке кебек булса, аннан качучы булмас иде.

Фирдүс ТЯМАЕВ, җыр­чы:


– Авылда да, Казанда да эшлим. Авылда йорт салдым, шәһәрнең ыгы-зыгысын яратмыйм, шуңа тизрәк әни янына таям. Авылда да хәзер начар яшәмиләр, шартлар шундый ук. Тырыш кеше кайда да акча эшли ала. Эчеп, тәмәке тартып, төш вакытына кадәр йоклап ятсаң, шәһәрдә дә, авылда да ач калачаксың. Авылдан шә­һәргә китүчеләрне бигүк аңлап бетермим, шулай да кешене ризык йөртә, гаепләп булмый, кем кайда яшәргә тели, шунда тормышын корсын.

Илфак ШИҺАПОВ, про­­дюсер:


– Гомер буена мал асрап, колхозга бил бөккән ата-аналар балаларына: “Ни­чек итсәң ит, ләкин авыл­да калма”, – дип тукыды. Кешеләр шәһәргә уңай­лы җылы бәдрәф эзләп чыгып китте. Кайчан да булса авылга кайтырмын дип уйлыйм, туган ни­гезгә барлык уңай­лыклар белән ремонт ясадык. Шә­һәрдә яшәгән булабыз инде. Ә менә авылдан ялларга шәһәргә килгән кеше Камалына да бара, концертын да карый, аквапаркта да ял итә, кафесына кереп күңел ача. Мин, мәсәлән, Казанда 10 еллап яшим, Камалда спектакль караганымны, Бауманда йөр­гәнемне хәтерләмим, лә­кин “Илфак Казанда яши” дигән сүзе бар. Шәһәрдә инде табигый ризык эзләп ашау проблемага әверелә, кибеттәге яшелчәләр химия белән үстерелгән. Корсак, сәламәтлек турында уйлаган кеше авылга таба карый башлады.

Рашат ЯКУПОВ, укытучы:


– Мин – шәһәрдә яшәү­че җиденче буын вәкиле, шуңа күрә авыл тормышы минем өчен, гомумән, кызык түгел. Салада яши алмас идем. Беренчедән, менталитет башка, тормышка караш икенче, андагы мәдәният дәрә­җә­сен­нән дә канәгать түгелмен. Белем эстәү ягыннан авылда мөмкин­лекләр чик­ләнгән, ниндидер бер кысаларда яшиләр кебек тоела. Казан – минем өчен иң кулай шәһәр, ул Мәскәү кебек зур мегаполис та түгел, кечкенә дә түгел. Уку йортлары күп, музей, театрлар, китап­ханәләр... Шәһәргә килеп, авылны сагынып яшәүче­ләрне аң­ламыйм, кайтсыннар да яшәсеннәр! 



Ватаным Татарстан
№ 52 | 11.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»