поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.04.2014 Җәмгыять

Римма Ратникова: «Минем күзләр әле һаман зәңгәр»

Минем аны депутат буларак түгел, хатын-кыз буларак ачасым килгән иде. Һөнәрләребез бер булу сәбәпче булдымы, әллә хатын-кыз белән хатын-кызның уртак сөйләшер сүзләре шактыймы – әңгәмәбез ихлас һәм ачыктан-ачык килеп чыкты кебек.

Әтисен искә алганда (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. – Г.Җ.) күңел бушатучы күз яшьләре дә ташып чыкты, кызы – бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, депутат Римма Ратникова һөнәренә Атлас абыйның атап әйткән сүзләреннән рәхәтләнеп көлештек тә. Хәер, һәр нәрсәнең үз тәртибе бар, дигәндәй...

«Сорыланыр әле күзләрең»

– Римма Атласовна, сүзне хакимияттәге хатын-кызга булган караштан башлыйсым килә. Көчсез җенес вәкиленнән көчле хатын-кыз формалашуын бездә кем генә яратып кабул итә икән...


– Ул һәр кешенең үз карашыннан торадыр инде – хакимияткә килеп, үзеңнең хатын-кыз икәнеңә басым ясап утырудан файда бармы икән?! Хакимияттә бит ул җенес дигән төшенчә юк һәм мин анда хатын-кызның хокукларын кысалар, аның белән санлашмыйлар дип тә әйтә алмыйм. Үзеңне ничек куйсаң, тәгәрмәч тә шулай тәгәри. Шәхсән үзем 2004 елда депутат булып сайландым, аңа кадәр журналистика тармагында хезмәт куйдым. Депутат булып сайланганчы, җитәкчеләр миндәге эш тәҗрибәсе, оештыру сәләте, максатларны тормышка ашыру нисбәтеннән оеткы күргәннәрдер, дип чамалыйм.

– Алайса, дәүләт советындагы ир-ат депутатлардан хатын-кызга карата булган «ташламалы караш» белән очрашмадыгыз?


– Очраштым. Бер ир-ат депутат, мин эшли башлагач: «О-о, кара әле, синең күзләрең нинди зәңгәр икән», – диде. «Әйе шул», – дим. «Алар озакламый соры төскә керәчәк», – диде ул, үзенчә нәтиҗә чыгарып. Хәзергәчә аның ник алай дип әйткәнен аңлый алмыйм, әмма күзләремнең төсе үзгәрмәде. (Көлешәбез.) Мондагы – Дәүләт Советы эшендә, депутат биләмәсе хезмәтендә, журналистлар берлеген җитәкләүдә югалып калмадым дип беләм. Чөнки мин аңа кадәр инде үземне иң җаваплы һөнәрләрнең берсендә – журналистикада сынаган идем. Алган белем, эш тәҗрибәсе миңа кешеләр белән мөгамәлә корырга да ярдәм итте, шуңа да мин ир-атлар белән бер адымда атларга өйрәнгәнмендер. Хатын-кыз булуың белән генә горурланып йөреп булмый – син үз тармагыңда балык кебек йөзә белергә тиеш. Мин депутатлыкка Юрий Камалтынов белән бер чакырылышта сайланган идем. Фәрит Хәйрулловичтан «Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә» тармагын бирүен сорагач, башта: «Хатын-кызларның ул тармакта эшләгәннәре юк иде, социаль тармакка күз тот», – кебек киңәш ишеттем. Әмма барыбер үз әйткәнемдә нык тордым – 131 нче федераль законга нигезләнеп эшләүче тармактагы кураторлык эшен Фәрит Мөхәммәтшин миңа ышанып тапшырды.

– Моңарчы ир-атлар җитәкләгән тармакка кереп китеп, тирәнтен йөзә башлагач, никләр алындым икән, дип өзгәләнүләр булмадымы соң?


– Юк, безне суга ыргыттылар һәм без йөзәргә өйрәндек. Гаилә кодексы белән эшләү шулай ук кызык процесс булды. Татарстандагы бер хәл аркасында, без Россия күләмендә «таныла» яздык. Шундый хәл булды: 18 яшьлек егет белән 16 яше тулып җитмәгән кыз бала өйләнешергә тели, ата-ана да риза, әмма гаилә кодексы нигезендә, 16 яшь тулмыйча гаилә кору тыелган. Әлеге кыз аборт ясатырга мәҗбүр булган, егет исә төрмәгә эләкте. Менә шундый фаҗига аркасында, без төзәтмә керттек: четерекле хәлләр килеп туганда Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәскәүгә исә бу начар авторитет буларак барып иреште: бер журналист, Татарстанны азгынлыкта гаепләп: «Озакламый аларда күпхатынлылык булыр, алар, яшь кызларны әрәм итеп, кияүгә бирергә тотыныр», – кебегрәк гаеп ташлады. Без, әлбәттә, яхшы итеп җавап кайтардык, хәлне аңлаттык, кайбер очракларда ниндидер кечкенә генә төзәтмә дә зур фаҗигаләрдән саклап калырга сәләтле икәнен төшендердек. «Парламентская газета»га мин үзем журналист буларак җавап яздым – әлеге «сенсация артыннан куучы» журналистны эшеннән алдылар, республика өстеннән яла төште.

– Сезнең җитәкчелектәге команда ярдәмендә, Татарстан, ниһаять, тулы канлы гимнлы да булды әле?


– Әйе, 20 ел сүзсез гимн белән яшәгәч, без, ниһаять, аңа туры килгән шигырь текстын таптык. Ике йөзгә якын вариант арасыннан шагыйрь Рамазан Байтимеровныкы сайлап алынды (шагыйрьнең кызы әлеге вариантны тулаем эшкәртеп җибәрде, патриотлык хисе белән сугарды, дисәм дә буладыр). Бик матавыклы эш булды ул – әлеге ике дәүләт телендәге гимн Татарстанда яшәүче һәркемнең күңеленә, диненә, кыйбласына туры килергә һәм шул ук вакытта милләтпәрвәрлек, горурлык хисе дә җиткерергә тиеш иде. Шөкер, ул, күп эзләнүләрдән, шомартулардан соң, шулай килеп чыкты да. Мин Татарстанның гимны сүзләрен төнлә уятып сорасалар да җырлап бирә алам инде. (Рәхәтләнеп көлешәбез).

Саквояжда – мандарин һәм сохарилар...

– Римма Атласовна, Сезгә дә күпләргә әйткән фикеремне әйтәсем килә: иң әйбәт кешеләр авылдан чыга бугай ул?


– Башка төрле фикер дә яши инде ул – янәсе, авылдан киләләр дә шәһәрне басып алалар... Ә болай мин әлеге фикер белән килешми дә булдыра алмыйм – авылдан чыкканнар тырышрак, үҗәтрәк алар. Мин дә үземнең һәр уңышымны Лениногорскиның бәрәкәтле туфрагыннан килә дип исәплим. Әнием – укытучы Лена Сабирҗановна бик затлы нәселдән минем. Журналистлар алдында аның турында ачылып сөйләгәнем юк, бик озак вакыт ул үземә дә сер булып калган иде: әнием – Ризаэддин Фәхретдин нәселеннән. Мин туганда, әнием әле Казан педагогика институтында укыган. 1 майда мин туганмын, 1 июньдә сессия башлана бит инде. Әни минем белән сессия бирергә киткән: ул аудиториядә утыра икән, мин – коридорда коляскада ятам. Уянып елый башлауга, идән юучы апа әнине: «Чапаева, синеке елый», – дип чакырып чыгара икән. Шулай итеп, мин инде бер айлык вакыттан бирле белем чишмәсен казый башлаганмын!

– Сез Лениногорскида озак яшәмәгәнсез бугай, Римма Атласовна?


– Миңа – 6, сеңлем Ритага 2 яшь тулганчы яшәдек. Федотовка дигән керәшен авылында әни мәктәптә укытты, әти партиянең югары уку йортында белем алды. Анда бер керәшен әбисендә фатирда тордык. Ул өйне бик яхшы хәтерлим: җир идән, өйнең кыл уртасында тукыма туку станогы, уңда – бозау, сулда – мич һәм аның артында казлар. Ул казларның усаллыгы, мин сиңа әйтим – ишектән керә-керешкә башларын сузып ысылдарга гына торалар. Без – сеңлем һәм әни белән сәке кебек җирдә йоклыйбыз. Аннан әти кайтты! Мин аның кайтып керү картинасын шуның кадәр анык хәтерлим – әле кичә генә булганмыни: каракүл якалы соры пәлтә, ян-яклары күк төстәге күн белән эшләнгән ак фетр итекләр – сүз белән сөйләп бетереп булмаслык матурлык! Көчле куллар, безне күтәреп алып, кызым, дип сөя... Аннан әти саквояжын ача, ә анда хуш исле мандариннар һәм сохарилар!.. Шундый сагынам әтиемне – быел киткәненә дә 11 ел булды...

– Әтиегез кырыс кеше идеме, Римма Атласовна, каеш белән тәрбияләү сездә булдымы?


– Әти бик яхшы кеше булды: бик җитди, кырыс, өстәл сугып сөйләшкән чаклары булса да, аның күңеле нечкә иде. Кайда гына хезмәт куйса да, тырышып эшләп, кешеләр мәнфәгатен кайгыртып яшәде. Мин 1-2 нче сыйныфларны Мамадышта тәмамладым, өченчене – Сабада, дүртенчедән башлап Кукмарада укыдым. Әти кайткач, безнең «җир идәннәр» тарихы бетте – Мамадышта инде хәтта үз фатирыбыз да булды. Мин икенче сыйныфка барган вакытта гаиләдә төпчегебез – энем Рафаэль туды. Әти белән әни эштә булу сәбәпле, 8 яшемдә мин ике туганым өчен җавап тотучы зур кеше идем инде. Менә шунда каеш дигәннәре дә сыртыма бер тапкыр төште. Әти өйдә, миңа Рафаэльне кулга алып киендерергә кушамы шунда, йоклатыргамы – анысын ачык хәтерләмим. Әмма мин: «Алмыйм», – дип, үз киремә катып басып торам. Шунда әти, чалбарының каешын суырып алды да мине тәртипкә өйрәтте! Хәзер менә дискуссия бара инде ул, янәсе, бала тәрбиясендә каеш кирәкме? Шәхсән, мин бер тапкыр булса да кирәктер дип саныйм. Миңа да ул тарих гомерлеккә сабак булды: әти әйткән икән, димәк, закон, сүз көрәштерергә кирәкми! Әтинең башка беркайчан да миңа тырнак белән дә чиерткәне булмады. Ә Рафаэльне карау, аның чүпрәкләрен юу аркасында, башта начар билгеләр һәм начар почерк белән башланган укуымны мин акрынлап төзәттем үзе. Кукмарада инде мин яхшы укучылар исемлегендә идем, аның өчен шактый тырышырга, үҗәтләнергә туры килде килүен...

– Райкомның беренче секретаре кызына аерым караш булмадымыни?


– Нинди аерым караш ди – ялгыш кына берәр кайда әтиеңнең кайда эшләгәне турында әйт, шуның белән масаеп кара! Беркайчан да! Классыбыз тулы райком җитәкчеләре – беренче, икенче секретарь, башкарма комитет рәисе балалары укыды. Әмма беребез дә беркемнән берни белән дә аерылып тормадык: бертөсле киендек, җәяү йөрдек, тырышып укыдык. Гел «бишле»ләргә укысам да, мәктәпне медальсез тәмамладым – химиядән 9 нчы сыйныфта дүртле билгесе чыккан иде, шуңа, медаль тәтемәде. Ә сез ташлама дисез... Хәзерге заман булса, бер шалтырату бөтенесен дә хәл итәр иде. Ә безнең чорда кая анда кем дә булса булышыр әле дигән уйга шытым бирү!..

Тозсыз ашлар, тозсыз мәкаләләр...

– Һөнәр сайлауда әти-әниегезнең өлеше бармы, Римма Атласовна?


– Әти-әнием журналист булуымны һай теләмәгән иде инде: алар минем медицина тармагын сайлавымны теләде (сеңлем Рита алар теләген үтәде – медицинаны сайлады). Ә минем журналист буласым килде шул! Без бит балачакта районга кайткан бик күп күренекле кешеләр белән аралаштык – Илһам Шакиров булсынмы ул, Габдрахман Минский белән тормыш иптәше Галия ханыммы... Габдрахман ага мин һөнәр сайлаганда чакырып сөйләште дә әле, китаплар бирде. Әти исә укырга керергә киткәнчегә кадәр ниятемнән кире кайтуымны көтте кебек. Шулай бер әбәткә кайтты ул. Мин, укырга чыгып китәр алдыннан, йөгерә-чаба аш пешереп йөрим, ә ашыма тоз салырга онытканмын икән. Шунда әти ашны авызына капты да: «И, кызым, тозсыз ашлар пешерәсең, тозсыз мәкаләләр язып ятарсың инде, – дип уфылдап куйды». (Рәхәтләнеп көлешәбез.)

– Алай булгач, укырга кергәндә үз көчегезгә генә таянгансыздыр инде?


– Гомер буе җитәкче кызы икәнемне тоймасам да, бернинди ташлама күрмәсәм дә, укырга кергәндә әти, үз-үзен атлап чыгып, КДУның ректорына керде, кирәкле кешесенә шалтыратты. Әлбәттә, мин дә имтиханнарда сынатмадым – яхшы билгеләргә генә тапшырдым. Әмма әтинең журналистларны яратмавы сакланып калды: «Шелкопёры» – ди иде ул алар турында. Әти әлеге карашын гомеренең соңгы елларында гына үзгәртте дип беләм – ул, Кукмара тарихы турында эзләнеп, архивларда утырды, язмаларын «Ватаным Татарстан»да бастырды. Журналистиканың яхшы һөнәр икәнен аңлады. Әлеге эшләре өчен аңа бүгенге көндә дә музей хезмәткәрләре бик рәхмәтле.

Бер табыш – бер югалту

– Әтиегезнең «Молодежь Татарстана», «Татар-информ» кебек ир-атларның гына теше үтәрлек мәгълүмат чараларын кызы җитәкләвен күргәч тә карашы үзгәрми калмагандыр инде?

– Анысы шулай – «Молодежь Татарстана» тарихында хатын-кыз җитәкче бер мин генә булдым. Университеттан соң анда журналист булып билгеләнгәндә мин әле берни дә эшли белми идем. Шунда гына мин журналистлык серләренә төшендем – авыр булды, яшермим. Бәлки, киткән дә булыр идем, әмма «моннан китсәм, мин тагын нәрсә эшли беләм инде», дигән уй тезгендә тотты. Каләм белән акрынлап дуслаштым, соңрак мөхәррир булдым, журналист-оештыручы буларак, мине хөрмәт итә башладылар.

– Танылу алып килгән беренче саллы язмагызны хәтерлисезме?

– Хәтта бик яхшы хәтерлим! «Непризнанный» дип аталучы язмамның прототибын командировкага барган җирдә күреп кайттым. Бер авылда алдынгы комбайнчы ир-ат иде ул: әлеге ир-ат, башкалардан аермалы буларак, урак өстендә дә ап-ак күлмәктән йөри, авылда үз куллары белән ясаган велосипедта хәрәкәт итә, иң уңышлы мәйданнарны үзенә ала, урак өстендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешә. Бер сүз белән әйткәндә, башкалардан бөтен ягы белән дә аерылып тора. Авыл халкы моны үзен өстен куярга яратканы өчен яратмый да. Мин әлеге ир-ат турында язып чыктым: янәсе, ул менә шундый-шундый, кешедән аерылып торырга, акча ярата. Мине планеркада мактадылар инде, Мәскәүгә яшь журналистлар съездына баргач тагын да күбрәк мактау сүзләре төяп кайтардылар. Мин Мәскәүдән «почти йолдыз» булып кайттым – талантлы икән мин, янәсе, булдырам! Бу кыш ае иде. Җәен, командировкага җыенып, вокзалга бардым. Карасам – вокзалда зур чемодан тоткан теге язмамның герое. Аптырап киттем инде: урак өстендә комбайнчы нишләп йөри монда? Күз карашлары кисеште – ул да мине таныды! Аның «керпе» карашын гомер онытасым юк – мин үземне шунда гына кешенең язмышын сындыручы итеп тойдым! Аның Урал якларына китеп барышы икән. Бәлки, ул анда бик яхшы урнашкандыр, язмышы тагын да яхшырак якка үзгәргәндер. Әмма күңелемдә әлеге тарих авыр йөк булып йөри. Бер табышның бер югалту китерүен шунда гына төшендем...

– Журналистикада авыз пешүләр, абынулар өчен «келәм»гә чакырганнары булдымы?


– Беренче тапкыр болай булды. Мин ул вакытта баш мөхәррир вазифаларын башкаручы идем, мөхәрриребез – ялда. Казанга хәзер инде бик танылган Мәскәү җырчысы килде. Ленин комсомолы лауреаты булырга җыена икән – барган бер җиреннән шуның өчен комсомолдан мактау грамоталары җыя. Яшьләр үзәгендә булган концертыннан соң, журналистларны да кабул итәргә теләмәгән: «Ну и где эти козлы – принесли мне грамоту», – дип дорфаланып утырган бу. Җырчы янына әңгәмәгә дип барган журналистыбыз аның тәкәбберлеге, дорфалыгы турында кайтып сөйләгәч, ничек бар – шулай язып бастырдык без моны. Иртәгәсен мине өлкә комитетына чакыртып алдылар инде: һәр нәрсәне, ничек бар – шулай язарга ярамый бит инде, янәсе. Шулайдыр инде – мин чын йөзен күрсәтергә теләгән ул дорфа җырчы безнең мәкалә аркасында гына лауреат исемен алмый калмады барыбер. Алды. Аңа – исем, миңа шелтә эләкте. Ә инде мөхәррир булгач, газетаның һәр санында төнлә йоклатмаслык язмалар чыгардык – аларның һәрберсе инде истә дә калмаган.

Журналистлар – «штучный товар»

– Римма Атласовна, Сез журналистикага килгән еллар белән бүгенге вазгыятьне чагыштырып та булмый. Сез дүртенче хакимияткә килгәнсез, бүген исә журналистлар иң социаль якланмаган катлам кешеләре дисәм дә артык хилафлык булмас кебек...


– Әйе, без 90 нчы елларда бер эйфория заманы кичердек – нәрсә күрдек, шуны яздык, бер сүз белән хәтта мәйдан җыя ала идек. 1995 елда мине Журналистлар берлеге рәисе итеп сайладылар. Рәхәтләнеп, кинәнеп эшләдек. Әмма акрынлап заман үзгәрде, кыйммәтләр, журналистларның тоткан роле димме... Журналистлар тарафыннан дәрәҗәне төшерә торган сәбәпләр дә булмады түгел – акчага мәкаләләр язу, язманы товар итеп карау кебек күренешләр хөрмәтне арттырмый бит инде. Андый күренешләр, кызганыч, булгалады. Әмма мин бүгенгесе көндә республикада журналистларга карата хөрмәт юк дип әйтә алмыйм, журналистика барыбер үзенең ролен уйный. Социаль статус, уку программалары, квалификация күтәрү мәсьәләләре – әйе, менә монысын тәртипкә китерәсе бар. Мин моны һәрдаим күтәреп киләм, турыдан әйтеп сөйләшәм, мәсьәләне уңай якка хәл итүләрен сорыйм. Турыдан бәреп әйтү кемнәргәдер ошамыйдыр да, бәлки. Әмма аңлау да бик зарур: чын журналист ул – «штучный товар». Аның үсеше, һөнәри осталык турында сүз алып барабыз икән, бу тармакта безгә стратегия булдыру зарур. «Татмедиа» агентлыгы да моңа хәзер ныклап тотынды.

– Апрель аеннан башлап, язылу кампаниясендәге үзгәрешләр, абунә хакының котырып үсүенә ни диярсез? Тукай, Әмирханнар заманында да сакланып калган, милли үсеш, аралашуда күпер булып торган кәгазь басмаларның озакламый әҗәле җитә дип аңларга кирәкме моны?


– Без көнбатыштан берничә елга артта калып барабыз – менә аларга карыйк: аларда газета-журналлар барыбер сакланып калды. Мин бездә килеп туган четерекле хәлдә дәүләт ярдәменнән ташламас дип ышанам. Телевизор-интернет биргән кыйммәтләр белән генә ерак китәрбезме икән, ай-һай-ли!.. Җанга азык алу, бирелгән мәгълүматның төбенә тоз кояр өчен, барыбер басма матбугат чарасы кирәк. Бу нисбәттән, гасырлар дәвамында сакланып килгән җеп өзелмәскә тиеш. Һәм килеп туган әлеге кризислы хәл, проблема уңай якка чишелеш алыр дип өметләнәм.

Катнаш гаилә – уртак бурычлар

– Римма Атласовна, хатын-кыз, җитәкче булса да, хатын-кыз булып кала һәм аның өчен хис мәсәләсе беренче урындадыр дип гоманлыйм. Йөрәгегезгә дә күз саласым килә инде – аңа мәхәббәт кайчан тәрәз чиртте икән?


– О-о, бу бит үзе көне буе сөйләшеп утырырлык тема! (Көлешәбез.) Володя белән без шифаханәдә – «Ижминводы»да таныштык. Ул башта минем сеңлем артыннан йөреп маташты, аннан һәр нәрсә үз урынына кайтты. 1980 елда гаилә кордык. Безнең мәхәббәт тарихында иремнең әнисе – «мама Настя»ның өлеше әйтеп бетергесез. Ул мине шундук кабул итте – гаиләнең кытыршылыклары килеп туганда, без икебез бер сүздә тордык. Катнаш гаиләдә язылмаган кануннар яши инде ул: яшь чакта күзгә күренмәгән проблемалар еллар узу белән калкып чыга, һәркем үз диненә кайта – менә шул вакытта аеруча нәзакәтле була белү зарур. Гаиләдә исә мин сабыррак булдым дип беләм: һәр гаиләдәге кебек, бездә дә табак-савыт шалтырамый тормагандыр.

– Җитәкче хатын-кыз белән сүз көрәштереп тә булмый бит әле – хакимияткә каршы барып кара...


– Суси-мусига вакыт азрак калып, өстәл сугып берәр нәрсә әйтеп куйсам, шундук урыныма утырта ул мине: «Эшеңдә приказ бирерсең», – янәсе. Гаиләдә бервакытта да, мин мондый, мин тегенди дип утырмадым кебек – горурлык белән генә гаилә тотып булмый. Әмма эшемә карата Володяның көнләү хисе булды инде. Бер тапкыр мине Мәскәүгә эшкә чакырдылар: «Син, анда китсәң, мине ташларсың инде», – диде Володя. Мин китмәдем.

Минем урында меңнәр булыр иде

– Римма Атласовна, Сез олыгайгач кына әни булу бәхетен татыган кеше – бу адымга барган өчен терсәк тешләмәдегезме?


– Бик интим, четерекле сорау инде бу... Алёшаны балалар йортыннан алганда 1 яшь иде, миңа исә – 50. Алёша безне үзе сайлады дип беләм – ул вакытта әлеге балалар йортының җитәкчесе Әлфинур Равилевна (мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын) аны гаиләгә алырга булышты. Алып чыккан беренче көнне аңа да стресс, миңа да дигәндәй... Каушап, сеңлемә шалтыратам: «Нәрсә ашатыйм, ничек карыйм?» Алёша, берничә көннән муеныма сарылып: «Әни!» – дип кочаклагач, бөтен курку-шөбһәләр дә эреп юкка чыкты. Ирем бала алганнан соң миндәге үзгәрешләрне күреп шаккатты: «Син йомшаграк, нечкә күңеллерәк булдың», – диде. Дөресен әйткәндә, алар минем ике бала кебек инде – һәр икесе минем игътибар өчен көрәшә. Шуларны дуслаштырып, көйләп-җайлап җибәреп яшим. Алёшабыз гиперактив бала, бер урында утырып торуны белмибез. Быел беренче сыйныфта укыйбыз, бассейнда балык кебек йөзәбез, тау чаңгысында шуабыз, велосипедта җилдерәбез, гимнастика белән айкидоны, музыка мәктәбен ташларга, инде сыйныфташыбызга гашыйк булырга да өлгердек. Ирем белән аларның хисләренә хөрмәт белән карыйбыз: әтисе, җае чыкканда, икесен бергә каршы ала, озатып куя. Бернинди дә терсәк тешләү турында сүз дә була алмый – мин бала анасы булгач кына тулаем үземне хатын-кыз итеп хис итә башладым. Элегрәк өй дип егылып төшми идем, хәзер исә эшемнән тыш якын кешеләрем көтеп торуын, өй барлыгын да белеп яшим.

– Сез миңа «юк» дип әйтә белми торган әни булып тоеласыз.


– Юк, мин хәзер «юк» сүзен әйтергә өйрәндем инде! Психология буенча китапларым тау-тау, аларда, бала алты тапкыр сораганда биш тапкыр «юк» дип әйтә белергә кирәк, дип язылган. Балалар бит алар сынау ысулы белән үзләренә мәйдан яулыйлар – йомшак ягыңны гына сизсеннәр, алар шундук... Алёшаның да бөтен кирәкле гаджетлары бар, әмма бу бер яктан да чикләү юк дигән сүз түгел. Әти-әнигә хөрмәт булырга тиеш. Әле беркөнне улым эшкә шалтырата: «Әгәр дә мин Президент булсам, сиңа ял бирер идем», – ди бу миңа. «Юк, – димен, – бирмәс идең, чөнки, Президент буларак, син республика үсешен беренче урынга куяр идең». «Ярар, – ди Алёша, – эшлә инде алайса. Әмма мин сине үлеп сагындым!»

– Бу әни кеше, хатын-кыз өчен иң бәхет-сәгадәтле минутлар инде?


– Аллага шөкер, язмышыма бик рәхмәтлемен. Әти-әнием, гаиләм, балам, эшем бөтен яктан килгән – моннан да зуррак бәхет була ала димени?! Минем урында йөз, мең хатын-кыз була алыр иде бит, миннән дә акыллырак, булганрак хатын-кыз күпме, ә язмыш нәкъ менә миңа елмайган! Миңа әле озак яшәргә дә кирәк – үз өстемдә тырышып эшләргә, баламны башлы-күзле итәргә, оныклар сөяргә өлгерәсем бар!..
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»