|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2014 Мәдәният
Язучылар халыктан качамы?!Татарстан язучылар берлеге быел 80 еллыгын билгеләп узарга җыена. Каләм әһелләренең олуг юбилей тантанасы “Корстон” сәүдә- күңел ачу комплексында үтәчәк. Гадәттә калын кесәле эшмәкәрләр генә җыелырга яраткан бинада язучыларның юбилей үткәрүләре аптырашта калдыра. Халыктан, китап сөючеләрдән башка гына, ягъни яшерен рәвештә бәйрәм итүнең серен Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбановтан сораштык. “25 апрель көнне Корстонда әдәби- музыкаль кичә үткәрәбез. Анда дүрт йөзләп кеше катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, чит илләрдән килгән кунаклар, район башлыклары һәм язучылар белән тыгыз элемтәдә торган башка оешма вәкилләре катнашачак. Г.Камал яки опера театры сәхнәсендә уздырсак та, без аны чакыру билетлары белән генә оештырган булыр идек. Бәйрәм язучылар, килгән кунаклар өчен оештырыла. Нигә монда халык? Безнең эшчәнлегебезне күрергә теләгән кешеләр әнә мәйданда уза торган чараларда катнашырлар. Анда да безнең юбилей чараларының бер өлеше инде. Газет-журналларның мөхәррирләре һәм “Татмедиа” җитәкчелеге дә чакырылачак бит”, - дип аңлатты безгә берлек рәисе.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|