поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.03.2009 Шоу-бизнес

ЛӘЙЛӘ-ФИДАННЫҢ “МӘХӘББӘТ БУРАННАРЫ” НИЧЕК БУЛГАН? (ФОТО)

Ләйлә Дәүләтова һәм Фидан Гафаровның “Мәхәббәт бураннары” концерты 1 март көнне «Пирамида»да аншлаг белән узды. Моңа радио, телевидениедә барган рекламаның файдасыннан тыш, матбугаттагы язмалар, концерт алдыннан иҗатын яратучылар белән булган очрашулар да, Ләйләнең алдан уйлап эшләгән адымы булгандыр. Шоу-бизнес шуны таләп итә.

   

Моңарчы ияләнгән гадәт буенча, концертта бөтен ир-егетләр Ләйләгә гашыйк булып йөри иде. Мәсәлән, узган ел Айдар Галимов белән Фидан Гафаров алып барган тамашада да шулай булды. Быел исә Ләйлә танылган, чибәр, мәртәбәле, талантлы, үтә дә популяр, вакыты белән әзрәк һаваланып үзен ир солтаны дип йөрүче сәнгать кешесенә гашыйк. Бу рольдә - Фидан Гафаров.

 

Фидан Гафаровны “нәмә” борчый?

 

Тәҗрибәле Фидан Гафаровың да үз борчуы икән. “Казанны бик яратам, еш киләм. Яшь вакытта Бауман урамында йөрергә ярата идем. Адым саен таныйлар. “Сез драма артисты бит. Ах, яхшы да уйныйсыз инде,” – дип мактый-мактый матур кызлар чәчкәләр бүләк итәләр. Кыюраклары килеп танышып, үзләренә кунакка ук чакыралар. Ә мин рәхәтләнеп барам. Минем белән аралашырга теләүчеләр күп булганга Кремльгә кадәр төшеп тә җитә алмый кайтып китәм. Еллар үткәч, кабат Бауман урамына төшәм. Шул ук Казан, һаман чибәр кызлар. Җәяүләп Кремльгә кадәр төшәм, кабат менәм, кабат... тик берсе дә мине танымый... Гарьлегемнән кире Уфага кайтып китәм. Күңелемдә кайнаган хисләрне Айрат Нәбиевкә шалтыратып сөйләдем, шуннан ул миңа “Картаясы килми, бер дә килми” дигән җыр язып бирде.  

 

Фидан Ләйләне җырларга өйрәткәнме?

 

Пәрдә ачылганчы ук, улы Азамат белән сөйләшүдә, Казанга хатын сайларга килүен әйтте Фидан ага.  Спектакль сценарие буенча, “ир солтанына” бер Ләйлә генә гашыйк түгел икән. “Хатын сайлау кастингына” яраткан җырчыларыбыз Венера Ганиева белән Хәмдүнә Тимергалиева да килгән. Алар һәрвакыттагыча үз югарылыкларында булдылар. Илсөя Бәдретдинова да үз җырларын башкарды. Тамашачы аларны алкышлар һәм чәчәкләргә күмде. Шуңамы тамашаның беренче өлеше бер сулышта каралды. Ә икенче өлеше Хәмдүнә Тимергалива, Венера Ганиева, Илсөя Бәдретдинова, Рөстәм Вәлиевнең чәй эчүеннән башланды. Бу сүз куерту озаккарак китте бугай. Азамат Гафаров җырлавыннан соң сәхнәдәге шаян бию дә, сәрхүшләр җыенын хәтерләтте. Шуңамы тамаша озаккарак сузылып халыкны әзрәк ялыктырды. Тик Фидан һәм Азамат Гафаровлар “Вакытны ашыктырабыз бугай” җырын башкарганда зал “шартлады”, туктый алмый алкышлады.

 

Тамашага кадәр үк “Азатлык” радиосында Ләйлә: “Фидан абый мине җырларга сәхнәдән үк өйрәтәчәк” дигән иде. Бу шулай булды да. Ләйлә Фиданга гашыйк оялчан шагыйрә кыз ролендә, сәхнәдә үз ролен бик ышандырып уйнады. Салаватча җырла дигәч, Ләйлә туктый алмый җыр сузды.

 

– Мондыйга китсә, Салават сине дә, мине дә куып кайтарачак, – дип шаяртты Фидан ага.

 

– Болай мыскыл итсәң, ирем Фидан Гафаров тип әйтермен тамашачыга, – дип янады Ләйлә.

 

Тамаша Ләйләнең шигырьләре, җырлар һәм җиңелчә юмор белән үрелеп барды. Тамашачы Ләйлә белән Фиданның вокал мөмкинлекләренә әллә ни игътибар бирмәде дә төсле. Алар рәхәтләнеп шоу карады. Хәер, оештыручы үзе дә моны шоу дип ассызыклап торды. Мәртәбәле иргә гашыйк яшь кыз образы, гади итеп әйтсәк, “сөяркәләр” роле шоу бизнеста яңалык булмаса да, мондый ук масштабтагысы татар эстрадасы өчен әле күренмәгән хәл. Шуңамы язның беренче көнендә “Мәхәббәт бураннары” шактый “кызу” дулады. Ләйлә-Фидан уңышлы тандем булып чыкты. Тамашачы канәгать калды төсле.

 

Сәхнә артында ниләр бар?

 

Концерттан соң сәхнә артына кердем. Монда әле һаман “хисләр сүрелмәгән”, артистлар бик кызып, кичке алтыда буласы тамашага әзерләнә.

 

– Фидан абый, Ләйлә белән иҗади дуслык ничек башланды соң?

 

– Ләйлә сәнгатькә гашыйк кеше. Ул мин уйнаган спектакльләргә еш йөри иде. Шунда мине үзе эзләп тапты.

 

(Шулчак әңгәмәгә Ләйлә дә килеп кушыла).

 

– Шулай да, бергә эшләүне Фидан ага үзе тәкъдим итте.

 

– Матбугатта Ләйлә-Фидан Пугачева-Галкин түгелме дигән сүзләр дә булды бит. Сәхнәдәге мәхәббәткә үзегез үк ышанып куймыйсызмы?

 

– Арабызда нидер булса, без аны кешегә күрсәтеп йөрмәс идек, шулай бит! – дип елмая Ләйлә.

 

– Ә “йолдызга” гашыйк яшь кыз образын кем уйлап тапты?

 

– Барысын да тамашачы үзе булдыра. Шәһәр уртасында оештырылган тамашага килеп Сез күңел ачып кына калмыйсыз, ә үз халкыгызның телен, мәдәниятен дә саклыйсыз бит, - ди тәҗрибәле Фидан абый.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

Автор фотолары.

 


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 02.03.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»