09.04.2014 Җәмгыять
Хәерчеләр күбәйсә, оят кача
Күптән түгел авылда, ишек кагып, хәер сораучылар йөргән икән. Киров өлкәсеннән килгәннәр: “Яндык, бернәрсәбез дә калмады,булышыгыз”, – дигәннәр. Кул көче белән эшләп ризык табарга гадәтләнгән авыл кешесе мондый чакта буш чыгармый.
Миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре җиргә басып яшәүчеләрнең йөрәген ташлап ук бетермәгән әле. Тик берничә кешедән белештем: бу юлы авылдашлар ярдәм итәргә ашкынып тормаганнар. Янгын кебек зур бәлагә тарыган кешегә халык, гадәттә, ничек итсә итә, булышырга тырыша: акча да җыела, башка ярдәм дә күрсәтелә, чөнки беләбез: бәла адәм башыннан йөри – беркем дә Аллаһы Тәгаләнең сынавыннан имин түгел. Кировлылар исә күп капкаларны буш кул белән япканнар. Сәбәбе бик гади: ышаныч югалган.
Авылда хәзер гастролерлар күп йөри: кемдер теләнә, кемдер: “Бүләк өләшәм”, – дип алдап, чүп товарын ун бәясенә калдырып чыгып китә, бер тиенгә ярамаган медицина техникасын инвалидларга, карт-корыларга “льготалы бәя” дигән булып, кыйммәткә төртеп чыгып китүчеләр дә шактый күп. Берничә тапкыр “бүләк җыеп”, хәләл акчасын түләп, бер тиенгә ярамаган “дәвалау” уенчыклары тотып калган авылдашлар инде чит кешеләргә ышанмый. Дөрес, бик оста, маһир алдакчылар була, халыкны кат-кат алдый. Әмма һәр нәрсәнең чиге бар. Хәзер инде күпчелекнең принцибы шундый: таныш кешенең бәлагә юлыкканын күрсәң, хәлдән килгәнчә булышасы, гастролерларга исә ишек бикле. Беркатлы кешеләр исә бетеп үк җитми, читтән килүчеләрнең исәбе шуларга юнәлтелгән.
Район үзәгендә инвалид коляскасына утырган тумыштан гарип бер егет бар. Аны бар кеше белә, чөнки Аллаһы Тәгаләнең һәр бирмеш көнендә ул үзәктәге кибетләр алдында утыра. Елның һәр фасылында: салкын кышта да, ягымлы язда да, челләле җәйдә дә очратасың аны. Совет чорында ук шулай иде. Без аның белән бергә өлкәнәйдек. Безнең балалар да аны күреп буй җиткерделәр – егетләр, кызлар булдылар. Тук депутатлар теләнчелекне тыябыз дип мең закон чыгарсыннар – егет шунда утырачак. Асылда ул теләнми дә, берәүгә дә кулын сузмый, җаны булганнар акчаны үзе бирә.
Тормышыбызның аерылгысыз бер атрибутына әйләнгән ул егетне беркем дә гаеп итми, киресенчә, күпчелек үз итеп ярата да шикелле. Кайчак безгә шактый ук кырыс җанлы, салкын бәгырьле булып тоелган адәм балалары да инвалид коляскасы яныннан үтеп киткәндә, күңелләре нечкәреп, егетнең кесәсенә акча салып киткәлиләр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, сәдака бирим дип, кайвакыт аны махсус эзлисең, табып булмый – күңелең нәүмиз кала. Көннәрдән бер көнне кибетләр каршында егеткә конкурентлар пәйда булды: “дәвалану өчен акча кирәк” дигән эчтәлекле язу тоткан бер ханым һәм шулай ук инвалид коляскасында утырган бер яшь егет. Күзәтәм: тротуардан ташкын булып агылган халык төркеме (бәйрәм көн) яңа мохтаҗлар янында тукталырга бик ашыкмый. Һәркемнең күңелендә хыянәтчел шик бар: кайсыдыр бер оятсыз “бизнесмен”нарга акча эшләү өчен генә чыгып басмаганнармы болар?
Теләнүне кәсеп итеп, оятсыз рәвештә, биткә ыштыр да капламыйча акча эшләү бизнесы хәзер урамнардан виртуаль дөньяга үтеп керде: социаль челтәрләрне ярдәм сораучыларның ялган белдерүләре басты. Кемнең чынлап та авыр хәлдә калганын һәм ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ икәнен аңлап булмый башлады. Нәтиҗәдә игелек эшләүчеләрнең күңеле суынды, битарафлык чире үтеп кереп, бәгырьләр туңды. Ялганның игелек эшләү өлкәсенә да үтеп керүе рәхәт яшәүне шигарь итеп алган һәм байрак итеп күтәргән прагматик капиталистик җәмгыятькә күчкәч башланды.
Кешеләр үз эчләренә бикләнделәр, бер-берсенә ышанмыйча карарга гадәтләнделәр, көнчелек, арттан пычак кадау, туганнарның мал өчен үзара дошманлашуы күпкә арттты. Әмма игелек эшләү дәрте күңелләрдә сүнеп үк бетмәде әле. Тик кешеләр инде җан җылысын сайлап өләшә башладылар. Казахстан журналистлары күптән түгел генә бер кызыклы эксперимент үткәреп караган. Тәҗрибә өчен тышкы кыяфәте шик уятмый торган вуз студенты, затлы киемнән тагын бер яшь егет, өченчегә – студент кыз, әмма ул фахишә роленә кереп киенгән һәм бер чып-чын сукбай сайланган. Боларның барысының да максаты бер: кеше күп йөри торган җирдә симулянтлык итү – йөрәк өянәге башланган авыру образына керү.
Беренче ике симулянт йөрәкләрен тотып сыгылып төшүгә, хәлгә керүче кешеләр чолганышында кала: аларга су тәкъдим итәләр, аңга китерергә тырышып, яңакларына суккалыйлар, “ашыгыч ярдәм“ чакырырга талпыналар. Фахишә ролендәге кыз бөтенләй башка реакциягә тап була. Йөрәген тоткан җилбәзәк кыз яныннан егетләр: “Әнә кара, үлә“, – дип сөйләшә-сөйләшә үтеп китәләр, бер мизгелгә генә тукталып калучылар да, кызның кыяфәтен күргәч, шунда ук үз юлларына ашыга. Биек үкчәле аяк киеме, эчке киемен дә капламаслык итәк кигән кыз үзенең ваемсызлык корбаны булуына шаһитлык бирә соңыннан. Сукбай белән дә шуңа охшаган хәл. Аптырагач, ул хәлсез кулларын кешеләргә сузып, ярдәм сорап карый, кулны рәхимсез рәвештә этеп җибәрә һәм юлларына ашыга кешеләр.
Шәфкатьлелек, миһербанлылык, игелеклелек сыйфатларының бик сайланып кына эшкә җигелүен раслый бу эксперимент та. Затлы киемнән урамга чыгарга мөмкинлеге булмаган пенсионер карчыкка, ялгызлыгы сәбәпле тышкы кыяфәтен карап-пөхтәләп йөри алмаган ятим картка, урамда егылса да, күңел җылысына һәм шәфкать канаты астына алынуга өмет нык кими дигән сүз бу. Шулай без шәһәр урамнарында тыны кысылып егылган һәм реаль ярдәмгә бик тә мохтаҗ булган мондый кавем яныннан кешеләрнең битараф рәвештә ашыга-ашыга үтеп китүләренә юлыгабыз. Син хет үл шунда, авызыңа тамчы су салучы табылмаячак.
Бервакыт бер әүлия, атта барганда, җирдә аңсыз яткан егетне күреп ала. Ул, атыннан төшеп, ярдәм итү итү нитяте белән егеткә якынлаша. Ул килеп җитүгә, егет сикереп тора да, чабып барып, атка атлана һәм берникадәр читкә киткәч, мәнсез батырлыгы белән мактана-масая башлый. Ул ат хуҗасы үзен куып чаба башлар дип көтә, әмма тегесе сыгылып төшә дә еларга тотына. “Атыңны югалтканга елыйсыңмы?“ – дип сорый егет. “Юк. Иртәгә кешеләр бу хәл турында ишетерләр дә бәлагә таручыга ярдәм итүдән туктарлар дип елыйм мин“, – дигән әүлия. Шул әүлиянең фаразы чынга ашкан җәмгыятьтә яшибез без.