поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.04.2014 Мәдәният

Татарстанда рәссамнар берлекләре күбәйгән

“Татар рәсем сәнгате күп төрле милли мәдәниятләр гөлләмәсендә күркәм бер чәчкә сыман. Башка милләтләр аның белән никадәр киңрәк танышса, аларның тарихи һәм иҗтимагый багланышлары шулкадәр ныграк булачак”, - дип яза танылган сәнгать галиме, профессор Виктор Ванслов.

Галимнең сүзе бик хак, әмма дөньяга танылу өчен, Тукаебыз әйткәнчә, “берләшмәк, гөрләшмәк” кирәк бит әле. Җөмһүриятебез рәссамнары тормышында бүген, киресенчә, оешу, бер тирәгә туплану түгел, Крылов мәсәлендәге Аккош, Кысла һәм Чуртан шикелле төрле якка тарткалау, бүлгәләнү күзәтелә. Бүгенге көндә Татарстанда биш рәссамнар берлеге теркәлгән:

1.“Россия рәссамнар берлеге”нең Татарстандагы оешмасы (рәисе - Виктор Аршинов, 169 әгъза исәпләнә)

2.“Татарстан рәссамнар берлеге” иҗтимагый оешмасы (рәисе - Зөфәр Гыймаев, 116 әгъза)

3.“Россия рәссамнар берлеге”нең Чаллыдагы бүлеге (рәисе - Факил Гайфетдинов, 42се Россия рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора, 18е исә Татарстан рәссамнар бүлеге әгъзалары.)

4.“Татарстан республикасындагы Россия рәссамнары иҗади берлеге” төбәкара бүлеге (рәисе - Илгизәр Самакаев, 58 әгъза)

5.“БДБ илләре профессиналь рәссамнарының Казандагы бүлеге” (рәисе - Лада Аюдаг, 104 әгъза).

Министрлыктан алган мәгълүматларга караганда, 2014 елның гыйнвар аеннан Татарстанның Мәдәният министрлыгы каршында рәссамнарның координацион берлек советы төзелде. Координацион советның рәисе – Татарстан республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. Совет Татарстан Республикасы рәссамнарының иҗади берлекләре белән хезмәттәшлек итү максатыннан оешты. Рәсем сәнгатен үстерү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру ниятеннән иҗади берлекләрнең эшчәнлеген күзәтү, рәсем сәнгате буенча күргәзмә проектларын әзерләү һәм тормышка ашыру, рәссамнарның иҗади берлекләренә бәйле сорауларны хәл итү әлеге советның төп эше булып тора.

“Былтыр рәссамнар берлегенә миллион ярым акча бүленгән иде. Быел исә, Мәдәният министрлыгыннан 1 300 000 сум бирелер дип көтелә. Һәм ул акча кайсы иҗади берлеккә тәтер икән? (Әлбәттә, башка иҗат берлекләре белән чагыштырганда бу аз сумма) Иҗади берлекләр – иҗтимагый оешмалар. Бу оешмалар әгъзалардан җыелган взнос хисабына яши. Кызганыч, безнең рәссамнар берлекләрендә взнослар аз җыела. Ә дәүләт акчасына килгәндә, аны бирү тәртибен үзгәртү сорала. Дәүләттән бүлеп бирелгән субсидия ниндидер проектлар өчен, уртак финанслау тәртибендә була ала,” - дип җавап бирде Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Мәдәният министрлыгының ел саен кылкаләм осталарының картиналарын теге яки бу музей фондларына, күргәзмәләргә сатып алуын да игътибарга алырга кирәк. Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, министрлык каршында сәнгать-эксперт советы эшли. Ул рәссамнар һәм сәнгать белгечләреннән төзелгән. Татарстан музейлары фондларын тулыландыру максатыннан, картиналар сатып алу карары шушы советта раслана. 2012 елда министрлык тарафыннан 51 автордан сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен сатып алу өчен 2 827 708 сум акча бүлеп бирелгән. 2013 елда шушы ук максатларга инде 12 миллион сумнан артык акча бүленгән, шуның 6,5 миллион сумы “Мәдәни мирас - Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар” проекты хисабыннан. Рәсем сәнгатенә караган проектлар өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан 3 миллион ярым сум акча бүленгән, республика Рәссамнар берлегенә 1,5 миллион сум субсидия күчерелгән. 34 рәссамга республика санаторийларына юллама бирелгән.

- Совет чоры заманында дәүләт заказлары дигән бер тәртип бар иде. Хәзер инде андый тәҗрибә кулланылмый... Татарстан рәссамнары сукбайлар хәлендә, - дип белдерә “Татарстан рәссамнар берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Зөфәр Гыймаев.

Рәссамнарның таркаулыгы аркасында бик күп проблемалар да чишелми кала. Мәсәлән, остаханәләр мәсьәләсе күптәннән хәл итүне сорый. Рәссамнарның күргәзмәләр залын Сынлы сәнгать музее карамагына тапшыргач, идарәче компания кулына остаханәләр язмышы да килеп керде. Остаханәләр язмышын берлек хәл итәргә тиеш, дип саный Зөфәр ага.

“Республикада “Татарстан рәссамнар берлеге” һәм “Россия рәссамнарының Татарстандагы бүлеге” бар. Элегрәк аларның рәисләре бер иде, хәзер икәү булдык. Икебез дә бер үк эшне эшлибез, югыйсә. Бер үк берлек өчен тырышсак та, Павел Аршинов “Татарстан рәссамнар берлеге”н танымый. Ә сез санап үткән калган “берлекләр”не берничә кешедән торган төркемнәр дип кенә карарга мөмкин. Ул төркемдәгеләрнең күбесе безнең берлектә дә әгъза булып тора. Закон тыймый - теләсә нинди рәссам төркем оештыра ала. Россия буенча андый 105 бүлек исәпләнә һәм моны гадәти-нормаль хәл дип санарга кирәк. Иң төп оешма ул - “Татарстан рәссамнар берлеге” һәм “Россия рәссамннар берлегене”нең Татарстандагы бүлекчәсе”, - ди халык рәссамы.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, каллиграф–галим Рөстәм Шәмсутов рәссамнар берлегенең “үз мәнфәгатьләре буенча фикердәшләр” принцибыннан чыгып, төрле төркемнәргә бүленүен табигый күренеш дип саный. “Ләкин бу төркемнәр барысы да бер “түбә” - Россия рәссамнар берлегенә җыелырга тиеш. Берлекнең бүгенге максаты да – бөтенесен дә берләштерү. Ә башка берлекләр үз амбицияләрен читкә куеп торып берләшүгә ярдәм итәргә тиеш, дип саныйм. Моны ничегрәк тормышка ашырырга - анысы инде икенче мәсьәлә. Рәссамнарның остаханәләре мәсьәләсен идарәче оешма түгел, ә Россия рәссамнар берлеге хәл итәргә тиеш. Фәкать алар гына кемгә остаханә кирәк, кем аңа лаеклырак икәнен тәгаенли ала. Бу пункт, минемчә, килешүдә алдан ук теркәлгән булырга тиеш”, - дип саный ул.

Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, кылкаләм остасы Әнвәр Сәйфетдинов Казанга 1993 елда В.И.Суриков исемендәге Сәнгать академиясен тәмамлагач, Америкадагы Фешин музей-йортында бер ел эшләгәннән соң кайта. Монда ул милли сәнгать традицияләре үрнәгендә иҗат итә башлый, “Дастан” арт-төркемен оештыра. Бүген ул үзен ирекле рәссам дип саный. Күргәзмәләр оештырырга да җай таба. Заманында Татарстанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының түшәмен бизәгән, “Сүрәтле татар Әлифбасы”н эшләгән, милли темаларга иллюстрацияләр ясаган. “Остаханәм юк, миңа аны бирмиләр. Картиналарымны әниләр йортында һәм авылда төзегән җәйге остаханәмдә ясыйм. Татарстандагы берлек һәм оешмалар арасындагы вәзгыять, бер карасаң, катлаулы һәм шул ук вакытта бик гади. Мин үз ватанымда саф, әхлаклы, югары иҗат хакына янам”, - ди ирекле иҗатчы Әнвәр Сәйфетдинов.

Эшләр гел болай бармас әле. Рәссам халкы хискә бирелеп, күктә гизәргә яратса да, аек акыл өстенлек алыр һәм сәнгатьче осталарыбыз берләшеп, татулык һәм аңлашу нигезендә иҗат итә башлар, дип өметләник. Моны матди тормыш таләп итә. Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре ашар ди бит... 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 07.04.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»