поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.04.2014 Авто

Җәмәгать транспортында йөрү уңайлымы? (Сораштыру)

Казанда быел 100 тукталышка электрон таблолар урнаштырырга җыеналар. Алар кеше иң күп була торган тукталышларга куелачак. Транспорт чарасының ничәдә киләсе язылган мондый таблолар әлегә 5нче трамвайның барлык тукталышларында, автобус тукталышларының 10ысында гына бар.

Казан мэриясеннән хәбәр итүләренчә, узган ел шәһәрдә җәмәгать транспортының 77 проценты вакыт графигын төгәл үтәп хәрәкәт иткән. Таб­лолар барлыкка килүгә Богота шәһәренең (Колумбия) элекке мэры Энрике Пеньялоса да йогынты ясамый калмагандыр. Ул узган ел башкалада транспорт хәрәкәтен көйләүгә кагылышлы лекция укып киткән иде. Пеньялоса автомобиль юллары салуны киметү хисабына җәяүлеләр, велосипед юллары, парк, скверлар санын арттырган кеше. Шулай итеп Богота шәһәрендә дөньядагы иң яхшы җәмәгать транспорты системасы барлыкка килгән, “бөке”ләр 40 процентка кимегән. Сезгә Казанда җәмәгать транспортында йөрү уңайлымы? Нинди очракта машинадан автобусларга күчеп утырыр идегез?

Ринат ТАҖЕТДИНОВ, Россиянең һәм Та­тар­станның халык артисты:


– Күбрәк җәяү йөрим. Фатирым – шәһәрнең үзә­гендә, өйдән – театрга, театрдан өйгә транспортка утырмыйча кайтырга тырышам. Әмма шунысы бар: җәяү йөрергә Казанның үзәгендә генә уңайлы. Арырак китсәң, җәяүле юлы булмаган урыннар шактый күп. Моңа, мөгаен, игътибар итәрләр. Болар – төзәтергә мөмкин булган әйберләр. Гомумән алганда, хәзер Казанда җәмәгать транспортында элеккегә караганда йөрү уңай­лы­рак. Олыларга да йөрергә була. Бигрәк тә метро җайлы. Бакчага кайвакыт метрога утырып барам.

Юлдаш ЯГЪФӘРОВ, “Казметрострой” оешмасы хезмәткәре:


– Ике ел элек машинаны сатып, җәмәгать транспортында йөри башладым. Калькулятор алып, авто­мобильгә киткән барлык чыгымнарны санадым. “Бө­ке”гә киткән вакытны да акчага күчереп исәпләдем. Җәмәгать транспортыннан файдалану, кирәк чакта такси чакырту арзангарак төшә икән. Автобус­ларның да җитешсез­лекләре бар, әлбәттә. Алар тукталышларда бик озак тора. Таблоларга килгәндә, әлегә анда барлык авто­бусларның да ничәдә ки­ләсе күрсәтелми. Телефонга “Дорога ТВ” дигән программа күчереп алдым. Өйдән аның аша авто­бусларның ничә минуттан киләсен чамалап чыгам, кирәк җиргә һәр­вакыт вакытында барып җитәм. Автобуслар өчен мах­сус полоса булуы уңай­лы. Әмма, кызганыч, алар гел буш булмый. Бу юллар төп юлдан киртә белән аерылган булырга тиеш. Европа илләрендә, Америкада шулай. Тротуарлар мәсьә­ләсе бар: җәяү, коляс­ка белән йөрергә уңайлы түгел. Казанда әлегә велосипедта йөрү дә шактый хәтәр. Үзем йөрим, әмма балаларга йөрергә рөхсәт итмим. Велосипед юллары һәр җирдә булырга тиеш.

Алсу МӨ­БАРӘК­ШИ­НА, туристик агентлык җи­тәкчесе:


– Җәмәгать транспортына күчеп утыра алмас идем. Машина мобиль булырга ярдәм итә. Шәһәр­нең бер урыныннан икенче урынына санаулы минутта барып җитә алам, бернинди “бөке”ләр дә очратканым юк. Әгәр машина алу мөмкинлеге булмаса гына җәмәгать транспортында йөрер идем. Машина ул синең өең кебек. Анда ашыйм да, йоклап та алам. Эшкә барганда бер­ничә минутка соңрак чыгарга, өйгә тизрәк кайтып җи­тәргә була. Ә автобус озак йөри. Автомобильләр саны арту ул гадәти хәл. Без шундый заманда яшибез. Әмма аны сак йөртергә кирәк. Йөртүче һәм җәяүле бер-берсенә уңай мөнәсә­бәттә булырга тиеш.

Алия ХӘЛИМОВА, укы­тучы:


– Минем машинам юк. Якын дустым 20 яшендә һәлакәткә очрап үлгәннән соң машина алудан баш тарттым. Җәмәгать транспортыннан файдаланам. Аларның хәрәкәте соңгы елларда шактый уңай якка үзгәрде. Озак көтәсе юк, 15 минуттан артык көткән очраклар бик сирәк була. Таблолар булу уңайлы, әмма автобусларның барысы да анда күрсәтелгән вакытта килми әле. Казанда җәяүлеләр өчен уңай­лык­лар бик аз. Алар юк диярлек. Шәһәрне көннән-көн машиналар баса бара. Йорт ишегалларына машиналар куйгач, балалар уйнарга ашъяулык кадәр генә урын кала. 



Ватаным Татарстан
№ 48 | 04.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»