поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2014 Мәдәният

Ренат Әюпов:«Кечкенә булса да – үз көймәң булсын»

Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Әюпов быел 50 яшьлек юбилеен билгели. Үткәнгә нәтиҗәләр ясау чорымы бу, яңа максатлар куеп, яңа үрләргә омтылу вакытымы?

– 50 яшькә җиткәндә һөнәре белән җитди шөгыльләнгән һәркем: иҗат кешесеме ул, балта остасы, пешекче, башка һөнәр иясеме үз эшенең чын остасына әйләнә. Сез үзегезгә карата бу фикерне кулана аласызмы?

– Сез балта остасы дигән сүзне әйттегез бит, менә шул «балта остасы» буларак минем һөнәрем ныгыды. Мин кем һәм нәрсә белән, нинди материал белән ниләр эшләп булганын төгәл беләм. «Балтам» үткенләнде, һөнәрем ныгыды. Режиссёр профессиясе ул бит конкрет профессия түгел. Аны аерым бер айда, бер елда өйрәнеп булмый. Ул һәнәрне үзләштерү өчен башта артистларны, театрның эчке һәм тышкы проблемаларын өйрәнергә кирәк, һөнәр осталыгы туплаган елларның озын һәм эчтәлекле булуы кирәк. Минем кулымда һөнәремнең үткен коралы бар, хәзер шул корал ярдәмендә үзем җитештерергә тиешле продуктның эчтәлеге, сыйфаты хакында уйлар вакыт.

– Башка һөнәр ияләре өчен зур тәҗрибә бары тик файдага булса, иҗат кешесенә ул еш кына штамплар куркынычы белән яный.

– Сез хаклы. Кайчак үзеңне мин бу алымны бер кулланган идем бит, дигән уйда тотасың. Барлык куйган спектакльләрне барлап чыксаң – кабатланулар шактый. Ул барлык иҗат кешеләренә хас нәрсә инде, рәссамнар да, композиторлар да кабатланудан азат түгел. Ләкин бит ул Сез әйткән штампларны да «изюминка», иҗатчының үзенә генә хас сыйфаты дип кабул итеп була.

– Әгәр Сез режиссёрның, гомумән, аерым бер театрның үзенчәлекле сыйфаты хакында әйтәсез икән, Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының үз стиле, үзенчәлеге нидә? Минем уемча, театр озак еллар үзенең шул «изюминкасын» таба алмый. Ялгышсам – төзәтегез мине.


– Соравыгызга каршы сорау – башка театрларның стиле бармы соң?

– Әгәр Казандагы татар театрлары хакында әйтсәгез – Академия театры да, Драма һәм комедия театры да статуслары белән барыбер аерым бер кысага кертелгәннәр. Яшь театрның исә экспериментлар ясарга, статуслы театрлардан аермалы булган үз йөзен тудырырга тулы иреге бар, минемчә.


– Егерме алты ел эчендә театр төрле режиссёрлар кулында булды, төрле сәбәпләр белән биредә актёрлар алышынып торды һәм хәзер дә ул проблема бар. Театрны бер сулышка китерү өчен чирек гасыр – аз гомер. Хәзер без йортсыз-җирсез театр, спектакльләрне кайда туры килә – шунда уйнап йөрибез. Бу да иҗади кәефне бик нык төшерә. Тинчурин театрының йөзе элек нинди иде – күчмә хәлдә яшәгәч, ул халыкка иң якын театр иде, Академия театры – тамашачыны күңел ачтыра торган театр. Хәзер без халыкка иң якын театр булдык – күчмә хәлдә без, күңел ачтыручы театр юлын сайлавыбыз да шул күчмәлектән. Без бит Европа буйлап гастрольдә йөрмибез. Авыл халкы каршына шул халыкка якын спектакльләр белән бару кирәк. Шартларны уйлыйсың да, аерым «шаккаткыч стиль»дә генә эшләү хыялы юкка чыга. Андый хыял белән Мәскәүнең шәхси куллардагы театрлары гына яши аладыр.

– Музыкаль театр юлын сайласагыз, татар тамашачысы алдында бик нык отар идегез, минемчә. Безнең халыкның иң яраткан спектакльләре – җырлы спектакльләр. Яшьләр дә җырга гаять һәвәс хәзер. Өч яшь кешенең берсе – җырчы.


– Андый театр безне дә, тамашачыны да туйдырачак. Театр төрле булырга тиеш.

– Аерылып торудан куркумы бу? Кариев театрының иҗади сәясәтен Сез – Ренат Әюпов билгелисез бит.


– Яшьләр театры – өлкән театрлар өчен тамашачы әзерләүче, бала күңеленә беренче театр орлыгын салучы. Безнең театрда бала иң беренче тамашачы чирканычын ала. Театр аның күңеленә матур итеп керергә, тормышның органикасы сәхнә органикасы белән тиңдәш булырга, ясалмалык булмаска тиеш. Бу дөньяга аны дөрес итеп алып керү кирәк. Бер төрле юл белән генә, Сез әйткән музыкаль театр юлы белән генә бару, балаларга җиткерәсе фикерләрне, темаларны чикләмәсме соң? Мин еш кына проза әсәрләренә мөрәҗәгать итәм, ул әсәрләрдә фикер бөтенрәк тә, тирәнрәк тә. Проза ул кино ке-бек. Минем режиссурамда прозаны сәхнәләштерү төп үзенчәлек булып торадыр да.

– «Без өлкән театрлар өчен тамашачы үстереп бирәбез». Балалар, яшьләр театрларының иң яратып һәм иң еш әйтә торган сүзләре бу. Бу роль– тәрбияче роле, Сезнең кебек җитлеккән режиссёр күңеленә ятарлык рольме?


– Без ниндидер аерым театрлар өчен тамашачы әзерләүчеләр түгел, без тамашачыны театр дөньясы өчен әзерләүчеләр. Минем спектакльләрем тамашачыда берен-че минутларыннан шул дөнья белән кызыксыну уята икән, нигә ул роль мине канәгатьләндермәскә тиеш? Җитлеккән режиссёр үз иҗат капризы белән генә яши алмый, аның алдында бурычлар да җитәрлек. Минем алдыма бүген чишелеше миннән генә тормаган проблемалар да куелган. Тамашачыларны нинди йортка чакырасың, ул йортта шартлар «Их, бирегә тагын киләсе иде», дип кайтып китәрлекме? Спектакль чыга, ләкин йортсызлык аркасында аның прокат тарихы бик кыска була. Артистларның кәефе төшә. Спектакль таркала. Гладилов урамындагы Алафузов йортындагы бинабызга да тамашачы китерү гаять авыр иде. Тарихи һәйкәл дәрәҗәсендәге бина булса да, географик яктан ул бик уңай җирдә урнашмаган, төзекләндерү эшләре дә җиренә җиткерелмәгән. Хәзер инде анда, авария хәленә килүе сәбәпле, тамашачыны чакыру мөмкин дә түгел.

– Бина төзекләндерү, тамашачы җыю – бу эшләр Сезнең вазыйфага бөтенләй керми һәм Сезнең баш авыртуы булырга тиеш түгел. Театрда иҗатка ярдәм итү өчен куелган бик күп хезмәткәрләр бар һәм алар сәгать кебек эшләгәндә, иҗатчының башы көнкүреш вак-төяге белән чүпләнмәячәк.


– Шулай, әлбәттә. Ләкин көнкүреш проблемалары күбрәк иҗатчының тез астына суга шул.

– Ренат әфәнде, татар театрының бүгенге торышы белән канәгатьләр бар, канәгатьсезләр дә җитәрлек. Традицион юл белән барган театрны үз казанында гына кайнауда гаепләсәләр, ниндидер яңа алымнар белән эшләүче, «европача» театрны милли традицияләргә хыянәттә гаепләү сүзләрен ишетергә туры килгәли. Сезнеңчә алтын урталык кайда, татар театры дөрес юлдамы, максатлары нинди аның?


– Татар театрының элекке тамашачысы да, хәзергесе дә сентиментальлекне, сәхнәдә аяныч язмышлар, җан өзгеч вакыйгалар күреп, геройлар өчен җан атып, алар белән бергә кайгырып утырырга ярата. Философиягә корылган спектакльләргә караганда мелодрамаларга өстенлек бирә ул. Казан ханлыгын алган заманнардан калган курку, коллык хисе канына сеңгән безнең халыкның. Үтә нечкә күңеллелеге дә шуннан. Без үзебезне ирекле, горур итеп сизә башласын өчен нидер булырга, милләтнең коды үзгәрергә тиеш. Милләт үзгәрми торып театр үзгәрә алмый һәм һәр төр экспериментлар – алар бары экспериментлар гына булып калачак. Әлегә һәр театр үзенчә көн күрә – кемдер халыкны агарта, кемдер күңел ачтыра, кемдер, яшерен-батырын түгел – бары җан асрый.

– Безнең халыкның менталитеты билгеле: күңеле моңлы, хисләре нечкә. Шуны белгән хәлдә татар театры казанына «европа маен» салу кирәкле эшме?


– Башка милләткә без үзебезгә генә хас сыйфатлар белән күренергә тиешбез. Европа белән кемне шаккаттыра алабыз соң без? Анда яшәүчеләрнеме? Бик беркатлы ышану. Татар өчпочмагын француз татардан тәмлерәк пешерә аламы, я булмаса бака пешерүдә кем остарак – французмы, татармы? Эксперимент буларак «кыланып алу» ярый. Ләкин аның белән мавыгып тамашачыны театрдан качырудан куркырга кирәк.

– Сез күп театрлардагы яңалыклардан хәбәрдар дип беләм. Соңгы елларда күңелегезгә кереп, хәтерегезгә вакыйга булып сеңеп калган берәр спектакль караганыгыз булдымы?


– 2012 елда Мәскәүнең «Сатирикон»ында Константин Райкин башкаруында Ричард III ролен күреп шаккаткан идем. Райкин Ричардының тәхеткә бару юлында мин үзебезнең милләтне, Россиянең хәлен күрдем. Классик әсәр, ә шулкадәр заманча, актуаль яңгырады ул. Тәхеткә омтылу, бу омтылышның барлык пычрак яклары, максатка ирешкәнне көтеп торган бәхетсезлекләр. Райкин тудырган образ әлегәчә минем күз алдымда.

– Һәр иҗатчы гомерендә казанышлар һәм бер урында таптанулар була. Сезнең иҗатта да шаулаган елларыгыз булды. Ул елларның уңышлары исемлегенә мин Минзәлә театрында Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп куелган «Сөннәтче бабай» белән «Остазбикә»не, Мәхмүт Галәү буенча куелган «Мөһаҗирләр»не, Булат Сәләховның «Яр»ын, Әлмәт театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Оҗмах капкасы»н, Кариев театрында Галимҗан Ибраһимов әсәренә нигезләнеп куелган «Алмачуар»ны, Нәкый Исәнбәт буенча «Җиде кыз»ны, Рабит Батулланың «Сак-Сок» бәетен кертер идем. Ә соңгы елларда иҗатыгыз кризис хәлендә кебек. Бәлки бу миңа гына шулай тоеладыр...


– Чынлап та шулай, Сез хаклы. Кабат йорт темасына әйләнеп кайтсак, минем эшем беркемгә дә кирәкми икән, театрым йортка да лаек түгел икән дигән борчу иҗат дәртен сүндерә. Ни өчен мин куана-куана башка театрларга спектакль куярга китәм – ул театрларның йортлары, тынычлыклары бар, шул сәбәпле труппа да нык, таркаулык юк. Безнең очракта искене онытып яңаны төзү кирәк. Яңа сәхнә безне үсендереп җибәрер иде. Мин башка театрда чираттагы режиссёр булып тыныч кына яши алыр идем. Ләкин бит бу театрым – Кариев театры булырга тиеш. Кем кулына калдырып була соң аны, яшь режиссёрлар кайда?

– Әлегә бер зур театрны йөк итеп алырлык түгел, бер спектакль булса да чыгарырлык режиссёрлар да берән-сәрән генә күренә. Яшьләр талантлы, ә ышанып эш тапшырырлыклары бармы соң?


– Бар алар. Аларга ышанырга гына кирәк. Киләчәк бит барыбер яшьләрнеке. Мин, бершиксез, дилбегәне яшь кеше кулына тапшырып, үзем бераз ял итәр идем. Иҗат кешесе тәнәфесләр дә ясарга тиеш, арган фантазия сүлпән продукт кына тудыра ала. Театрга килгән яшь режиссёрга ярдәм итәргә тиеш-ле хезмәткәрләр аны санга сукмаса, күңеле төшә дә, китә дә бара.

– Әйе, алай җиңелрәк бит, киттең бардың. Реквизитор белән бутафорны тыңлата алмаган режиссёрга зур өметләр баглау дөрес тә булмас иде. Ренат әфәнде, фестивальләр вакытында театр тәнкыйтчеләренең Сез куйган спектакльләргә карата әйткән фикерләрен еш тыңлаганым бар. Көчле тәнкыйть объекты да булгаладыгыз. Андый вакытта Сез беркайчан да бәхәскә кермисез, тыныч кына тыңлап торасыз. Бу вакытта «Әйдәгез, сүгегез, мин барыбер берни дә үзгәртмәячәкмен» дип уйлап утырасызмы, «Минем өчен бик кирәкле сүзләр, бу хаталарны башка кабатламаска кирәк» дисезме, я булмаса «Бу – мине сүгәр өчен махсус оештырылган кампания» дип үпкәлисезме?


– Минем өчен спектаклем хакындагы һәр сүз кыйммәт. Мактауга һәм чәчәккә күмәләрме аны, сүгеп ташлыйлармы – барын да кабул итәм. Чит күз, читтән күреп әйтелгән фикер – бик мөһим диалог минем өчен. Мин гений, мин хатасыз дигән ышану – иҗатның тукталуы ул. Әлбәттә, спектакльнең кытыршылыкларына мин бәлки кагылмам һәм төзәтмәм, ләкин башкасын куйганда хаталарны кабатламас өчен ул тәнкыйть миңа кирәк. Тәнкыйтьче бит ул шул ук тамашачы, аның бары тик спектакльне кабул итү, бәя бирү критерийлары гына башкарак. Ул минем дустым. Максаты да мине юкка чыгару түгел аның, киресенчә – ярдәм итү.

– Артык арып киткән көннәрдә күңелегезгә «Камал театрында тыныч кына артист булып эшләп каласы булган» дигән уйлар килмиме?


– Камалда җиде ел эшләдем, рольләрем күп түгел иде. Марсель абый янында мин режиссёрлык осталыгына өйрәндем, тәҗрибә тупладым, аның фатыйхасы белән Мәскәүдә режиссёрлыкка укып кайттым. Елына өчәр ай Мәскәүдә укуда югалып торганлыктан, берзаман минем булган рольләрем дә калмады. Укуны тәмамлап кайткач, Камалга мине күрергә Яшьләр театры ачып йөрүче инициатив төркем килде һәм алар мине театрга режиссёр итеп чакырдылар. Башыма беренче килгән уй: «Нигә кирәк инде бу миңа?» булды. Туганнарым белән киңәшләшкәч, әни әйтте: «Улым, синең бит үз көймәң булырга тиеш. Ризалаш», – диде. Марсель абыйдан киңәш сорагач ул да: «Бар, урнаш. Сораулар туса, әйтерсең», – диде. Театрга килгәч, кая килеп эләктем мин дип, шок кичердем. Ләкин кирегә юл юк иде инде, театр барлык «бөкре»ләре белән үзенә бөтереп алды. Аннан инде Чаллы театрыннан чакыру булды, «Яшьләр...»дә җиде ел эшләгәч, мин Казаннан Чаллыга киттем. Анда мин үзем теләгән труппаны җыйдым, күңелемә якын спектакльләр куйдым.

– Сез театрдан театрга күчкәндә дә әти-әниегездән киңәш сорагансыз. Сәнгатьтән ерак кешеләр Сезгә кая барасы, нинди юл сайлыйсы икәнлеген каян белделәр икән?


– Алар тормыш моделен беләләр. Әти йомшак холыклы, мин холкым белән аңа тартканмын. Әни исә бик зиһенле, үткен холыклы. Кемнең кайчан ни эшләргә тиешлеген төгәл белә иде. Шуңа әйтте дә ул миңа: «Кеше көймәсеннән чәчрәгән су янында торганчы, кечкенә булса да үз көймәң булсын» – диде.

– Бигрәк зирәк сүз.


– Әни гаҗәеп кеше минем. Хатынның да аңа охшаганын эзләдем, озак эзләдем, ләкин барыбер таптым. Чаллыда яшәгәндә очраттым мин аны. Гөлшат китапханәдә эшли иде, мин ул китапханәдә еш булам, чөнки интернет юк заманнар, кирәкле китапны эзләп китапханәгә бара идем. Шулай танышып киттек, мин аны театрга ча-кыра башладым. Чаллы миңа ике зур байлык бүләк итте – көймәне кечкенә булса да корабка кадәр үстереп, аны тартып бару тәҗрибәсен һәм хатыным Гөлшатны. Улыбызны хатыным нәкъ әни мине тәрбияләгән кебек итеп тәрбияли, ул укымышлы, зыялы, зирәк. Аның фикере минем өчен бик мөһим.

– Шактый гомер яшәлгән, уңышлы да, уңышсызрак та еллар, мактанырлык вакыйгалар бар. Ир-ат эшләргә тиешле эшләр эшләнгән – йорт салынган, малай үсә, агач та утыртылгандыр. Алга таба нәрсә?..


– Безнең чабуны бик еш кына каршылыклар тота. Гомер ниндидер уйлап табылган киртәләрне җимереп, көчне кирәкмәскә сарыф итеп уза. Шунысы кызганыч. Рәхәтләнеп иҗат итәрлек шартлар кирәк миңа да, артистларыма да, студентла-рыма да. Күңелне күтәрә, безнең кирәклегебезне, кадерле булуыбызны искәртә торган мәнәсәбәт кирәк.

P.S.
Узган ел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Ренат Әюпов Кариев театры өчен махсус курс җыйды. Әлеге курстан сигез студент бүгеннән үк театр репертуарындагы спектакльләрдә уйныйлар. Быел Казан театр училищесында да бер төркем җыю планлаштырылган. 2015 елда Мәскәүгә, Щепкин исемендәге атаклы училищега студентлар җыю вакыты да җитә икән. Әюповның кайчандыр үзе тәмамлаган бу уку йортыннан да Кариев театрына артистлар кайтыр дигән ышанычы бар. Иҗатчы корган планнар, аның бу матур хыяллары көнкүрешнең кара баганасына бәрелеп чәлпәрәмә генә килмәсен, бары шул. Йортсыз-җирсез театрга килергә атлыгып торган энтузиаст артистлар заманасы тәмамланганга ким дигәндә ярты гасыр вакыт узган...



 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»