поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.04.2014 Җәмгыять

Кыям бабай – хатын-кыз түгел!

Кызык заманда яшибез, җәмәгать.Тормышта якын туганнардан мирас булып калган мал-мөлкәт, фатир яки йорт-мазарны үзеңә рәсмиләштерә башласаң, күрмәгәнеңне күрәсең икән. Ярты гасыр элек Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан Казанга күчеп килгән якташым бу юлда икенче елын йөри икән инде. Алда исә тагын берничә суд буласы әле, ди.

Барысына да күп еллар элек дөрес итеп тутырылмаган документлар сәбәпче. Бер ата-ана балаларының бишесендә биш төрле фамилия! Кайсы Нуретдинов, кайсы Нуртдинов яки Нурдинов дип язылган. Авылы­бызның исеме дә бер документта “Старый Баран”, икенчесендә Старый Рязяп, өченчесендә – Иске Рәҗәп дип язганнар. Фа­ми­лияләрендә генә түгел, исем­нәрендә дә шыр хата. Таныклыктагы “әти-әнисе” дигән графада бары тик исем-фамилияләре генә куелган булуы бер хәл. Өлкән абыйларының әтисен ни өчендер “Нуритдинов Кыям Хәбибула кызы”на әйләндер­гәннәр. Мәрхүм бабай шул “таныклык” белән унҗиде ел элек фани дөньядан китеп барса да, бүген туганнарның чыннан да бертуганнар икәнлеген раслар өчен дөрес документ кирәк.

Хәер, үземә һәм туганнарыма да кайчандыр кемнеңдер игътибарсызлыгымы яки наданлыгымы аркасында документларны дөрес тутырмаганнары өчен шактый борчу-мәшәкатьләр аша үтәргә туры килде. Шул ук “Туу турында таныклык”тагы төгәл­сезлек, хаталарны санап бетерерлек түгел. Шәхси документларны, шул исәптән паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, дип­лом һәм башка рәсми кәгазь­ләрне тутырганда барлык мәгъ­лүмат нәкъ менә шушы танык­лыктан алынганга, аларны бер төрле итәр өчен никадәрле бусага таптарга туры килгәнен санап тормыйм. Хикмәт анда түгел.Төрле документлар тутырылганда татарча исем-фамилияләрдә, авыл исемнәрендә хаталар һа­ман да очрый тора. Аннары кем­нәрнеңдер ваемсызлыгы, игътибарсызлыгы, ахыр килеп наданлыгы аркасында бер гөнаһ­сызларга авырга туры килә. Мондый хәлгә чик куяр өчен документ тутыручыларның җавап­лылыгын арттыру чаралары, шул исәптән татарча исемнәр, авыл һәм районнарның дөрес язылышын чагылдырган китаплар булдырырга вакыт җиткәндер, шәт. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 48 | 03.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»