поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.04.2014 Авыл

Ертыкка ямаулык килешәме?

Кайбер хуҗалыклар, төрле сылтау табып, “ертык технология” куллана. Кырда – трактор гөрел­те­се. Кардан ачылган мәй­даннарда көзге культуралар­ны тукландыру бара. Россия буенча бу эш инде 6 миллион гектарда башкарылган.

Татарстанның Азнакай, Сарман, Тукай, Буа һәм башка кайбер районнарында язгы кыр эшләре башланып китте. Зәй районы хуҗа­лык­ларында 600 гектар мәйдан­га минераль ашлама кер­телгән. Көннәр шулай кояшлы торса, бүген-иртәгә башка районнарда да көзге культураларга минераль ашламалар кертү эшенә тотынмакчылар.

Югары сыйфатлы чәчү­лек орлык белән генә түгел, минераль ашлама туплау буенча да проблемалар бар. Статистика мәгълүмат­лары­на караганда, кайбер ху­җалык­лар­да кыш буенча тупланган ашлама күләме, кем әйтмешли, “кече телгә дә җитәрлек түгел”. Язгы кыр эшләрен аеруча актив башлап җибәргән Зәй районы хуҗалыклары гек­тарына 78 килограмм минераль ашлама туплый алганда, мондый байлык үзләрен­дә үк җитеш­терелгән Менделеевск районында бу күр­сәткеч 7,6 килограмм гына. Кама Тамагында – 6,9 кг, Яңа Чишмәдә – 6,5 кг, Мөслимдә нибары 5,8 килограмм тәш­кил итә. Мондый күр­сәт­кечләр белән мул уңышка өмет итү кыен шул инде.

Һава шартларына килгән­дә, синоптиклар никадәр ге­нә тырышса да, озак вакытка төгәл итеп әйтеп бирә алмый әле. Шулай да чама чамага туры килгән чаклар аз түгел. Һәрхәлдә, киртәсенә керә­ләр.

2014 елның кышында вакыты белән куырып алырдай салкыннар булса да, чагыштырмача йомшак һава өс­тенлек итте. Синоптиклар, дәвамлы салкыннар артка чигенеп, яз үзенең хокукларына тулысынча керер дип ышандыра.

Апрель аенда Татарстан­ның барлык районнарында да көннәр җылыныр, шәт. Бел­гечләр дә, температура 10-15 градустан да ким булмас, ди. Шулай булса да, кич­ләрен салкын һава үзен сиз­дерәчәк әле. Хәтта апрель ае уртасында да. Шуңа белгеч­ләр көзге культураларны ашыгып ашларга да киңәш итми.

 Карлы-бозлы җиргә төшкән ашламаның тәэсире бермә-бер кими икән. Татарстан авыл хуҗалы­гы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бу көннәрдә Лаеш районы Олы Кабан авылы янындагы тәҗрибә кырыннан кайтып та керми диярлек. Көзге культура­лар­ның хәлен күз уңыннан ычкындырмаска тырышалар. Нәтиҗәләр ясарга иртәрәк булса да, уҗымнар хәтта ки тәҗрибә кырларында да галимнәр өметләнгәнчә үк яхшы сакланмаган. Быелгы язны гадәттәгедән дә катлаулырак булыр, диләр. Бигрәк тә әзерлеге җитәрлек булмаган хуҗалыкларда. Берен­чедән, күп урыннардагы чә­чүлек материаллары тыштан тел-теш тидерерлек булмаса да, тирәнрәк анализ ясаганда, күп төрле ким­челекләр барлыгы ачыклана. Кайбер галимнәр фикеренчә, моның сәбәбе шактый тирәндә ята. Гадирәк итеп аңлатканда, элита, суперэлита, югары сыйфатлы һәм башка төрле орлык җитештерүчеләр алдына куела торган таләпләр үтәлеп җитми. Спорттагы сыман, һәр биеклекнең үз чикләре бар, күрәсең. Олимпия резервы, югары лига, беренче, икенче лига һәм башка биеклекләр өчен резерв әзерләүчеләр, кыскасы, махсус системасы бар, ди бел­гечләр. Кызганыч, бүген ул чикләрне бутаучылар да шактый икән.

Язгы кыр эшләренә кил­гәндә, барысы да хуҗалык­ның бу эшкә көз һәм кыш көннәрендә ничек итеп әзер­ләнүенә бәйле. Урып-җыю тәмамлану белән барлык техниканы бер кат күз­дән кичереп, төзәтәсен тө­зәтеп дигәндәй, әзерлек сызыгына куя алганнар язгы чәчү чорында запас часть­лар, ягулык-майлау материаллары эзләп вакыт уздырмый. Зәй, Сарман, Әтнә, Тукай, Балтач, Азнакай, Буа һәм башка кайбер районнар быел да язгы кыр эшләренә җитди әзерлек белән килә.

Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗалыгында да язгы чорда ерып чыга алмас проблемалар булмаслыгы алдан билгеле. Монда язгы кыр эшләренә ел саен зур тырышлык куеп әзерләнәләр. Бүген нәрсә табышлы, шуны үстерергә тырышалар. Шуңа да табыш алу елдан-ел арта.

Татарстан авыл хуҗа­лыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре уйлавынча, быелгы язда һәм җәй башында һава шартларының шактый катлаулы булуы кө­телә. Әмма сыныкка сылтау итеп, үзебездән торганны эшләми калдыру югалтуларны арттырырга да мөмкин. Технология чылбырының бер кисәге генә өзелсә дә, әйтик, көзге культураларны вакытында җитәрлек кү­ләмдә ашламаганда яки дым саклау чараларын күрмә­гәндә, булачак уңышка зыян килүе бар, ди белгечләр. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 47 | 02.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»