поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.04.2014 Җәмгыять

Улым хакына яшисем килә!

Казан шәһәрендә гомер итүче Рания Бикчәнтәева яшәр өчен көрәшә. Ул 2012 елда авырый башлый. “Хатыным еш кына эч авыртуыннан зарлана иде. Баштарак бу авыртулар үзен бик сиздермәсә дә, соңрак ул түзә алмас дәрәҗәгә җитте. Шуннан соң хастаханә юлларын таптый башладык. Тикшеренү узганнан соң, табиб­лар Раниягә ашказаны рагының IV стадиясен куйдылар. Башкаланың онкология диспансерында ул операция ясатты, химиотерапия алды”, – дип сөйли ире Марат.

Марат белән Рания уртак дусларының туенда танышалар. Бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаган бу пар шул көннән аерылмый. Озак та үтми, гаилә корып җибәрәләр. Әле авыру баш калкытканчы ук Бикчән­тәевлар тормышны яратып, аның һәр мизгелен истә калырлык итеп уздыралар. 2010 елны уллары Тимур дөньяга килгәч, гаилә­ләре тагын да түгәрәкләнә. Тик бәхетләре генә озакка сузылмый. Ранияне авыру түшәк­кә ега.

Бик яшьли әтисез калган кыз әнисе Синә тәрбиясендә үсә. Югары белем алгач, башка­ла­ның бер районындагы пенсия бүлегенә эшкә урнаша. Бүген иң якын сердәш, газиз кеше булган әнисе дә авыру икән. Ул инсульт кичергән, үзе үк яр­дәмгә мох­таҗ. Җитмәсә, сәла­мәт­леге буенче II төркем инвалид та икән әле. Синә апага борчылырга ярамый. Йөрәге авырта. Тик газиз баласы, бердәнбер кызы өчен ничек өзгәлән­мә­сен?!

Раниягә табиблар: “Без берни дә эшли алмыйбыз. Өеңә кайтып ят. Авырсаң, “Ашыгыч ярдәм” чакырырсың”, – дип кайтарып җибәрәләр. Бикчән­тәев­лар вакыт узган саен Раниянең хәле яхшырмаганын аңлый, әмма бирешергә дә җыенмый. Рания 4 яшьлек улы Тимур өчен яшәргә тырыша.

“Израиль клиникасында ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Операция өчен якынча 1,1 миллион сум тирәсе акча кирәк буласын әйттеләр. Әлегә Интернет челтәре аша, танышлар, туганнар ярдәме белән акча җыябыз. Раниянең бик тә яшисе килә. Мин үзем дә, улым да тормышны аннан башка күз алдына да китермибез. Соңгы араларда нык ябыгып китсә дә, рухы нык аның. Ашаганнан соң хәле бик начарая, авыртулары көчәя. Шул вакытта табиб­лар чакыртмыйча булмый. Алар килеп укол ясагач кына, бераз тынычланып йоклап китә. Аның эченә су җыела. Айга 1-2 тапкыр 8 литрлап су суырталар”, – ди Марат.

Интернетта төркем ачып җибәргәннән соң, 11 көн узуга 618 мең сум акча җыелган. “Акча җыярга булышуларын сорап Татарстан Президентына, күп кенә оешмаларга, хәйрия фондларына хат юлладык. Әлегә җавап көтәбез.

Раниянең хез­мәттәш­ләре бик ярдәм итә. Туганнарыбыз, дусларыбыз да кулдан килгәнчә булыша. Төр­кемдә бер белмәгән кешеләр дә матди ярдәм күрсәтәләр. Аларга мең рәхмәт. Озакламый Израиль клиникасыннан җавап киләчәк. Шул вакытка кадәр тиешле сумманы җыя алсак иде. Газета укучылар арасында матди ярдәм күр­сәтергә теләү­челәр табылмасмы? Бар өме­тебез – изге күңелле кешеләрдә. Хаты­нымның гомерен саклап калырга булышсагыз иде”, – ди Марат.

Рания Бикчәнтәеваны Интернеттагы “ВКонтакте” сайтында (http://vk.com/club67994643) табарга була.
Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен ревизитлар:
Карта сбербанк Maestro срок действия 03/16
№ 639002629004399753
л.с.40817810062215004394/54
БИК 049205603
Кор.счет 30101810600000000603
КПП 165502001
ИНН 7707083893
Получатель: Бикчантаева Рания Фрадиловна
Связной банк – 2989399333440, срок действия 01/17
для безналичного пополнения:
№ счета 40817810500052002154
БИК 044583139
Кор.счет 30101810800000000139
ИНН: 7712044762
КПП: 775001001
Получатель: Бикчантаева Рания Фрадиловна

Киви кошелек – 9510687107

БИЛАЙН - +79061101678 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 45 | 28.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»