поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.02.2009 Җәмгыять

БЕЗНЕҢ БУЫН

1990 нчы елларда тәрбияләнгән (хәер, дөресен әйтсәк – тәрбия күрмәгән) буынны югалттык, дигән сүзләр илгә зур сынау булып төшкән ул болгавыр заманнарда еш кабатланды. Соңыннан килгән Путин дәверендә, нефтедолларлар елга булып агып торган чорда бу кисәтүләр берара онытылып торды торуын. Ә хәзер исә, әти-әниләре белән кулга талоннар тотып озын чиратларда торган, базарларда Кытай пуховикларын очсызрак бәягә эзләп йөргән, китап-дәфтәрләр ташыган пакетларын ябышкак кәгазь белән ямап мәктәпкә йөргән һәм телевизордан Америкадагы татлы тормышка кызыгып үскән буынны кабат искә төшерәләр. Чөнки кризис һаман саен киңрәк колач җәя, ә Россия шушы 30-35 яшьлекләр кулына күчеп бара. Ил язмышы әнә шул кимсетелгән буынга тапшырыла. Бу – минем буын…

Безнең буын – адашкан буын. Без мәктәп яшенә җиткәч, социализм калдыкларыннан тизрәк арынырга теләгән ил җитәкчеләре яшь буынны тәрбияләү системасын җимерде, ә аның урынына берни дә төземәде. Таздан су белән бергә баланы да алып ташладылар. Тәрбияче ролен... телевизор үз өстенә алды. "Кара тартма"дан без сәясәтчеләребезнең ирек турында ялкынлы ялган тулы чыгышларын һәм Гонконг боевикларын карадык. Реаль тормышта – буш кибет киштәләре, хезмәт хакын алмыйча гына тир түккән әти-әниләр, гаиләне ничек туендырырга белмичә эчүгә сабышкан мужиклар. Ә телевизорда – муллык, купшылык һәм... кансызлык. Димәк, реаль тормышка да шуларны күчерергә кирәк, дигән фикергә килгән иде минем буын кешеләре. Кыйна, сугыш һәм үзеңнекенә иреш! Бу ил сине кайгыртмый, син аңа кирәк түгел, димәк, син дә башкалар турында уйлама, үзең өчен генә көрәш!

 

Без – усал буын. Урам буйларында агач   тартмаларда тәмәке блокларын җәеп утырган әбиләрдән берәмләп сигарет сатып алган, төркем булып күрше квартал "пацан"нарын монтировкалар белән канга батырып кыйнаган, бөтенесе дә бер төрле башлыклар һәм күн курткалар киеп үскән буын кулына бүген ил язмышы тапшырыла. Бергә үскән яшьтәшләрем арасында төрмәгә элә­гүчеләр аз түгел. 1990 нчы елларда оешкан җинаятьчелек өчен утыртылган күп кеше хәзер иреккә чыга. Ә алар рәшәткә артында төзәлеп, "яңа кешеләр" булганнар, дигән ышаныч миндә юк.

 

Дәүләт җитәкчеләренең Яшьләр елын игълан итүләреннән генә хәзер әллә ни файда юктыр инде ул. Күптән түгел генә РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының яшьләр оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар департаменты русча әзерләп чыгарган социаль видеороликны карагач (ул "Год молодежи" дип атала, аны интернеттан эзләп табып була), миндә шундый фикер туды. Безнең буын турында язарга теләк шуннан барлыкка килде дә. Кадр артында шомлы музыка уйный, экранда рәсемнәр һәм шуларга титрлар чыгып бара. Клип бүгенге яшьләрнең үз-үзләрен генә кайгыртып, типтереп, эгоистик тормыш рәвеше алып баруларын "фаш итә". "Гаилә корырга җыенмыйсың", "армиягә барырга җыенмыйсың", "син бер әйбер дә җитештермисең, төземисең" кебек язулар чыгып, роликны караган яшь кешеләрдә гаеп хисе тудырыла, аларның тормышлары файдасыз узып баруга инандырырга тырышалар. "Синеңчә, Россиягә бернинди дә катнашың юк. Янәсе, барысын да кемдер кайдадыр хәл итә. Ләкин чынлыкта аның синнән башка беркеме дә юк. Син – аның киләчәге, үткәне һәм соңгы өмете... Һәм бу хәл үзе үк куркыныч, чөнки синең үзеңә берни дә кирәк түгел", – дигән. Кыскасы, бик тә дөрес сүзләр язылган, әмма минем буын кешеләрендә алар ачу чыгарды. Без үскән елларда түрәләргә кирәк түгел идек. Нефть сатып, анда "югарыда" кемдер типтереп яшәгәндә дә без аларга кирәк булмадык. Хәзер кризис җиткәч исә, түрәләр куркуга калды, без аларга, ниһаять, кирәк була башладык һәм алар "Ватан" дигән сүзне искә төшерделәр – интернет-роликларга күп кенә комментарийларның мәгънәсе әнә шундый. Безнең буын кешеләре дәүләткә чиксез ышанган, аның өчен җанын фида кылырга әзер булган өлкән буынның ничек итеп мыскыл ителгәнен күреп үсте һәм әти-әниләренең, әби-бабаларының хаталарын кабатларга теләми инде. Безнең буын кешеләре үз балаларын да шуны истә тотып тәрбияләячәк.

 

Бу илнең төп фаҗигасе шунда: безнең буын эгоизмны, үзең өчен генә яшәүне бердәнбер дөрес тормыш алып бару ысулы итеп саный. Бүгенге яшьләр өчен Ватан күп дигәндә 200 километрлы радиус белән генә чикләнә. Мәскәү – бөтенләй башка ил. Мурманск, Владивосток, Калининградны әйтеп торасы да юк. Ә кайберәүләр өчен Ватан дигән төшенчә – гомумән уйдырма гына. Кешенең иң көчле чагы 30-40 яшькә туры килә. Ләкин дәүләт бүген андыйларга таяна алмый. Илдә нормаль социопсихологик климат, яңа сәламәт менталитет тусын өчен тагын берничә буын алмашынуын көтәргә кирәк. Ләкин аңарчы бу ил исән калырга тиеш бит әле.

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 37 | 28.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»