поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.03.2014 Мәдәният

“Язлар моңы” белән татар моңы яңара

Татар халкы кайда гына яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган: моң аша татарлыгын тоемлаган, милли иҗат һәм сәнгать нечкәлекләренә төшенгән, мәдәният аша балаларда югары зәвык тәрбияләгән. Бүгенге көндә дә борынгы көйләребезне искә төшерү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу, халык музыка уен коралларын барлау һәм халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, яшь талантларны ачып, аларга иҗат юллары яру татар зыялыларының һәм милли оешмаларының төп бурычы булып тора.

Шушы максаттан Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә. Сәхнә түрендә Самара өлкәсенең Камышлы, Похвистнево, Челно-Вершины районнарының, Сызрань, Самара, Тольятти шәһәрләренең, күрше Оренбург Һәм Ульяновск өлкәләренең үзешчән артистлары үзләренең осталыклары белән уртаклашалар. Шушы “Язлар моңы” фестивале аша үтеп, өлкәбездә 60лап гармунчы, йөзләп җырчы һәм биюче сәхнә юлына басты. Ә күпме яшүсмерләребез кулларына гармун алдылар!

Менә быелгы бишенче ачык “Язлар моңы” фестивале кысаларында да “Татар җыры”, “Уйнагыз, гармуннар”, “Татарча бию” ярышлары уздырылды. Шенталы районының Денис авылы, Ставрополь районының Выселки авылы үзешчәннәре, Сызрань, Самара һәм Тольяттиның иң оста гармунчылары, җырчылары һәм биючеләре бер мәйданда көч сынаштылар.

Бәйрәмне котларга Самара өлкәсенең “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов һәм башкарма директоры,тарихчы Шамил Галимов килгәннәр иде. Жигули шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрәфетдинов та, Тольяттиның шәһәр Думасы аппараты җитәкчесе Дмитрий Микель дә фестивалебезгә килергә вакыт тапканнар. Әлбәттә, кунаклар берсе дә буш кул белән килмәгән: Ильяс әфәнде Шәкүров безгә “Самар татарлары” журналларын, Әнвәр Горланов - “Татар теле - күңелем теле” татар теле дәреслекләрен бүләк иттеләр. Төбәгебездә үзешчән сәнгатьне үстерүгә күп көч куйган Сәүбән Рәфыйковка, Светлана Исхаковага һәм Алмаз Галихановка өлкә татар милли-мәдәни автономиясеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иң кадерле кунаклар, әлбәттә, Татарстаннан килгәннәр иде. Тольяттилылыарны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарә мөдире урынбасары, филология фәннәре кандидаты Гөлүсә Низаметдинова котлады. Күпләргә яхшы таныш “Зөләйлә” төркеме бәйрәмебезгә нур өстәп, концерт программасын тагын да баетып җибәрде.

Гөлүсә Низаметдинова Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасировка, аның ярдәмчеләре Зөлфия Галихановага һәм Алия Мусинага татар телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда башкарган эшләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фестивальне өлкәбезнең иң оста гармунчыларының берсе – Самара шәһәрендәге “Идел” эстрада ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мидхәт Әминов үзенең баян, тальян, кечкенә гармуннарда һәм курайда уйнау осталыгын күрсәтте. Ә Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп килүче “Сөембикә” балалар мода театры тамашачыларга “Ак чабата - ак оек” һәм “Бишмәтемдә биш төймә” коллекцияләрен тәкъдим иттеләр. Алар белән күп еллар инде Ләйсән Әхмәдиева җитәкчелек итә.

Конкурста катнашучы гармунчылар яшьләре буенча ике категориягә бүленеп уйнадылар. 15 яшькәчә балалар - сызранлы Камилә Яруллина - өченче,Тимур Йосыпов - икенче, Рафаэль Алиев беренче урыннарны бүлештеләр. Ә 15-18 яшьтәгеләр арасыннан Тольятти егетләре Илгиз Камалиев - өченче, Алмаз Галиханов - икенче, Ришат Сабитов беренче урыннарны алдылар.

36 яшьтән олырак гармунчылардан самаралы Наил Вахитов - өченче урынга, тольяттилы Әнвәр Сафин - икенче, Ставрополь районы, Выселки авылыннан килгән Мәсгут Низамов, ике рәтле гармунда уйнап, беренче урынга чыктылар. Ә Жигули шәһәренең “Сабантуй” эстрада ансамбле егетләре Ирек Шәрәфетдинов, Фәрит Шәрәфетдинов һәм Марат Рәсүлов гармуннарда уйнап, өч тавыштан үзенчәлекле итеп җырлап, халыкны таң калдырдылар һәм Гран при бүләген алдылар. Аларны беркем белән дә чагыштырырлык түгел иде. Булдыралар, егетләр!

Җырчылар арасында да шулай ук яшь буенча бүленү булды. 36 яшьтән олырак башкаручылардан өченче урынга - Сызран җырчысы Суфия Әмирова, икенче һәм беренче урыннарга тольяттилы Хәтиҗә Гыйниятова һәм Наилә Зәитова чыктылар.

Татарча биюдә Тольяттиның “Асыл” бию төркеме - өченче, Сызранның “Задоринка” бию ансамбленең башкорт биюе - икенче, Шенталы районы Денис авылы биючесе Алия Галиуллина беренче урынга лаек булдылар.

Шулай ук Фәрит Садыйков оста гармунчы гына түгел, бик шәп җырчы буларак та тамашачы күңеленә хуш килеп, аңа махсус бүләк бирелде.

Гөлфия Низамова һәм Анжелика Сафчукның “Туган җирем” дуэты чыгышына халык бик озак итеп кул чапты, шуңа күрә аларга “Халык бәясе” бүләге, ә Выселки авылы егете Мәсгут Хәйбуллинга бигрәк тә үзенчәлекле исемле “Әрсезлек өчен” бүләге тапшырылды.

Ярышлар тәмамлангач, Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп килүче “Асыл” биючеләр ансамбле “Восточный стиль” кибетенең мода эшләнмәләре коллекциясен тәкъдим итте. Фестиваль программасын алып баручылар өчен дә киемнәрне шул кибет бүләк иткән иде бит. “Зөләйлә” төркеме кызлары да өздереп җырлап, күңелебезне ачтылар, фойеда да үзара аралашу, бию-җыр тавышлары ишетелеп торды. Әйе, мондый чараларны халык бик ярата һәм һәрвакыт бәйрәмгә гармун көен, татар җырын сагынып килә.

Камышлы районының “Уйнагыз гармуннар” фестивале, “Әйлән-бәйлән” биючеләр конкурсы, Похвистнево районының Гали авылында үткәрелүче “Халкым минем” фестивальләре региональ конкурс исемен йөртсәләр дә, өлкәбезнең бөтен талантларын да бер тирәгә җыя алмыйлар әле. Самарадагы “Татар балалары җырлый” фестивален дә шул рәткә кертеп була.

Бәлки биш ел буе талантларны барлап килеп, “Уйнагыз гармуннар”, “Татар җыры” һәм “Татарча бию” конкурсларын үз эченә алган “Язлар моңы” фестиваленә өлкә статусы биреп, Тольяттида киңәйтелгән өлкә фестивален гөрләтеп уздыру вакыты да җиткәндер? Тольяттилылар моңа әзер. Ә башкалар ни дип әйтер икән?

 



Әнвәр ГОРЛАНОВ чәкчәктән авыз итә.



Сызран районының Варламово авылы биючеләре чыгышы.

Югарыдагы рәсемдә Тимур ЙОСЫПОВ.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Зөлфия ГАЛИХАНОВА
Бердәмлек
№ 13 | 29.03.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»