поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.03.2014 Мәгариф

Даһины да үстерергә кирәк

Ходай “маңгаеннан үпкән” даһилар бар. Ләкин күпчелек очракта зур җиңүләр – тырышлык нәтиҗәсе. Әмма бала җилкәсенә югары максатлар өеп, аны сыный-сыный сындырмаска да кирәк бит әле. Әлеге сынауның чикләрен ничек билгеләргә?

“Ике яшьтән хәреф таный”

Булат Рәхмәтуллин Казандагы 111нче мәктәпнең 2нче сыйныфында укый. Телләр өйрәнә, математика бәйгеләрендә җиңүләр яулый, каратэ белән шөгыльләнә, оста итеп рәсем ясый, аккордеонда уйный. Аның әти-әнисе исә сәләтле уллары белән әлегә горурланырга иртәрәк, дип саный. Рәхмәтуллиннар ике егет үстерә. Булатның абыйсы Айрат та яхшы укый, инглиз теле, математика белән кызыксына. Алма агачыннан ерак төшми: әтиләре Фәнис мәктәпне медальгә тәмамлаган, Казан авиация интитутында югары белем алган. Әниләре Кадрия исә гуманитар фәннәрне су урынына эчә.

– Канда булмаса, тәрбия генә аздыр, – ди Рәхмәтуллиннар. – Тик, “Болай да белә”, – дип, баланы тик яткырырга ярамый. Галимнәр раславынча, балада фикерләү, акыл сәләтен бишектән үк үстерә башлау мөмкинлеге бар. Өйдә шөгыльләнү белән беррәттән, төрле үсеш үзәкләренә алып барырга кирәк, аларның түләүсезләре дә җитәрлек бит. Сәләтне иртәрәк тотып алган саен, камилләштерүе җиңелрәк. Шул ук вакытта баланың үз көчен дә чамаларга кирәк. Артык кырыслык, киресенчә, аның укудан гайрәтен чигерергә мөмкин. Улларыбызны күп түгәрәкләргә йөрттек. Һәрьяклап дөньяны танысыннар, тормышта үзләренекен тапсыннар, дидек. Уен белән аралаштырып, кабатлап торгач, Айрат та, Булат та саннарны, хәрефләрне бик иртә таныды. Ике яшь ярымлык Булат машинада барганда күргән бер хәрефен әйтеп бара иде. Дүрт яшь ярымда аны йөзүгә бирдек. Балалар бакчасында шахмат, бию, театр, оста куллар түгәрәкләренә йөрде. Тәрбиячеләре: “Кулы килеп тора, тиз исендә калдыра”, – дия иде.

“Кызыбызның балачагын озайттык”

Ләйсән һәм Айдар Фәтхуллиннар кечкенә кызлары Алсуны мәктәпкә бирергә ашыкмаган. Балалары беренче сыйныфка сигез яше тулганда гына кергән.

– Кызыбызның балачагын озайту максатыннан махсус эшләнде бу, – ди Ләйсән. – Болай да технологияләр гасырында яшибез. Көндәлек тормышта да балага мәгълүмат күп, уенчыкларга кадәр төрле катлаулылыкта ясала бит. Балалар бакчасында соңгы елны бию түгәрәгенә йөри башлады, аның өчен шул җитте. Ләкин мәктәпкә соңрак бирүебез баланың укуына, үсешенә йогынты ясый дигән сүз түгел. Аның белән өйдә шөгыльләндем, мәктәпкә кергәндә укый, саный белә иде. Беренче сыйныфка кабул иткәндә хәзер шундый таләпләр куела бит, моннан берничек тә качып булмый. Шуңа күрә мәктәпне алдан сайлап, шунда ук әзерлек төркеменә йөрдек. Балага мәктәпкә, булачак сыйныфташларына ияләнер, һичьюгы коридорда адашмыйча йөрергә өйрәнер өчен бик әйбәт булды.

Бүген Алсу 4нче сыйныфта белем ала. Классташларыннан интеллектуаль яктан калышмый, уку да җиңел бирелә, иптәшләре белән дә җиңел аралаша.

Белгечләр фикере


“Яхшы укучыларда – “отличник синдромы”

Чулпан Ситдыйкова, Казандагы сәләтле балалар өчен иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге укытучысы:


– Сәләтле балалар белән шөгыльләнү – үзенчәлекле юнәлеш. Алар бит күктәге йолдызлар шикелле. Ул “йолдызларны” күрә белү генә аз, сүнмәсен, яктырак янсын өчен аларны һәрвакыт канатландырып торырга кирәк. Моннан тыш, фәндә “отличник синдромы” дигән төшенчә дә бар. Әлеге синдром бигрәк тә безнең очракта, сәләтле балалар белән эшләгәндә еш очрый. Бу – баланың һәрвакыт беренчелеккә, лидер булырга омтылуы. Бер яктан, яхшы тоелган әлеге күренеш, тирәнрәк уйлап карасак, зыянлы да. Бала “4”ле алгач та елый, яшьтәшләреннән аерыла, көнчелек, мин-минлек кебек сыйфатлары көчәя башларга мөмкин. Безнең үзәккә әле яңа гына килгән балаларда “отличник синдромы”ның билгеләре сизелә. Чөнки алар – гадәти мәктәптә иң-иңнәр. Ә монда бөтенесе шундый, тигезләшәләр. Менә мин җиңеп чыгыйм әле, дип түгел, биремнәрне ярдәмләшеп, кызыксынып эшлиләр, авырлыкларны бергә җиңәргә тырышалар. Балалар бер-берсен аңлап, теләктәшлек белдереп укыганда гына, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

“Булдыра алмаслык эшләр кушмагыз”

Дания Фәхертдинова, педагог-психолог:


– Балага булган йөкләмәләрнең нормада булуын тикшерү авыр түгел. Әгәр ул түгәрәкләргә яратып йөри һәм канәгать кайта, йөзендә елмаю сүнми икән, димәк, сез дөрес юлда. Начар йоклый, ашамый, көйсезләнә, конфликтлыга әйләнә икән, бу очракта инде уйланырга кирәк. Бала үзенең психологик яктан киеренкелеген, канәгать булмавын шул рәвешле күрсәтә. Вакытында бу халәтне сизеп, чарасын күрмәсәң, сабый күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин, монысы инде куркынычрак. Балагызны нинди генә бөек кеше итәсегез килсә дә, аңа булдыра алмаслык эшләр кушмагыз.

Депрессиягә артык йөкләмәләр генә түгел, киресенчә, эшсезлек тә сәбәп булырга мөмкин. Бүген бу төр депрессия киң таралган. Кайбер балалар бик энергияле, хәрәкәтчән. Аларның энергиясен, һичшиксез, файдалы юнәлешкә борып җибәрергә кирәк. Чөнки үз-үзләреннән канәгать булмау, күңелендәгесен берничек тә чыгара алмау баланың көйсезләнүенә китерә.

Баланы мәктәпкә иртә бирергә ярыймы? Монда әти-әнинең теләге генә беренче урынга чыгарга тиеш түгел. Төп нигез – баланың физик һәм психологик яктан әзерлеге. Бүгенге мәктәп программасы катлаулы, таләпләр югары. Мәктәп баласы педагог кушканнарны төгәл аңларга, җиренә җиткереп эшли белергә тиеш. Әгәр бала нык әзерлекле, генетик яктан да уку җиңел бирелә, кушканны төгәл үти һәм теләге бар икән, әлбәттә, мондый баланы өйдә тотмаска кирәк.

“Татарстанда сәләтлеләргә игътибар зур”

Гөлнара Исламова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми мәгариф идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе:


– Казанда сәләтле балалар белән эшләү үзәге бүгенгә берәү генә. Ул – “Казан шәһәрендәге сәләтле балалар өчен иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге”. Тиздән Республика күләмендә дә сәләтле балалар үзәге ачылыр дип көтелә. Бу очракта, башкала гына түгел, ә район балалары да әлеге үзәккә килеп шөгыльләнә, шәһәр һәм ил күләмендәге бәйге-олимпиадаларда катнаша алачак.

“Казан шәһәрендәге сәләтле балалар өчен иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге”, 420097, ТР, Казан шәһәре, Әмирхан Еники ур., 23нче йорт. Тел: (8843) 264-50-40, 236-55-83, E-Mail:shohrat-kazan@mail.ru, Эш көннәре — дүшәмбе-җомга: 9.00-18.00

Иң-иңнәр


Башкалабызның иң популяр биш мәктәбе исемлеге (Казан Мәгариф Идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов мәгълүматларына (соңгы берничә елдагы БДИ нәтиҗәләренә) нигезләнеп төзелгән):

1. 131нче физика-математика лицее. Бутлеров ур., 448. Тел: (843) 236-11-23.
2. КФУ каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицей. Рәхмәтуллин ур., 2/18. Тел: (843) 292-07-70
3. 7нче гимназия. Адоратский ур., 25а. Тел: (843) 521-66-48
4. 122нче гимназия. Восстание ур., 80. Тел: (843) 560-76-77
5. 19нчы гимназия. Җиңү проспекты, 48. Тел: (843) 268-50-26

Тарихка кергән вундеркиндлар

• Акрит Йасуал. Һиндстанда туган бу малайны иң яшь табиб дип атыйлар. Биш яшьтә ул инде анатомияне су урынына эчә, Шекспир әсәрләрен яратып укый. Ә җидедә җирле хастаханәдә беренче операциясен ясый. Хәзерге вакытта Акрит медицина университетында укый һәм яман шеш авыруына каршы дару эзләү белән шөгыльләнә.

• Пабло Пикассо беренче итеп укырга түгел, рәсем ясарга өйрәнә. 12 яшендә ул иҗекләп укый һәм хаталы яза, әмма шул вакытта ук рәссам буларак таныла.

• Говард Филлипс Лавкрафт ике яшендә укырга өйрәнә, ә алтыда инде җитди шигырьләр яза башлый. Куркыныч төшләрен дәфтәр битенә күчереп, мистик әдәбият тудыра.

• Вольфганг Амадей Моцарт дүрт яшендә фортепианода уйный башлый, ә биштә инде музыкаль пьесалар яза. Сигез яшендә беренче симфониясен язып бетерә.

• Ким Унг Йонг – хәзерге вакытта дөньядагы иң акыллы кеше. Ул өч яшендә университетнның физика факультеты студенты була, ә алтыда аны “5ле”гә генә тәмамлый. Җиде яшендә Кимны АКШка эшкә чакыралар, 15тә ул фәннәр докторы исемен ала. Хәзерге вакытта Ким Кореяның кечкенә бер шәһәрчегендә югары уку йортында укыта.

• Уильям Джеймс Сайдис яшь ярымлык вакытта укырга өйрәнә, сигездә дүрт китап яза һәм җиде телдә иркен аралаша. Ул белгән җиденче тел “вендергуд” дип атала, аны малай грек теле нигезендә үзе уйлап таба.
 


Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА, Ләйсән ИСХАКОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 4 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»