поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.03.2014 Интернет

Интернет – үзе бер сәхнә

Бүгенге заман кешеләре бер-берсе белән танышканда элемтә өчен телефон номерын гына түгел, ә электрон почта адресын да алмашалар. Дусларының «ВКонтакте», «Одноклассники», «Facebook» һәм башка социаль челтәрләрдә булу-булмауларын белешәләр.

Әйе, бик күп кешеләр, аеруча яшьләр, ике дөнья белән яши башлады. Аның берсе реаль дөнья булса, икенчесе – виртуаль. Каян беләсең, бәлки киләчәктә виртуаль театрлар да барлыкка килер? Виртуаль образларга кереп китеп була икән, димәк виртуаль тормышны интернет челтәрендә дә сәхнәләштерергә мөмкин булыр? Әгәр мондый театр барлыкка килсә, анда нинди татар геройлары, татар образлары булыр икән? Киләчәк виртуаль татар театрларында нинди спектакльләр күрсәтергә мөмкин булыр? Татар театрлары моңа әзерме?

Шушы уңайдан татар театрларының интернет челтәрендәге рәсми сайтлары белән тирәнрәк танышып чыгарга булдым.

Моннан 2-3 ел элек кенә бу темага зурдан кубып сөйләшеп булмый иде әле. Беренче елларда татар театрлары интернет челтәрен зур авырлык белән үзләштерделәр. Чынлап та, әгәр кулланучы өчен спектакльләрне Интернет киңлегенә урнаштырсаң, театрларга йөрүчеләр калырмы соң? Интернетта сайтны ясату һәм аны алып бару өчен тиешле белгечләрне һәм өстәмә чыгымнарны кайдан табып була? Аннан ни файда? Бүген әлеге сорауларның инде күбесенә җавап табылган, татар театрларының барысының да диярлек үз сайтлары эшләп килә. Заман куйган таләп бер театрны да читләтеп узмады, диярлек. Сайтны алып бару мәсьәләсе белән бергә сайтның кыйммәте һәм дәрәҗәсе турында гына мәсьәләләр хәл ителеп бетмәгән.

Театрның да, аның сайтының да кыйммәте һәм дәрәҗәсе аңа ихтыяҗ белән бәяләнә. Татар спектакльләре белән даими кызыксынган кешеләр сайтка да керәләр, театрына да йөриләр. Татарстаннан читтә яшәгән күп кенә татарлар өчен театрның сайты – бердәнбер элемтә чарасы. Шуңа күрә, театр сайтлары кулланучыларының күпчелеге – башка регион татарлары. Әйдәгез, татар сайтларын тәртипләштергән Татнет каталогына (http://tatarile.org/catalog) күз салыйк. Андагы сайтлар тематика һәм сайтның цитаталануы (тИЦ, телгә алыну һәм сайтка сылтамалар саны) буенча урнаштырылып барыла. Безне кызыксындырган татар театрларының сайтлары «Мәдәният» рубрикасында урнаштырылган. Әлегә бу исемлектә беренчелекне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының рәсми сайты (http://kamalteatr.ru) алган. Шулай ук беренче биттә Әлмәт Татар дәүләт драма театры (http://tatar-almetteatr.ru) белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (http://tinchurinteatr.ru) сайтлары турында мәгълүмат урнашкан.

Әйдәгез, әлеге театрларның Интернет челтәрендә никадәр танылган булуларын карыйк. Мәгълүмат күбрәк булган саен, сайтның кулланучылар саны белән бергә театрның потенциаль тамашачылары саны да күбрәк булачак.

Google эзләү системасында «Камал театры» дип эзләү 131 мең нәтиҗә бирде.

«Әлмәт театры» дип эзләү 11,2 мең, ә «Тинчурин театры» дип эзләү 9,6 мең нәтиҗә бирде. Татнет каталогында урнашкан башка театр сайтлары белән дә танышыйк. Мөгаен, аларның кайберләре турында сез әле беренче тапкыр гына ишетеп беләсездер. Сайтларны, Интернет челтәрендә алар турындагы мәгълүмат дәрәҗәсен дә күрсәтеп, каталогта урнашу тәртибендә язып чыгам:

• Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры: http://karievteatr.ru («Кариев театры» – 41,5 мең нәтиҗә);

• Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры: http://chelnyteatr.ru/?lang=tat («Яр Чаллы театры» – 924 нәтиҗә);

• Минзәлә Татар дәүләт драма театры: http://minzalateatr.ru («Минзәлә театры» – 880 нәтиҗә);

• «Мунча ташы» Татар эстрада театры сайты: http://munchatashi.ru («Мунча ташы театры» – 10 нәтиҗә);

• Әтнә Татар дәүләт драма театры: http://atnya-teatr.ru («Әтнә театры» – 1240 нәтиҗә). Күргәнебезчә, татар театрларының сайтларын әле кулланучыларга танытырга кирәк. Әгәр без сайтның үзен эзләсәк, нәтиҗәләр тагын да кимрәк булыр иде.

Әлбәттә, кайбер театрлар тамашачыларны үз сайтлары ярдәмендә түгел, ә чит ресурслар (Вконтакте, Youtube һ.б.) яисә билет сатучылар аша җыярга тырыша. Бу юнәлештә системалы эш алып бармаган очракта, әлеге ысуллар, минемчә, күпкә уңайсызрак, катлаулырак һәм күбрәк чыгымнар сорый.

Театрның рәсми сайты турында мәгълүматны ни рәвешле халыкка ирештерергә дә, аны ничек популяр һәм файдалы итәргә?!

Иң беренче чиратта, һәр дәвамлы интернет-проектның үсеш планы булырга тиеш. Сайтны танытырга һәм аның даими кулланучыларын булдырырга теләсәгез, анда мәгълүматның даими тулыландырылып баруын тәэмин итәргә кирәк. Эзләү роботлары, сайт белән даими танышып торачаклар һәм әлеге сайтның эшләп үсеп килүен аңлаячаклар, эзләү вакытында аны беренче битләргә чыгаралар. Ясалган да ташланган сайт, никадәр матур булса да, инде берничә атнадан соң ук онытылачак. Яңа мәгълүмат булмагач, эзләү системалары аны иң артка алып ташлаячак, сайтны эзләгән кулланучылар да аңа тап булмаска мөмкиннәр. Театр афишасы, гастрольләр турында мәгълүмат, театр яңалыклары һ.б. – сайтның динамик үсешен билгеләүче факторлар.

Икенчедән, сайт турында мәгълүматны башка ресурсларда да таратырга кирәк. Аеруча социаль челтәрләрдә. Социаль челтәрләрдә театрның рәсми төркемен булдырып, аны театрның сайты белән бәйләгән очракта, башкарылган эш күпкә эффектлырак булыр. Театрның Youtube каналын ачып, сайтны видеоматериаллар белән баетып алып бару кулланучылар санын бермә-бер арттырыр.

Билгеле бер вакыт җиткәч, сайт кулланучысында театрга бару теләге туар. Шундый вакытларда сайтта онлайн билет сатып алу мөмкинлеге булу зарури. Гомумән, сайт театр белән тамашачы арасында арадашчы ролен үтәргә тиеш. Театрның адресы, аңа бару схемасы, телефоннар һ.б. элемтә мәгълүмат сайтның беренче битендә үк урнашса яхшы булыр. Гадәттә, мондый мәгълүмат сайтның аскы өлешендә – «подвал»да күрсәтелә.

Һәм инде, әлбәттә, сайтта навигация һәм кирәкле мәгълүматны эзләп таба алу мөмкинлеге ясалган булырга тиеш.

Әгәр дә театр үзенең дәрәҗәсен арттырырга һәм танылырга тели икән, аның үз дизайны, логотиплары була. Визиткаларда, буклетларда һ.б. шундый таратма материалларда сайтыгызның адресын күрсәтергә онытмагыз!

Театр үз тормышы белән үзе генә яшәргә тиеш түгел, барлык тамашачылар да әлеге дөньяның бер өлеше булырга тиешләр. Күп кенә кулланучылар Интернет челтәрендә конкрет театр сайтын түгел, бәлкем, нинди дә булса спектакльне, актёрны яисә актрисаны эзлиләр. Мисал өчен, «Татар иле» челтәренең видеогалереясендә (http://tatarile.org/video) «Беренче театр»ны 3-4 ай эчендә инде 3 меңнән артык кеше карап чыкты. Димәк, әгәр театр репертуарында популяр спектакльләр бар икән, алар турында мәгълүмат сайтта аерма-чык булырга тиеш. Әлеге мәгълүмат сайтка яңадан-яңа кулланучылар алып килер.

Ә инде журнал укучылар арасында «театр җене кагылган» кешеләр бар икән, яраткан театрыгызның дәрәҗәсен күтәрүдә актив катнашыгыз. Башкаларны да татар мәдәнияте белән таныштырыгыз, яңалыкларны хәбәр итегез, сайтка сылтаманы күрсәтергә онытмагыз. Бу мәгълүмат аеруча Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен тансык.

Сүз ахырында тагын бер сайт турында әйтеп китәсем килә. Театр сайты түгел, Кукмара районы Өлге авылы клубы мөдире Сәләхова Миләүшәнең шәхси сайты ул (http://avilklup.ru). Сайтын да кызыклы итеп алып барырга вакыт таба, мастер-класслар да тәкъдим итә, иҗат җимешләре белән дә таныштыра, клуб мөдирләренә ярдәмгә сценарийлар һ.б. төрле файдалы мәгълүмат та урнаштырып бара. Сайтта авыл тормышы белән бәйле төрле мәдәни чаралар турында мәгълүмат та урын алган.

Ышанасызмы-юкмы, әлеге сайт турында чит төбәкләрдә яшәгән татарлардан ишетеп белдем. Алар сайтны карап баруларын хәбәр иттеләр, Татарстанда шундый актив мәдәният хезмәткәрләрегез бар икән дип сөенделәр. Әгәр Өлге клубы спектакль куярга дип кая да булса барырга җыенса, аның инде тамашачылары бар, дигән сүз.

Күпмедер дәрәҗәдә шаярту булса да, әлеге сүзләрдә хаклык бар. Кешеләр күбрәк танылган артистларның концертларына барган кебек үк, ныграк танылган театрларның спектакльләрен күбрәк карыйлар. Ә татар сәхнәсе – ул элек-электән халыкның рухын күтәрүче, уйландыручы, яңа илһам бирүче һәм яңа үрләргә әйдәүче тылсымлы урын. Әлеге тылсымлы урын турында кешеләр күбрәк белгән саен, татар рухы тагын да ныгый төшәр. Театр сәхнәләре үзенә театр залы ишегеннән кергәндә генә түгел, ә, бәлкем, Интернет битләреннән үк үзләренә тартып торсыннар. Сәхнәләребездә туган мәдәни байлыгыбыз Интернет челтәрендә дә таралсын, күренмәс җеп булып дөньядагы татар халкын бергә бәйләп торсын. Моның өчен татар театрларының сайтлары ныгысын, популярлашсын иде!

(Язмадагы мәгълүмат бу елның 15 гыйнварында алынды, ул көн дә үзгәреп тора). 


Раил ГАТАУЛЛИН
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»