поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2009 Җәмгыять

БЕЗНЕ АНДА КӨТӘЛӘР (Тиздән сайлау)

Сайлау комиссияләре кирәкле документация белән тәэмин ителде, участокларның янгынга каршы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүләре тикшерелде, аларга килү юллары чистартылды, сайлаучылар исемлекләре барланды. Бүген исә барлык бюллетеньнәр дә территориаль сайлау комиссияләреннән участокларга барып җитәргә тиеш. Хокук сакчылары исә провокаторларга каршы чаралар күрергә әзерләнә. Кыскасы, 1 мартта дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советын сайлауга һәммәсе дә әзер, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

1 мартта 1418 кеше исәптә торган 289 нчы участокта иң җаваплы кеше Татьяна Сараева булачак, чөнки аңа бу участок сайлау комиссиясенең рәисе вазыйфалары йөкләнгән. Тавыш бирү төгәлләнгәч, бюллетеньнәр санауны, нәтиҗәләр чыгаруны оештыру өчен ул җаваплы, кандидатларның вәкилләре, күзәтүчеләр өчен шартлар тудыру, Татарстан гражданнарының ирекле тавыш бирү хокукларын тәэмин итү дә аның өстендә. Боларны эшләргә Татьяна Сараеваның тәҗрибәсе җитәрлек, чөнки узган сайлауларда да ул үз вазыйфаларын тиешенчә үтәгән.

 

– Моңарчы да әлләни авырлыклар булмады, чөнки ТР Үзәк сайлау комиссиясенең күрсәтмәләрен бик төгәл үтәргә тырыштык. Бу юлы шулай ук барысы да җайлы узарга тиеш, – ди ул тыныч кына.

 

Тыныч булырга җирлек бар, чөнки ярдәмчеләреннән башка аның күрсәтмәләрен участокта тәртип саклаячак милиционерлар да үтәргә әзер. Сайлау көнендә Казанның 488 сайлау участокларында һәм алар тирәсендә 2600 дән артык милиционер кизү торачак.

 

Башкаланың Эчке эшләр идарәсенең җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе Сергей Чанкин сайлау көнендә нинди проблемалар туарга мөмкин икәнлеген яхшы белә.

 

– Кандидатларның һәм аларның вәкилләренең, күзәтүчеләрнең адекват булмаган тотышы комачау тудырырга мөмкин. Мәсәлән, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында бер кандидат исерек хәлдә килеп гауга күтәрде, сайлауны туктатырга таләп итте. Бу мәсьәлә оператив рәвештә хәл ителде. Табиблар аның исерек икәнлеген теркәде, административ протокол төзелде һәм, участок сайлау комиссиясенең рәисе карары буенча, ирекле тавыш бирүгә комачау итмәсен өчен ул участоктан чыгарылды. Бу юлы да мондый очраклар кабатланса, тагын нәкъ шулай итәчәкбез, – ди подполковник, закон кысаларында эш итүләрен ассызыклап. Аның сүзләренә караганда, милиция хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрелде һәм кыен хәлләрдән ничек чыгасын төгәл аңлаткан белешмәләр дә таратылды.

 

Димәк, сайлаучыларның гына киләсе калды...

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 35-36 | 27.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»