|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2014 Мәдәният
Быел “Нәүрүз” театраль-белем бирү форум-фестивалендә ниләр көтелә?2014 елның 2-8 июнендә Казанда Төрки халыкларның III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү форум-фестивале узачак. Форум кысаларында Германия, Греция, Колумбия, Россия һәм Франциядән килгән театр сәнгате һәм менеджменты буенча әйдәп баручы белгечләр җитәкчелегендә семинарлар, мастер-класслар һәм лекцияләр тәкъдим ителә. Форумда катнашу өчен заявкалар 2014 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә. «Нәүрүз» форумы – Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале җитәкчелегендә оештырылган театраль белем бирү проекты. Форум кысаларында семинарлар, мастер-класслар һәм лекцияләр 5 юнәлештә үтәчәк: актерлык сәнгате һәм практик режиссура; режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр; театр социологиясе, менеджмент, пиар, хокук белеме; курчак театры сәнгате; театраль тәнкыйть. Форум программасында, гадәттәгечә, театр сәнгате һәм менеджменты буенча әйдәп баручы белгечләр җитәкчелегендә семинарлар, мастер-класслар, лекцияләр һәм, шулай ук, танылган режиссерлар, музыкантларның спектакльләре, концертлары, перфоманслары.
--- |
Иң күп укылган
|