поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.03.2014 Җәмгыять

Зилә Әхмәдуллина: «Күптәнге хыялым – авыл үзешчәннәрен зур сәхнәгә чыгару»

Узган саннарның берсендә: Нижгар татарлары арасында «Ел хатын-кызы-2013» исеме Рәзилә Ардинат кызы Ахмадуллинага бирелә», - дип хәбәр иткән идек. Бу юлы үз укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырга булдык һәм шушы хөрмәтле исемгә лаек булучы ханым белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

 

Ул Татарстанның Азнакай районы кызы. Аны беренче тапкыр Нижгар татарларынең Региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) рәисе урынбасары итеп сайлаганда, ул үзе анда юк та иде. Бу вакытта Зилә ханым Т.Новгородның Кремль Концертлар залында күренекле артистлар белән репетиция уздыра иде. Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова да, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева да: «Зилә, болай итсәк ничек булыр икән, алай итсәк ярар микән?» – дип аның белән киңәшә. Кем соң ул артистлар белән дә, Нижгарның иң атаклы кешеләре белән дә уртак тел таба белүче ханым? 

- Мин үземнең туган якларымда да бу хәтле татар авылларын, татар кешеләрен белми идем. Эшең шул булгач беләсең икән, - дип көлә Зилә-Рәзилә. Ә эше берәү генә түгел аның, нинди генә йөк тартмый: мәкаләләр дә яза, башкалар язган хикәя-шигырьләрне редакторлый, аларны китап итеп төзеп, нәшрияткә тапшыра, яшьләрне дә кавыштыра, концертлар да уздыра, ял кичәләре дә оештыра. Өч кыз әнисе булса да, үзе дә кызлар кебек сылу гәүдәле бу ханым барысына да өлгерә, бар эшкә дә җитешә. Ә менә ничек бирелә бу эшләр аңа, үзеннән дә яхшырак кем дә сөйләмәс. 

- Зилә ханым, сез безнең якларга ничек килеп чыктыгыз? 

- Тормыш иптәшем хәрби кеше иде, шулай итеп Нижгар җиренә килеп төпләнергә туры килде. Башта берничә елга гына дип уйлаган идек, хәзер инде башкача күз алдына да китерә алмыйм. 

Әле бирегә күченгәнче үк ирем миңа эш таптым дип хәбәр итте. Сагынганнандыр инде, ул башта ук, әле без балалар белән күчен-гәнче үк, Түбән Новгород мәчетенә барып, андагы җитәкчеләр белән танышкан. Татар теле укытучысы икәнемне белгәч, ул вакытта таркалып килгән татар якшәмбе мәктәбен торгызырга тәкъдим иткәннәр. Шулай итеп, мин монда килүнең беренче көненнән диярлек урындагы татар-мишәрләр тормышына актив кереп киттем. Якшәмбе мәктәбенә укучылар җыйдык, ике атна саен диярлек Казанга кайтып, мәктәпләрдән инде «списать» ителгән татар теле дәреслекләре, газета-журналлар җыеп килә идек. Бар нәрсәне гаиләбез белән җыйдык, татарча кассеталар, фильмотекадан махсус татар телендә спектакльләр, мультфильмнар яздырып китерә идек. Ирем, өч кызым белән һәр ял көнебез шул якшәмбе мәктәбендә уза иде. Мин дәрестә, ә алар күрше класста чәй өстәле коралар, я татарча спектакль, я концерт язылган видеокассета куеп, безне көтеп торалар. Без укучылар белән бер гаилә кебек бергә бәйрәмнәр оештырдык, концертлар куйдык. Авыр да, кызык та иде. 

- Ә Рәзилә Ардинатовна ничек Зилә ханым булып китте соң? 

- Әйткәнемчә, ирем мәчеткә юл салган иде инде. Мине анда рухи «Җиһан» газетасы чыгарырга чакырдылар. Шул вакытта намаз укырга өйрәндем, ураза тота, Ислам динен тирәнрәк өйрәнә башладым. Мине эшкә чакыручы Дамир хәзрәт бервакытны миннән: «Рәзилә апа, исемеңнең гарәпчәдән тәрҗемәсен беләсеңме?» - дип сорады. Кызганычка каршы, белми идем. «Булмаган, уңмаган, эше килеп чыкмый» торган мәгънәдә икән ул исем. Башка исем ал дигәч, тиз генә риза булмасам да, башымда калды. Кемнең «уңмаган» буласы килә соң?! Шулай Зилә итеп кыскарттык та, мулла азан әйтеп кушты миңа ул исемне. Кем элек белгәнчә Рәзилә, ди, кем бары тик Зилә дип кенә таный. Шулай итеп, мин инде 17 елга якын Диния нәзарәтендә хезмәт итәм. Иң кызыклысы шул, әдәби татар телен белгәнгә күрә, Т.Новгородта бик кирәкле кеше булып чыктым. Үзем сөйлим, үзем уйлыйм: бигрәк күп эшкә җитешкәнмен икән! Беренче елдан ук сабантуйлар да алып бардым, үзешчән артистларның концертларын оештырып, үземә үк аларны алып та барырга туры килә иде. Аннары Татарстаннан артистлар чакыртып концертлар оештыра башладык. Сизми дә калдым ничек мине бу эш бөтереп алганын. Яшермим, үземә бик ошый бүгенге эшчәнлегем. 

- Сез бит әле «Шатлык» клубын да җитәклисез. 

- Әйе, Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе оешкач, мәдәни эшләрне дә күбрәк оештырырга мөмкинлекләр ачылды, бар эшләрне бергә тартучы кешеләр дә табылды. Дина Нургалеева, Наҗия Хөсәинова, Зөлфия Сәмиуллина бар эштә дә ярдәмче булдылар. Өлкә Диния нәзарәте каршында эшләп килгән Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым белән бик күп чаралар  бергә уздырдык. Менә алар белән «Шатлык» клубы дип атадык та инде шушы эшчәнлегебезне. 

- Сез оештырган ял кичәләре дә күпләргә ошый. 

- Шулайдыр. Без иң беренче кичәбезне күпләрнең яраткан җырчысы, илебезнең бар татарларына билгеле Хәйдәр Бигичевка багышлаган идек. Башта ул эшкә тотынганчы күп уйландым: Хәйдәр абый үзе дә бик зур шәхес, аның тормыш иптәше Зөһрә апа да гади кеше түгел. Зөһрә ханым Сәхәбиевага шалтыраттым. Бик дулкынланган идем, аның ягымлы тавышын ишеткәч, хуплавын аңлап алгач, тынычландым. Әлбәттә, авыр туры килде ул кичәне оештыру, беренче тапкыр иде бит андый рәвештәге чара уздыру. Ләкин кемгә генә шалтыратсам да, һәркем хуплап каршы алды бу фикерне. Хайдәр абыйның яшьлек дуслары, авылдашлары, абыйсы һәм сеңлесе катнаштылар. Бик матур, җылы кичә булып чыкты ул. Зөһрә апа Сәхәбиева бу турыда «Сөембикә» журналында, «Татарские новости» газетасында язып чыкты. 

Менә шулай бик уңышлы узган бу кичәдән соң, без дәртләнеп тагын башкаларын да уздыра башладык. Казаннан да, Мәскәү-дән дә артистлар чакыртабыз, үзебезнең     үзешчән      артистларны да читтә калдырмыйбыз. Төрлесе була, әмма канәгать калган чак бик сирәк инде. Хәзер менә өлкә күләмендә «Милли көй» фестивале уздыра башладык. Авыл үзешчәннәрен зур сәхнәгә күтәрү – күптәнге хыялым. 

- Белгәнебезчә, ай саен концертлар уздыруны да «Шатлык» клубы башлады кебек? 

- Анысы да дөрес, без Түбән Новгородка күчеп килгәндә, монда бик сирәк, елга бер-ике генә тапкыр татар концертлары була иде, хәзер инде алар гадәти нәрсә. Салават, Айдар, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдиновалар да теләп киләләр, нижгар җиреннән чыккан күренекле артистларны да гел чакырып торабыз. 

30 ел татар спектакле булмаган Нижнийда. Казанга барып спектакльләр караганда: эх, безгә дә китерергә иде бер яхшы спектакль дип хыялланып утырам да, куркыта. Халык  җыелмаса, артистлар каршында бик кыен хәлгә калачакмын. 

- Казанга экскурсияләр аркылы күп нижгарлыларда милли мәдәнияткә, чал тарихыбызга, хак динебезгә һәм газиз телебезгә хөрмәтле караш уяттыгыз. 

- Әйе, экскурсияләрне югары дәрәҗәдә оештырырга тырышабыз. Бар яклап уйланылган, экскурсия көненең һәр минуты алдан планлаштырыла. Шуңа күрә дә, безнең белән барганнар «Сезнең белән хоть на край света» дип, тагын барырга теләкләрен белдерәләр. Изге Болгар җиренә икешәр автобус халык җыела, кыш көне үк языла башлыйлар. Казанга безнең белән 4-5 тапкыр барган гаиләләр дә бар. 

-  «Таныштыру хезмәте» дә сезнең җимешегез бит. 

- Әйе, анысы очраклы гына килеп чыкты. Белгәннәрем арасыннан ике кешене таныштырып, алар гаилә корып матур гына яшәп киткәннәр иде. Шуннан хәбәр таралды инде. Хәзерге вакытта безнең ярдәм белән егермедән артык гаилә корылды, аларның кайберләрендә өчәр бала үсә. Бик тынгысыз, бик җаваплы гамәл, син монда психолог та, яучы да, кемнеңдер күз яшьләре өчен «жилетка» да. 

- Якын киләчәккә планнарыгыз? 

- Иң беренче, апрель аенда «Авыл кызы» конкурсын икенче тапкыр матур гына уздырырга иде. Аннары апрель азагында «Милләтара фестиваль» оештыруны күздә тотабыз. Май аеннан экскурсияләр башлана. 21 июньдә ХХV өлкә Сабан туен уздырачакбыз. Ә көз көне, Алла кушса, III  өлкә «Милли көй» фестивален башта районнарда, аннан инде гала-концертын Түбән Новгородта оештырырбыз. Быел без аны күренекле Нижгар шәхесе, атаклы җырчы Хәйдәр ага Бигичевның 65 еллык юбилеена багышлыйбыз. Шулай итеп, тик торырга теләк тә, вакыт та, мөмкинлек тә юк. Агымдагы ел бит әле «Мәдәният елы» да. Шуңа планнарыбыз күп, аларны тормышка ашырырга сәламәтлек булсын да, таянырдай ышанычлы кешеләр булсын. Ә андыйлар бар, Аллага шөкер. Рамил Салихҗанов, Шамил Нуриманов, Рамил Абдуллин, Рушан Идрисов, Җәмил Реймов, Халит Сафин, Мостафа Фатыхов кебек шәхесләр булганда, эшләргә була. Нижгар төбәгендә милли хәрәкәтне кузгатуны, телебезне һәм мәдәниятебезне торгызып, аларны үсте-рүне башлап йөрүчеләр һәм өлкә татарлары тарихында якты эз калдырган Хафизов Мансур Зәки улы һәм Мансуров Нариман Хафиз улларының лаеклы дәвамчылары Надир Хафизов һәм Шамил Мансуров та безнең эшләрдә ярдәм кылучылардан. Ә кемнәрнеңдер исемнәре аталмый калса, гафу итсеннәр. Ярдәмчеләр күп һәм аларның саны арта гына бара. Барча санап узган эшләрнең башында торган милли җанлы, бер эшкә дә битараф булмаган Гаяз Салих улы Закировка, мине беренче булып Диния нәзарәтенә эшкә чакырган Дамир хәзрәт Мөхетдиновка, «Туган як» оешмасының рәисе Марат ага Юнисовка да рәхмәт. 

Гомумән, туган ягымнан ерак, бер генә туганым булмаган Нижгар җирендә мине якын итеп кабул итүче, хәзер инде син безнеке дип, үсендереп, эшләремдә таяныч булган Нижгар татарларына хөрмәтем дә, рәхмәтем дә зур. 


О.ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 19.03.2014
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»