• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

17.03.2014 Мәдәният

Риф Гатауллин: Мәхәббәт сагыштан тора ул

Композиторның күңелсез чакларында – моңсу җырлары, шатлыклы мизгелләрендә күңеллеләре туа торгандыр ул. Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллинның җырлары исә моңлы да, сагышлы да. Үзенең йөрәк хисләрен түкми-чәчми халыкка җиткергәнгә, йөрәккә якын алар. Композитор күңеле белән шагыйрь дә булырга тиеш, диләр бит. Үзе гашыйк булып гыйшык утларында янмаса, мәхәббәт җырлары туамы икән? Риф Гатауллин белән сөйләшүебез бүгенге җырлар һәм аларны иҗат итәргә этәргән мәхәббәт турында.

Җыр ул халыкны яшәтә

– Риф әфәнде, хәзер концертларда үзешчән композитор тарафыннан мәгънәсез генә сүзләргә язылган җырны һәм аның башкаручысын тамашачы алкышлап каршылый. Киресенчә, моңлыларына  яшьләрнең исе китми. Шуннан соң, «Бүгенге тамашачыга нинди җыр  кирәк  икән соң?» – дип уйлап куясың.

– Соңгы вакытта миңа: «Ник син язмыйсың? Җырларың йөрәккә якын, аларны халык ярата», – дип шалтыраталар. Мин хәзерге вакытта китап чыгару белән мәшгульмен. Анда 50ләп кенә җырым керергә тиеш. Алар барысы 200дән артык. Бүгенге җырларга килгәндә, минемчә, төрле формадагы җырлар булсын. Без  – узган гасырның 70 нче елларында формалашкан буын. Р.Яхин, Н.Җиһанов, Ф.Әхмәдиев җырлары белән тәрбияләндек. Халык аларның җырларын күтәреп ала иде. Әмма, замана белән бергә, ритмнар үзгәрә, таләпләр арта. Хәзер профессионаллар арасында, Эльмира Галимовадан кала, җыр язган композиторны күрмим мин. Безнең көй ата-бабаларыбыз традициясеннән ерак китмәскә тиеш. Ритм үзгәрсә дә, безгә якын булсын ул. Соңгы вакытта яңгыраган теләсә нинди җырлар безнең милләтне бетерә дияр идем. Алар чит ил көйләренә ияреп язылганнар. Җыр ул – татарга якын сәнгать. Халыкны яшәтә ул. Көй язганда татарча фикерләргә кирәк – татар йөрәген уятырлык булсын. Менә Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Кайда соң безнең аңа багышланган җырларыбыз?! Ярый әле Фәтхерахман Әхмәдиевнең Роберт Әхмәтҗанов шигыренә язылган «Солдатлар» җыры бүген дә искерми. Яшьләр  төрле темаларга язсын, эзләнсен иде.

– Сер түгел, сәнгать кешеләренә көнләшү дигән нәрсә хас. Ул танылган композиторлар арасында да булган.

– Иҗатта бары тик ак көнләшү генә булырга тиеш. Мин кешегә начарлык эшләргә теләгәннәрен аңламыйм. Әгәр һәвәскәр композиторның яхшы җыры бар икән, үзем аңа сокланам гына. Оста җырчыларга карап та шулай сөенәм.

– Бүген җырлауны яисә җыр язуны күпләр хоббига, ягъни мавыгуга саный башлады түгелме?


– Мәсәлән, әти мине үз вакытында инженер итәргә теләде, ә мин сәнгатькә омтылдым. Минемчә, хәзер җырлау мавыгу гына булырга тиеш. Әгәр җырчының тавышы бетсә, ул юк дигән сүз. Шуңа күрә, аның башка һөнәре дә булырга тиеш. Кайберәүләр хәзер шулай эшли дә. Дөрес, гомер буе үз тавышын саклаганнар да җитәрлек. Ә җыр язуга килгәндә, озак мавыгып булмый, чөнки хис аерым бер вакытка хәтле генә җитә. 

– Безнең халык электән үк моңсу мәхәббәт җырларын яраткан, аерылу сагышы белән сугарылган җырларны үз иткән.

– Бу халкыбызның моң-зарлы булуыннан килә. Элек гаиләләреннән аерылып шахталарга, озак елларга армиягә киткәннәр. Кешеләр бер-берсен юксыну хисләрен бәет һәм мөнәҗәтләргә салганнар. Мәхәббәт сагыштан тора ул. Әгәр синең тормышың бөтен яктан килгән икән, сагышланып булмый.

Гашыйк булу иҗатка этәргеч бирә

– Үзең «Мәхәббәт нәрсә ул?» дип сораучыларга ничегрәк җавап бирер идең?


– Мәхәббәт ул кешене җиңүләргә, яхшылыклар кылырга рухландыра. Әгәр кеше гашыйк булмаса, ул нормаль күренеш түгел.

– Кеше гомерендә мәхәббәт ничәү булырга мөмкин дип саныйсың?


– Еш гашыйк булу – әдәбият-сәнгать кешеләренә хас сыйфат. Ул иҗатка этәргеч бирә. Хатын-кызның матурлыгына, аның тавышына сокланасың. Хәтта балалар бакчаларында да малайлар кызларга күз атып йөри башлый. Кайберәүләр мәхәббәт хисләрен бер генә тапкыр кичерә. Мин үземне андыйлар рәтенә кертмим.

– Беренче мәртәбә кайчан гашыйк булуыңны да искә төшер инде.

– Икенче сыйныфта укыганда бер кызны ошатып йөргән идем. Еллар үткәч, шуңа багышлап, «Хушлашырга ашыкма» дигән җыр да яздым.

– Риф, синең үз язмышың да моңлы бер җыр кебек. Берничә мәртәбә аерылышуыңны да беләбез.

– Әйе, минем әни белән әти дә бергә яши алмады – мин бәләкәй чакта ук аерылыштылар. Шуңа күрә, миңа гаиләдә үрнәк алырлык ир кеше күреп үсәргә насыйп булмады. Беренче хатыным Флүзә белән ул филармониядә җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә танышып киттек. Аның белән бала тугач та аерылышырга туры килде. Улым  Алмазны беркайчан да ташламадым. Ул башта университет, аннары аспирантура тәмамлады. Безгә килеп йөри. Бала белән ничек итеп аралашмаска мөмкин?!. Аның күз яшьләре төшми калмый бит ул. Араны өзеп бетерергә ярамый. Гомерләр болай да кыска. Бу тормышта бер-береңә карата мәрхәмәтлерәк булырга кирәк. Әгәр әнисе минем хакта начар итеп сөйләсә, Алмаз да минем белән аралашмас иде.

– Сезнең Гөлзадә Сафиуллина белән сәхнәдә җырлаган берсеннән-берсе матур дуэтларыгыз бүген дә күз алдыннан китми. Тормышта да матур парлар кебек идегез...

– Гөлзадә белән безне иҗат берләштерде. Ярату булмаса, кеше белән яшәп булмыйдыр ул. Без алты ел бергә яшәдек. Уртак балабыз булса, бәлки, без гомер буе яшәгән булыр идек. Гөлзадә минем иҗатыма зур йогынты ясады. Без бер-беребезне тулыландыра идек.

– Кайберәүләр, аерылышканнан соң, балаларын гомер буе күрми яшиләр. Бөтен гаепне хатын-кызга гына аударучылары да бар. Син исә берсе турында да начар  итеп искә алмыйсың.

– Үзең белән яшәгән кешене ничек итеп начарлык белән искә төшереп булсын инде. Әгәр мин аларны яманлап утырсам, кабахәтлек булыр иде. Бүген берәрсе ярдәм сорап шалтырата икән, аларга булышырга һәрвакыт әзермен. Берсе белән дә дошман булып калмадым. Алар минем иҗат кичәмдә дә катнашты.

– Хәзер бергә яши торган хатының Мөршидә ханым да акыллыга охшаган. Шулай булмаса, башкалар өчен ишекләрегез ябык булыр иде. Аның белән танышуыгызны да искә алыйк әле.

– Бервакыт минем фатирны бастылар. Шуннан соң аны иминиятләштерергә уйладым. Госстрахтан ягымлы гына бер хатын-кыз килде. Шуннан танышып киттек һәм озакламый аның белән гаилә дә корып җибәрдек. Ул чакта аның улы Робертка ундүрт яшь иде. Мөршидә Алмазга да: «Улым», – дип эндәшә. Ул Флүзәгә үзе шалтыратып хәлләрен белешеп тора. Аны да мәҗлесләрдән калдырмыйбыз. Бу һич тә күп хатынлылык дигән сүз түгел.

– Мөршидәнең көнләшә торган гадәте юкмы соң?

– Юк, ул миңа: «Әгәр сине башкалар яратмаса, мин дә яратмас идем», – дип шаяртып та ала.

– Чыннан да, гаилә учагын саклап тотучы хатын инде алайса.

– Гаиләдә тынычлыкны хатын-кыз саклый дисәк тә, ир кешедән дә күп нәрсә тора. Безгә вакытында юл куя белергә дә кирәк.

– Сез Мөршидә ханым белән бик талантлы бала да үстердегез. Аны ничек тәрбияләдегез?

– Туран Казан дәүләт федераль университетында белем ала, КВНнарда катнаша. Кайвакыт ул миннән: «Әтием, син мине дөрес тәрбияләдеңме?» – дип сорый. Без аны теләсә нинди коллективта аралашырлык итеп тәрбияләдек. Намуслы, гадел, кешелекле булуы безнең өчен иң мөһиме. Өйләнсә дә, мин аның гаиләсен саклатырга тырышачакмын. Улымның минем язмышны кабатламавын телим.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.03.2014
Шәһри Казан печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом