поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.03.2014 Җәмгыять

"Яратам дисең син" җыры авторы, шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 95 ел

Үткән гасырның илленче, алтмышынчы елларында татар әдәбиятына, татар шигъриятенә кабатланмас үзенчәлекле үзгәрешләр кертеп, авылдашыбыз Әнвәр Давыдов килә. Аңа, билгеле, халкыбызның күренекле шагыйре Һади Такташ яисә башка шундый танылган әдипләребез юлыннан барып та дан казанырга мөмкин булган булыр иде. Ләкин ул үзе яшәгән, иҗат иткән чорның ихтыяҗларыннан чыгып, үзенчә язарга, поэмаларындагы, шигырьләрендәге образларны яңача тәсфирларга алына һәм үз юлы белән барып шигъриятебездә дан казана.


Әнвәр Давыдов 1919 елның 21 мартында Камышлы авылында күп балалы (6 җан) крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның исеме бик якты, нурлы дигән мәгънәне аңлата. Исеменә күрә җисеме дигәндәй, бу турыда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, тел белгече Нил Юзиев болай дип яза: “Мортаза агай улына исем сайлаганда аның кем буласын күз алдында тоткандыр, кем булуын теләгәндер, анысы безгә караңгы. Тик шунысы көн кебек ачык: Мортаза агай, күрәзәче кебек, улына исемне дөрес сайлаган…Әнвәр Давыдов белән якыннан таныш булганнар, аның белән аралашканнар яхшы беләләр: ул чын кеше, кешелекле кеше иде. Якты кеше, нурлы кеше. Ул яктылык аның пөхтә, модный киемнәреннән дә, тирән карашлы яшькелт күзләреннән дә сирпелеп тора. Барысыннан да бигрәк бу яктылык аның асыл табигатеннән чыга: эчке культурасыннан, рухи дөньясының байлыгыннан, тормышны яратуының тирәнлегеннән килә”.

Әтисе Мортаза абзый, укымышлы буларак, иген игү белән шөгыльләнүдән башка, авыл мәчетендә мәзин вазифасын да үти. Әнвәр кечкенәдән уку-язуга бик сәләтле була, мәктәптә җәмгыять эшләрендә активлык күрсәтә: әдәби түгәрәкләрдә катнашу, стена газеталары чыгару һәм башкалар. Мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлагач, 1931 елда ул Камышлыда яңа гына ачылган авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм шул елларда шигырьләр язу белән дә мавыгып китә.

Әнвәрнең беренче шигыре Камышлы районының “Коммуна” газетасында басыла, Мәскәүдә “Октябрь баласы” журналында да аның язмасы дөнья күрә. Анда хәрби хезмәттә булган Мирза абыйсы янына баргач, шул журнал редакциясендә Муса Җәлил һәм башка татар әдипләре белән очраша ул. Бу бала күңелендә мәңге онытылмаслык тирән хисләр калдыра, әлбәттә. Әнвәр техникумда укыган вакытында ук колхозда санау-хисаплау эшләрендә, стена газетасы чыгаруда, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнаша.

1936 елда Мирза абыйсы чакыруы буенча ул Новосибирск шәһәренә китә һәм анда “Советская Сибирь” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Тик бераздан хәрби абыйсының башка җиргә күчерелүе сәбәпле Әнвәргә башка туганнары янына Үзбәкстанның Фирганә шәһәренә китәргә туры килә, һәм ул анда рус өлкә газетасында берникадәр вакыт хәбәрче булып эшли.

1939 елда исәнлеге какшау сәбәпле табиблар киңәше буенча ул Россиягә кайта һәм укытучы булып эшләгән Һәҗәр апасы, җизнәсе Ибраһим Нарбековлар янына, хәзерге Мордовия Республикасының Ләмберә районы Белозерье авылына барып, балаларга рус теле һәм тарих дәресләре укыта.

1940 елда Әнвәргә Казанда тагын Муса Җәлил белән очрашу бәхете насыйп була. Ул аңа үзе язган беренче поэмасын укый һәм тәнкыйтьләү, мактау сүзләрен ишетеп, канатланып, Камышлыга кайтып китә. Ләкин авылда озак яшәргә туры килми, аны армия хезмәтенә алып, Монголия чигенә җибәрәләр.

Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан аларның частьләре Көнбатышка озатыла һәм сугышның башыннан азагына кадәр Әнвәр дошманга каршы көрәшеп, орденнар, медальләр белән бүләкләнә.

Әнвәр Давыдов үзенең беренче мәхәббәте - булачак хатыны Нина Прокопьевна белән дә сугыш кырында очраша. Шагыйрь үзенең бер шигырендә бу турыда болай дип яза:

Тар сандыкка сыешмыйлар

Безнең искитәрлек
                                 мәһәрләр:
Көрәш белән үткән һәрбер
                                      карыш,
Бергә сугышып алган
                                 шәһәрләр.
Кыңгыраулар чыелдатып
                                       түгел,
Самолетлар, туплар
                                  гөрләтеп,
Төште туебыз, халык
                          бәхете белән

Җиңү туе белән берләшеп.


Нина Прокопьевна бик тә мөлаем, халыкка ихтирамлы, аралашучан ханым иде. Аңа олыларның “Нина сеңелем”, кечеләрнең “Нина апа” дип эндәшүләрен хәтерлим. Татарча сөйләшергә дә тиз арада өйрәнде ул. Ярдәмчеллеге, ачык йөзлелеге белән һәркемне гел үзенә җәлеп итеп тора иде Нина апа.

Әнвәр Давыдов яшь хатыны белән бергә җиңүчеләр булып 1946 елда Камышлыга кайтуга сугыштан соң татар телендә оештырылган “Югары уңыш өчен” Камышлы район газетасының мөхәррире итеп билгеләнә. Ул чакта районда рус телендә “Путь к коммунизму” газетасы да чыгып килә иде.

Кыска гына вакыт эчендә яшь мөхәррир “Югары уңыш өчен” газетасын халыкның яратып укыган басмасына әйләндерә, аның битләрендә шигырьләрен һәм поэмаларын да бастыргалый.

1948 елда Әнвәр Давыдов Казанда яшь татар язучыларының икенче съездында катнашып, анда үзенең “Коммунизм таңы” колхозында” дигән поэмасыннан өзекләр укый. Аның иҗаты өлкән, тәҗрибәле шагыйрьләр тарафыннан югары бәя ала. Тиз арада яшь шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары аерым китапларда басылып, укучылар арасында зур популярлык казана. Шуннан соң Язучылар берлеге аны Казанга эшкә чакырып ала.

1952 - 1953 елларда Әнвәр Давыдов Татар китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары булып эшли. 1953 елда ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә һәм бераздан идарә әгъзасы булып сайлана һәм җаваплы сәркатип итеп билгеләнә. Нәкъ шушы елларда аның күп яңа поэмалары, проза, тәрҗемә әсәрләре, шигырьләре төрле җыентыкларда басыла. Әнвәр Давыдов үз янына яшь ша-гыйрьләрне туплый, аларга ихласлык белән үзенең ярдәм кулын суза, иҗатларында үсәргә булыша. Шундыйларның берсе – соңрак Татарстанның халык шагыйре исеменә, Габдулла Тукай исемендәге бүләккә лаек булган якташыбыз Рөстәм Мингалимов. Аның тормышында һәм иҗатында Әнвәр Давыдовның күрсәткән ярдәме ифрат та зур.

Әнвәр Давыдов Казанда атаклы шагыйрь булып китсә дә, авылын беркайчан да ташламады, һәрвакыт аның белән элемтәдә булды. Хәтеремдә әле, илленче еллар уртасында ул үзе белән фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәенне дә Камышлыга алып кайтып, район Мәдәният йортында зур иттереп Шигърият кичәсе үткәргән иде. Мәхмүт Хөсәен үзенең “Бәрәңге”, “Шинелем” дигән һәм башка шигырьләрен укыды. Әнвәр абый да авылдашларын үзенең яңа язган шигырьләре, поэмалары белән таныштырып, татар әдәбияты, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләде. Болар әле дә минем күз алдымда торалар сыман.

Тагын матур бер хатирә. Әнвәр абыйның әнисенең бертуган сеңелесе Җәүһәр апаның кызы Хәлимә апа илленче еллар уртасында Байтуганда укытучы булып эшли иде. Туган якларына һәр кайтуында Әнвәр абый аның янында кунакта булып, мәктәптә, авыл клубында очрашулар үткәрә, шигырьләрен укый торган иде.

Бу юлы да (мин район мәгариф бүлегендә эшли идем) полуторка машинасының әрҗәсенә төялдек тә Байтуганга киттек. Көчле яңгырдан соң юлларда баткаклык иде. Полуторкабыз бераз гына бара да чокырга төшеп бата. Бөтенебез төшеп, артыннан этәбез, тәмам пычранып беттек. Бигрәк тә ак күлмәк, кара костюм кигән Әнвәр абыйның өстенә карарлык түгел.

Шулай җәфалана торгач, соңгы тау башына менеп җиттек инде, хәзер бераз аска таба гына төшәсе калды дигән дә, Әнвәр абый машинаны тукта бит.

- Кире Камышлыга кайтырга кирәк булачак. Анда минем яңа шигырьләр китабым онытылып калган. Мин халык алдында шигырьләремне укымыйча нишлим?

Безгә яңадан пычрак ярып, полуторкабызны этә-төртә шул шигырь китабы артыннан кире Камышлыга кайтырга туры килгән иде.

Менә Әнвәр Давыдов кебек чын шагыйрьнең шигърияткә мөнәсәбәте нинди була икән ул. Мин моны әле шул чакта ук аңладым.

Шагыйребезнең туган авылын никадәр яратуын “Авылны сагынганда” дигән шигыреннән бик яхшы аңлап була. Ул шигырьнең берничә куплеты гына да туган авыл турындагы күп сүзле язмаларны алыштырырлык.

Тау буенда салам түбәле
                                        өйләр,
Бормалы су, бөдрә әрәмә…
Авылым минем, синдә
                         яшьлек көннәр
Үтмәгәннәр икән әрәмгә.
Төрле җирдә булдым, үстем
                                         инде,
Эш эшләдем китереп
                                     йоласын,
Үскән саен һаман ныграк
                                        килде
Синең күз алдыңда буласым.
Күпме илләр, башкалалар
                                      гиздем,
Шомарып бетте
                             юлда өзәнге,
Ләкин миңа, әй Камышлым
                                      минем,

Син һаман да җирнең үзәге.


Шуңа күрә Камышлы Мәдәният йортына РСФСР Югары Советының Президиумы карары буенча Әнвәр Давыдов исеме бирелгәч, шушы шигырьнең соңгы дүрт юлын шагыйрьнең сурәте янына диварга язып элдек.

Бүгенге көндә Әнвәр Давыдовның ике баласы — кызы Алсу һәм улы Рөстәм үзләренең гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр. Алсу ханым Әнвәр абыйның туганнан туган энесе Альберт Ибраһим улы Нарбеков белән шагыйребезнең исән вакытта дөнья күрә алмаган шигырьләрен, хикәяләрен, поэмаларын, тәрҗемә әсәрләрен туплап, күп мәртәбәләр аерым китап итеп бастырдылар.

Альберт Ибраһим улы турында аерым тукталып китәсе килә. Ул Әнвәр абыйның Һәҗәр апасының улы.

Һәҗәр апа - бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган кеше. Озак еллар Казанга күчеп киткәнче, Бозбаш башлангыч, Камышлы сигезьеллык урта мәктәпләрендә ана теле укытучысы булып эшләде. Аның улы Казанда югары белем алганнан соң, Казан төзүче инженерлар институтында эшләп, кандидатлык диссертациясен яклый, доцент, кафедра мөдире, профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1999 елдан ул - “Фән һәм тел” журналының җаваплы сәркатибе.

Үзенең төп белеме, хезмәте буенча Альберт Ибраһим улы Нарбеков әдәбият-сәнгатьтән ерак торган кебек тоелса да, ул үзенең сәләтле булуы, бөтен нәрсәгә дә күңел бирүе һәм әдипләр белән ныклап аралашып яшәве нәтиҗәсендә, Әнвәр абыйның иҗади мирасын саклауга зур өлеш кертә алды. Ә аларның бу фидакарь хезмәтләре Әнвәр Давыдовның иҗат җимешләрен әледән-әле халыкка җиткереп, популярлаштырып торырга мөмкинлек бирде.

Әнвәр Мортаза улы Давыдовка быел 21 мартта 95 яшь тула. Ул безнең арада күптән инде булмаса да (1968 елның 23 июнендә 49 яшендә бакыйлыкка күчте), аның шигырьләре, поэмалары, башка әсәрләре бүгенге көн таләпләреннән чыгып язылганга, әле һаман элек-кечә безнең арада яши, үзенең көр, көчле тавышы белән безгә шигырьләрен укый кебек.

Яратам, дисең син
Әнвәр Давыдов сүзләре,
Алмаз Монасыйпов көе


Яратам, дисең син, шуның
                                          өчен
Бар дөньямны онытам,
                                 дисең син.
Юк, иркәм, син онытма
           дөньяны, шул дөньяда
Мин яшим бит, онытма син
                                            аны.
Яратам, дисең син, шуның
                                           өчен
Яшәвемнән ваз кичәм, дисең
                                           син.
Юк, иркәм, син ваз кичмә
                      яшәүдән, яшәвең,
Минем өчен кыйммәт бар
                                 нәрсәдән.
Яратам, дисең син, шуның
                                           өчен
Бар дөньямны онытам,
                                 дисең син.
Юк, иркәм, син онытма
            дөньяны, шул дөньяда
Мин яшим бит, онытма син
                                             аны,
Онытма, онытма, онытма.

 

Әнвәр Давыдов Мәскәүдә, Колонналар залында чыгыш ясый. 1957 ел.

Муса Җәлилнең 50 еллык юбилее вакытында (сулдан уңга) бер төркем язучылар Әнвәр ДАВЫДОВ, Мусаның тол хатыны Әминә ҖӘЛИЛОВА, Гази КАШШАФ, Константин СИМОНОВ, Сибгат ХӘКИМ, Мөхәммәт САДРИ. Мәскәү, 1956 ел.


Фәрид ЗӘЙНУЛЛИН, Камышлы районының мактаулы гражданины
Бердәмлек
№ 11 | 15.03.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»