поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.03.2014 Мәдәният

Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар: «Бөтен инвестиция – белемгә!» – дидек» (ФОТО)

Камал театрының йөзек кашлары – Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар турында матбугатта күп язмалар дөнья күрде. Соңгы арада Рамил әфәнденең театрдан китеп, җаваплы вазыйфалар башкаруы, татар кино сәнгатен үстерүе дә билгеле. Ул арада ике кызлары: Индира белән Диләрә дә үсеп җиткән. Берсе гаиләле булырга да өлгергән, кече кызлары көллият студенты икән. Төхвәтуллиннарга әнә шул шатлыклы вакыйгалар өермәсендә кунакка сугылырга булдык.

Язмышы Мәскәүдә көткән

Төхвәтуллиннарның табышу тарихына Мәскәү «гаепле». Казанга апасы янына кунакка килгән Илсөянең афишага күзе төшә. Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесы татар студиясенә студентлар җыялар! Имтиханнарны уңышлы тапшырган кызны Марсель Сәлимҗанов, әллә Мәскәүгә китмичә монда гына каласыңмы, «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне уйнарсың, дип сүз кузгата. Тик кая ул! Мәскәү хәтле Мәскәүгә бармый каласың димени? Баксаң, аны анда язмышы көтеп торган икән. Рамил белән Илсөя нәкъ менә Мәскәүдә табышалар.

– Кызлар белән кайтып килешебез иде, алар тулай торакта ишек катында басып торалар, – дип хатирәләрне күңелендә яңарта Илсөя. – Мин, Рамилнең әйтүе буенча, имештер, исәнләшми дә кереп киткәнмен. Ул, бу нинди кыз, дип сораган. Аннан курсташлар бергә җыелышып чәй эчтек. Толыбының сәдәфе төшкән булып чык­ты. Авыл кызы бит инде, кулга энә-җеп тотып, төймәсен тагып куйдым. Шуннан Рамил мәзәкләп: «Араларны да беркетеп куйдың инде» – дигән иде... Ул аны һәрвакыт искә ала. Конфет-чәй, букетлар вакыты аз булды безнең очрашуларның. Мәскәүдә чагымда Рамил авылга кайтып, әнидән минем «кул»ны сорап килде. Әни, бер-берегезне яратсагыз, мин каршы түгел, дип ризалык та биреп куйды. Шуннан миңа шалтыратып, әниең риза, җәйгә туй, диде. Бүген менә, мин бәхетлемен, дип авыз тутырып әйтергә дә куркам. Булганыннан Ходай аермасын, иртәгесе көн турында уйламыйм, аның өчен Рамилем бар. Без аның арбасына утырган. Ходай Тәгалә аңа исәнлеген бирсен берүк.

Тормыш үзе түгәрәк

Кайберәүләр үзләренең тормышка ашмаган хыялларын балаларында үстерергә тели. Түгәрәкләргә йөртә, музыка мәктәпләре бусагасын таптый. Даһи булмаса булмас, өйдә тик утырмасын гына, диючеләр дә бар. Ә Төхвәтуллиннар бу җәһәттән ике кызларына да тулы ирек биргән.

– Миңа калса, баланы ул дәрәҗәдә интектерүнең кирәге юк, – ди Илсөя. – Балалар бакчасының өйгә якын булганын сайладык. Мәктәп эзләгәндә дә әллә ни баш ватмадык – Рамил укыган 18нче мәктәпкә бирдек. Дөрес, кайбер ата-аналар иртәнге сәгать 6да баланы тимераякка бас­тыра, аннары тенниска илтә, музыка мәктәбенә бирә, әле төп мәктәптә дә укыйсы бар бит. Тик бу кадәр авырлыкка олы кеше дә чыдый алмый. Баланың нәрсәгә сәләте бар, шул ягын үстерү дә җитә, файдалырак та була. Малай кеше, ярар, футбол, хоккейга йөрсен инде. Ә кыз баланы бер биюгә генә өйрәтсәң дә җитә, дип саныйм. Театр, опера, концертларга йөрсәң, күрсәтсәң, аннан үзенә кирәкле нәрсәне барыбер ала ул. Чамасын белергә кирәк.

– Индира үскәндә безнең гастроль графиклары шулкадәр тыгыз иде, ул һәрвакыт диярлек безнең белән йөрде, – дип сүз ала Рамил. – Шуңа артист тормышыбыз да түгәрәкләрдән ким булмады, дибез. Кызларыбыз спектакльләрдә катнашты, артистлар белән аралашты, музыка дөньясында үсте. Дөрес, минем тарафтан бер басым ясалган кебек булды булуын. Индира КДУга, юридик факультетка укырга керде. Аны уңышлы гына тәмамлады. Иң беренче чиратта – нык­лы белем, аннары сәнгать өлкәсен, башка һөнәрне сайласаң да, мин риза, дигән фикерне алга сөрдем.

– Мин баштарак, нигә кирәк бу юрфак, артист буласым килә, дип бала-чага уйларым белән киреләнеп тә йөргән идем әле, - дип әңгәмәгә кушыла олы кызлары Индира. – Хәзер сөенеп туя алмыйм. Ярый әле әтинең фикеренә колак салганмын. Тормышта законнарны белмәвебез аркасында кайда да гаделсезлекләр белән очрашырга туры килә. Хәзерге вакытта бигрәк тә. Үзеңне, хокукларыңны якларга өйрәнергә кирәк.

Төхвәтуллиннарның кече кызлары Диләрә үз сукмагын үзе сайлый. Кечкенәдән җырга тартыла ул. «Созвездие - Йолдызлык» җыр бәйгеләрендә дәрәҗәле урыннар яулый. Хәзер И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә белем ала. «Үзем теләгән түгәрәкләргә генә йөрдем, – ди ул. – Хыялым – Венециянең «La fenice» һәм Вена опера театрларында җырлау. Тормышка ашар, иншаллаһ».

«Тик утырганда да бәйрәм ясап куябыз»

Сүзебез гаилә бәйрәмнәренә күчә. Аеруча туган көннәр балалар күңеленә нык уелып кала бит.

– Бала чакларында яңа ачылган «Лимпопо», «Макдональдс» кафеларына җыелышып бара идек, – ди Илсөя. – Хәзер аларның үз компанияләре барлыкка килде. Анысы да күңелле күренеш икән. Аларда шундый гадәт: туган көндә төн уртасында җыелышып киләләр дә сюрприз ясыйлар. Йә урамнан утлар кабызалар, шарлар очыралар – әллә ниләр кыландырып бетерәләр. Һәм безгә дә шул чир йокты бит әле. Рамил белән өйдә без дә балаларга сюрприз әзерлибез. Мәсәлән, шигырьләр уйлап чыгарабыз да берәр көйгә салып, киенеп-ясанып рольгә керәбез. Соңгы тапкыр «Чунга-чанга» «оештырган» идек. Башта, имештер, йокларга ятабыз, тик барыбер белеп, көтеп ята инде ул, төнге сәгать 12дә башлана... Хәзер безнең туган көннәрне дә шулай үткәрәбез. 

– Бүләкне мин мулдан бирәм, – ди әти кеше. – Элек авыр заманнарда да барыбер бүләксез калмыйлар иде. Җые­лышып утырганда да очрашуыбыз бәйрәмгә әйләнә дә куя. Яхшы кәеф белән, көлеп, сөйләшеп утыру – үзе бер бәйрәм бит.

«Сәяхәт итү баланың эчке дөньясын баета»

Бу гаиләнең тагын бер үзенчәлекле ягы: сәяхәт итәргә яраталар. Дөнья тирәли алар булмаган ил, бәлки, калмагандыр да.

– Балаларны кечкенәдән сәяхәткә йөртәм, – ди гаилә башлыгы. – Биш яшьтән Индира йөри башлады. Диләрә туганнан соң 1-2 ел тәнәфес булды. Чын Диснейлендны күрү, әкият аша әйләнә-тирәне танып белү бала өчен шулай ук зур нәрсә. Илләр күрү нәтиҗәсендә кеше тәҗрибә туплый, эчке дөньясын баета. АКШта менә 20 көн йөреп кайттык, төрле штатларда булдык. Кызлар башта алҗып кайт­кан төсле булганнар иде. Анализлый башлагач, бик күп ачышлар ясадык. Фикерләр туплап, кайсы илдә тормыш ничегрәк икәнлеген чагыштырып карау – анысы тагын да кызыклы булды. Кызганыч, күп кенә ата-аналарның бу хыялы булып кына кала. Мөмкинлегең булганда барырга, йөрергә, күрергә кирәк. 

«Инглизчә яхшырак беләләр»

Чит илләрдә йөрүнең төп шарты – акча гына түгел, телләр белү икәнен бакча баласы да белә хәзер. Рамил әфәндедән чит телләрне ничек белүе белән кызыксынабыз.

– Инглиз телен беләм, – ди ул. – Балалар камил үзләштерде. Алар икесе дә Англия һәм Германиядә укыды. Мин тырыштым – бөтен инвестиция белемгә булырга тиеш, дидем.

– Өйдә татарча сөйләшәсезме?

– 99 процент татар телендә аралашабыз. Илсөя белән гел татарча сөйләшсәк тә, кызлар, миңа калса, инглиз телен яхшырак белә. Татарча да чиста сөйләшәләр анысы. Даими кулланмагач, мохит үзенекен итә – рус мәктәбендә белем алдылар, иртән җидедә озаттык, кич каршы алдык. Контрольдә тотарга тырышам инде, татарча сөйләшмәсәләр, орышып та алгалыйм...

– Уңышлары өчен горурлык хисе кичерәсезме?

– Ата буларак, хәлдән килгәннең бөтенесен эшләргә тырышам. Баштарак ул сизелми. Әмма, тора-бара, балалар җәмгыятькә кергәч, кешеләр белән аралаша башлагач күзгә күренә. Телне өйрәнү хаҗәте чит илгә барган саен беленә. Хәер, монда да Индира, 3-4 ай гына булса да, Боз сараенда халыкара бүлектә эшләп алды. Анда чит телне камил белмичә генә булмый. Диләрә исә музыка көллиятендә академия факультетына күчте. Инглиз, немец телләрен белә, итальянча өйрәнә. Телләр белү – зур байлык инде ул.
Әтисенең сүзләрен олы кызлары да җөпләп куя: «Кайда гына булмасын, эшкә урнашканда, иң беренче: «Чит тел беләсезме?» – дип сорыйлар. Кечкенәдән телләр өйрәнгәч, безнең ул яктан бернинди мәшәкать тә юк!»

«Кызларымны сакларга тырыштым»


Һәр гаиләнең үзе генә белгән тәрбия алымнары була. Рамил әфәнде­дән шул хакта сораштырабыз.

– Дөресен әйтим, миндә махсус тәрбияләү дигән максат та, теләк тә булмады, – ди ул. – Әлбәттә, ярамаганны «Ярамый!» дип әйтәсең, ләкин ул тәрбияләүгә керми. Ул табигый хәл. Бүгенге көндә олы кешеләргә дә болай ярамый, нишлисең, дип әйтергә була. Ләкин аңа карап кына тыңламыйлар бит. Ул тәрбия чарасы түгел, ә шелтә белдерү генә. Бездә күбрәк киңәш итү булгандыр. Махсус тәрбияләү (дрессировка мәгъ­нәсендә) – рамкаларга кертү, дип уйлыйм. Театр сәнгате, гомумән, мәдәният кешедә зәвык тәрбияли. Классик музыка да шулай. Онык­ларны сөяргә насыйп булып, үзебез дөрес яшәсәк, бәхетле итеп тойсак, ул аларга макет, үрнәк булыр.

Тәмле ризык, татлы тел

«Хатын-кыз, ана буларак, кызларыгызга нинди киңәшләр әйтеп торасыз?» – дип кызыксынабыз Илсөядән.

– Әнием сүзләрен кабатлыйм. Ул өч ел элек Яңа ел алдыннан кинәт кенә вафат булды. Бик укымышлы кеше иде, заманында ул да юрфак тәмамлаган. Күп җирләрдә эшләде, авыл советы рәисе дә булды. Математикадан көчле иде. Әтием якты дөньядан фаҗигале китеп барганда миңа биш яшь кенә иде әле. Дүрт бала әни итәгендә утырып калдык. Шул авыр тормыш белән йөрәгеннән чыккан сүзләрне миңа әйтә иде: «Нинди генә көнгә калсаң да, сабыр ит, кызым». «Сабыр төбе – сары алтын» дигән сүзләрен кызларыма да әйтеп торам.

– Тәмле әйберләр пешерергә дә өйрәтәсездер?

– Кияүгә чыккач, үзем шул хәтле камыр серләрен үзләштерәсем килде. Башкасы барып чыга, ашы да, балыгы да, ите дә... Тик камыр серләре буй җитмәслек кебек. Ничек тырышсам да, әнинең мичтә пешергән кабартмасына җитми кебек иде. Әни ничек пешерә икән, дип гел сораштыра, камыр белән кайнаша идем. Индира да кияүгә чыккач, әнием, ничек пешерер­гә, дип шалтырата, сораштыра торгач, аңарда үземне күргәндәй булам. Камыр серләренә өйрәнү зур әйбер булды инде.

– Илсөя, гафу итегез, сәхнә кешесе, гадәттә, диета дип тырыша. Сез камыр ризыгы дисез...


– (Көлә) анысын да онытмыйбыз. Төрләндерәбез. Ул яктан иренмим, йә иртәрәк торам, йә кичен әзерләп калдырам. Рамил токмачлы аш ярата. Үзе дә оста, ул пешергән пылау, уха телең йотарлык була.

– Мин кечкенәдән ирем фәкать әтием төсле булырга тиеш, дип күзалладым, – ди Индира. – Теләгем тормышка ашты: Фирдүсем сүзендә тора белә, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли һәм кешелекле – коеп куйган әти инде менә. Алар үзара шундук уртак тел тапты. Хәзер гаилә мәсьәләләрен ирем белән бергәләп чишәбез, әти-әнине борчымаска тырышабыз.

«Һәвәскәр рәвештә дин тотмыйлар»

– Сезнең турында күп язалар, моңа кадәр дә чыкты, моннан соң да кызыксынырлар. Гаиләгезгә күз тидерүдән курыкмыйсызмы?


– Күз тиюдәнме? Тормышыңда берәр шатлыклы вакыйга булганда, күз тимәсен, дип кенә йөрисең инде ул. Үз гаиләңә генә кагылган эч серләрен бар дөньяга ярып саласы килми. Шәхсән, мин андый нәрсәләрдә сакланыбрак йөрим, – ди Илсөя. – Балаларга да «бисмиллаһ» әйтеп йөрегез, дим. Бисмиллалы балага күз дә тимәс, сау­-сәламәт тә булыр.

Сүз дини йолалар турында юнәлеш алгач, гаилә башлыгы әңгәмәгә кушыла:

– Корбан чалабыз, ураза тотарга тырышабыз. Ул яктан без, әлхәмдүлиллаһ, иманлылар. Тик бу бик четерекле мәсьәлә, һәвәскәр рәвешендә ислам кануннары буенча тулаем яшәп булмый. Үзеңә файдалысын сайлап, гөнаһларны юар өчен генә дингә килмиләр. Гөнаһсыз кеше юк, гөнаһсыз бары Аллаһы Тәгалә генә. Индирабыз дингә тартыла, мәчеткә йөрисе килә, аның эчке дөньясы да шундый нечкә. Исламда ике катлы стандартлар белән яшәргә ярамый. Бүген яңартылган ислам дип, төрле терминнар уйлап табалар. Әмма аның асылы – барыбер кагыйдә. Ул – җанның конституциясе.

Гаилә кыйммәтләре исә татарда сак­ланыр. Читтә яшәүче татарлар телне саклау җәһәтеннән бердәмлекләрен югалтмас. Әмма Казан татарларында, миңа калса, таркаулык, купшылык, тәкәбберлек бар. Элек меценатларыбыз мөселман ятимнәренә аерым йортлар, мәдрәсәләр тоткан. Матди яктан хәлле кешеләр рухи яктан да бай булган бит. Гел бутыйлар, байлык ул – эчке дөнья. Милләтне, телне яшәтүнең тагын бер җитди чарасы – ныклы гаилә. Гаилә ул – кечкенә дәүләт. Әгәр дә адәм балалары шул дәүләтләрендә тәртипле булса, җәмгыять тә яхшы якка үзгәрер.

Индира белән Фирдүснең туй көне

Безнең гаилә

Апа–сеңел: Индира белән Диләрә

«АКШта 20 көн йөреп кайттык»

Уолл-стриттагы уңыш китерүче үгез янында (Нью-Йорк)

АКШ, Вашингтон, Ак йорт


Гөлүсә ЗАКИРОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ --- | 14.03.2014
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»