поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.03.2014 Сәясәт

Украинадагы низаг берләшүгә сәбәп булсын

Соңгы вакытларда телевизорны кабызсаң да, гәҗит-интернет битләрендә дә көн кадагында бер сорау – Украина фетнәсе тора. Мин моны инкыйлаб дип түгел, фетнә дип атар идем. Чөнки фетнә купса, аның кем файдасына булуын да, кем тарафыннан оештырылуын да, ничек һәм кайчан бетәчәген дә, кай җирләргә барып җитәчәген дә әйтеп, җепләрнең очына-кырыена чыгып булмый. Фетнә ул чума авыруы кебек. Ул авыруны алдан бик аз кешеләр күрә, әмма алдан күрсәң, туктатуы җиңел була. Авыру килгәч, аны бөтенесе күрә, ләкин инде туктатырга соң була... Шунысы аянычлы – сугышта ганимәт малын патшалар бүлсә, корбан булып гади халык кала.

Телевизор экраннарыннан мәйданда барган хәлләрне күреп, Аллаһы Тәгалә безгә насыйп иткән иминлекнең никадәр зур нигъмәт икәнен аңлап утырасың. Иртә белән тынычлап уяна алуың, янәшәңдә якыннарың булуы, чәеңне эчеп эшкә баруың – бу нигъмәтләргә күбебез күнегеп, шулай булырга тиеш дип карыйбыз. Офыктан кояш күтәрелә – күтәрелсен, ай буе эшләп, күпмедер акчасы чыга – чыксын, азмы-күпме пенсиясе вакытында килә – килсен... Украина, Сүрия һәм Мисырда булган хәлләрне күрәсең дә, тар дип йөргән тормышларың киңәеп китә.

Элгәре заманда бер хәлифнең дусты булган. Кешеләр тормыштан зарланып килсәләр, ул аларны шул дусты белән күрештергән. Дусты барысының да зарларын хәл итә икән. Шулай беркөн, хәлиф янына бер кеше килеп, тормышыннан зарланырга тотынган. Акчасы да җитми, хатыны да гел сөйләнә, саулыгы да борчып тора һ.б... Хәлиф аңа: «Ярар, туган, минем бер дустым бар. Сине аның белән очраштырыйм әле, ярдәме тими калмас», – дип, дустын китертергә ат җибәрә. Зар кылучы «өмет белән» серле дусны көтәргә тотына. Башында: «Бик байдыр инде, киң күңелле хәйриячедер инде», – дигән уйлар йөри. Шулвакыт аның янына хәлиф җибәргән ат килеп туктый, арбадан бер сукыр кешене төшерәләр. Сукыр, үз эшен яхшы белеп, шундук аны көтеп утыручыга үзенең моң-зарларын сөйли башлый: «Мин бик бай кеше идем. Зур гаиләм бар иде. Беркөнне кәрванга байлыкларымны төяп, хатын-балаларымны утыртып сәфәр чыктым. Тау астыннан үткәндә өстебезгә таш ишелеп, гаиләм, байлыгым аста калды. Аңыма килеп, таш астыннан чыгып, аларны эзләргә тотындым. Бер баламның елаган тавышын ишетеп, аның янына йөгердем. Исән калуына сөендем. Ничек кайтып җитик, дип уйлаганда, читтә бер дөямне күрдем һәм аның янына йөгердем. Куркып калган дөяне тотыйм дигәндә, ул башыма типте һәм йөгереп китте. Шулвакыт, исән калган баламның кычкырган тавышын ишеттем, аның янына килсәм, бүре аның эчен ачканын күрдем. Ул балам да күз алдымда вафат булды, бераздан дөя тибүдән күзем дә сукырайды. Шулай итеп, бер мизгелдә байлыгым да, гаиләм дә, саулыгым да кулдан ычкынды. Ләкин, тормышта миннән дә авыр хәлдә булучылар да бар бит әле, дип, мин дә куанып яшим». Теге үз кайгылары белән килгән адәм, ник килгәнен онытып, үзенең җир өстендә иң бәхетле кеше икәнен аңлап, сөенеп өенә кайтып китә. Шулай итеп, хәлифнең дусты авырлыкка төшкән кешеләргә ярдәм итә.

Шуңа күрә, Украина халкы өчен кайгырыйк, үзебездә булганга шатланыйк. Илдә гади халык оҗмахта яшәмәсә дә, ут эчендә янмавыбыз өчен дә сөенергә кирәк. Һәркем үзенекен тарта, ди, без татар халкын да күбрәк Украинада яшәүче милләттәшләребезнең язмышы бик борчый. Соңгы вакытларда барып хәл-әхвәлләрен дә белешәбез, ярдәмнәребезне тәкъдим итәбез. Авыр вакытта туганыңа ярдәм кулы сузу бик яхшы, ләкин горбәттә үз тормышларын үзләре күрергә күнеккән милләттәшләрнең тормышы белән кинәт кызыксынырга тотынуыбыз алар өчен сәер булып тоела, ахры. Авылда төпләнеп, еллар буе карт әтисен тәрбияләп, гүргә иңдергән төпчек малай янына калган малны бүлешергә җыелышкан туганнар кебек күренмәсәк ярый инде...

Рәсәй өчен Кырым җирләрен кайтару да, моның өчен халыкның 14 процентын тәшкил итүче татарларның тавышы да мөһим, әлбәттә. Ләкин, кырымтатар тарихында уелып калган күпсанлы тирән яралар төзәлеп бетмәгән шул әле. Авызың пешсә, салкын суны да өреп кабасың, шуңа да аларның бер елан тишегенә кабат басасы килмәүләре бик аңлашыла. Коръәндә: атаның гөнаһысы өчен улы түләмәс, дип әйтелсә дә, бүген Россия Советлар Союзының варисы булып кала. Аллаһка шөкер, хәзер илдә берәр төбәккә гарасат килеп, кешеләр баш өстендә түбәсез калсалар, аларга, ярдәм буларак, үзәктән күп акчалар бүленә, ил башлыгы вазгыятьне шәхсән үзе күзәтеп тора. Бу безнең өчен табигый хәл булып күренә. Монда исә күпме халыкны терлек төягән кебек вагоннарга тутырып, чүп, дип, өйдән чыгарып атканнар. Юлда гына да яртысы диярлек һәлак булган. Ничек урнашканнар, ничек аякка баса алганнар, ничек сакланып калганнар? Анысын Аллаһ һәм үзләре генә белә. Алар кичергәннәрне Кырымнан кайткан сәфәреннән соң Президентыбыз да әйтеп китте.

Бездә аккош, кысла, чуртан бер арбага ябышып өчесе өч якка тартсалар да, кайвакыт арбада утыручының үзеннән сорап тормыйлар шул. Ләкин, җирдәге дилбегәләрне үз кулыбызда тоеп, кече халыклар белән нәрсәләр генә кылырга тырышсак та, ахыр чиктә халыкларның язмышы җирдә түгел, ә күктә хәл ителә. Әлбәттә, бу безгә тырышмаска, кайгырмаска, эзләмәскә, көрәшмәскә дигән сүз түгел. Аллаһка бер адым ясасаң, Ул сиңа унны ясар ди. Әгәр халык үзен үзгәртмәсә, Аллаһ бер халыкның да хәлен үзгәртми. Халык үзен хөрмәт итмәсә, аны башкалар да хөрмәт итми. Халык үзен торгызмаса, аны кемдер килеп торгызмас. Шуңа күрә, һәр милләт үзенең бәхете, якты киләчәге өчен тырышырга тиеш. Без дә фетнә эчендә янучы милләттәшләребезнең кайгысыннан читтә калмыйча, алар өчен кайгырырга, изге догада булырга тиеш. Яшерен-батырын түгел, үзем кырымтатар язмышы турында бераз ишетеп белсәм дә, шушы сәяси болганышлар башланмыйча, аларның язмышлары белән ул кадәр кызыксынганым юк иде. Хәзер намаз укырга керешсәм дә, күңел алар өчен көенә, алар өчен изге дога кыласы килә. Бәлки Украина җирендә барган низаг, безгә анда яшәүче миләттәшләребезгә якынаеп, араларыбызны ныгытып җибәрергә сәбәп булыр. Раббым, күпме кыйналган кырымтатар халкына иминлек, хәерле тормыш бир.

Йосыф ДӘҮЛӘТШИН
Түбән Кама шәһәренең Үзәк мәчете имам хатибы


---
Шәһри Казан
№ --- | 13.03.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»