|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2014 Мәдәният
"Әлмәндәр улы" Ирек Баһманов турында китап чыкты17 мартта 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов белән иҗади очрашу һәм артистның “Әлмәндәр улы” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Керү ирекле. 2013 елда нәшер ителгән “Әлмәндәр улы ” китабы Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов иҗатына багышлана. Китапның идея авторлары һәм проект җитәкчеләре - Шамил Закиров һәм Илфир Якупов. Китапта Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның гомер мизгелләре, иҗат сәхифәләре чагылдырган язмалар урын алган; дусларының, хезмәттәшләренең соклану – горурлану хисләре белән сугарылган истәлекләре, журналистларның әңгәмәләре дә тупланган.
--- |
Иң күп укылган
|