поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
13.03.2014 Авыл

Бурычка баткан авылны нинди киләчәк көтә?

Кайчагында бизәбрәк күрсәтергә тырышсак та, авылларның хәле авырлаша. Югыйсә уты, газы, суы кергән, юллар яхшыра. Табигатенә хозурланып яшисе генә дә бит. Тик бушап калган фермалар, мәктәп биналары, клуб, кибет, ятим йортлар саны артканнан-арта тора.

Иң кыены – күңелеңә яраклы эш табу. Үз эш-шө­гылеңне булдыру теләсә кем­нең хәле­ннән килми. Инвесторлар исә авылның бик аз өлешен генә эшле итә алды. Чарасызлыктан яшьләр китү ягын карый. Авылларда башлыча пенсионерлар гына калып бара.

Күпләп терлек-туар асрап, яшелчә үстереп, гаилә фермалары төзеп яки башка төрле эш-шөгыль булдырып тормыш итәргә тырышучылар да бар. Тик җитеш­те­релгән про­дукциягә тиешле бәя булмау чабудан тарта. Дөрес, 2014 елда Татарстан авыл хуҗалы­гына 3 миллиард сум субсидия биреләчәк дип өметләнде­рәләр. Әмма аның шактый өлеше алынган кредитларның процент ставкаларын түләргә китеп бе­тәчәк. Республиканың төрле банкларга бурычы 85 миллиард сумнан артып ки­түен исәпкә алганда, дәүләт яр­дәменең булган кадәресенә дә шөкер итәргә генә кала.

Түлисене алдан уйлыйсы

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, үз эшен башлаганнар, бер түләрмен әле дип, банклардан кредит сорарга мәҗбүр. Процент ставкалары өчен субсидия бирәбез дип торганда, нигә алмаска? Тик кредитның төп өлешен фермер яки шәхси хуҗалыкка барыбер үзенә түләргә туры килә шул. Ә ул аз түгел. Төрле банкларга 1 триллион 400 миллиард сумлык бурыч җы­елган. Аны түләп бетерү өчен Россия авыл хуҗалыгы бер ел дәвамында бернинди чыгымнарсыз гына продукция җитештерергә тиеш була. Тик мондый хәл әкиятләрдә генә очрый шул.

Хәер, кеше һәрвакыт яхшыга өметләнә. Тормыш та, бернинди авырлыкларга карамый, уңай якка үзгәрә бит. Шуңа өметләнеп булса кирәк, Татарстанның крестьян-фер­мер һәм шәхси хуҗа­лыклары соңгы берничә елда банклардан 122 меңнән артык кредит рәсмиләштереп, 28 миллиард 300 миллион сум акча алган. Узган ел кредит алучы шәхси хуҗалыклар саны 22 меңнән арткан. Акчалы булгач, терлек санын арттырып, продукцияне күбрәк җитеш­терә башлаганнардыр инде... дисәм, алай түгел икән шул. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, соңгы 5 ел эчендә крес­тьян-фермер һәм шәхси ху­җалыкларда терлек-туарның баш саны 6,7 процентка кимегән. Терлекне һаман да киметә баргач, бурыч түләргә акча каян килер икән соң? Алынган кредитларны банк­ларга артыгы белән кайтарып бирәсе дә бар бит әле.

Авылда төп керемнең тер­лекчелектән булуын исәп­кә алганда, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларында ни сәбәпле мал-туарның баш санын киметә барулары аңлашылып җитми. Югыйсә сөт бәяләре узган еллардагыдан яхшырак, итнең бәясе дә арта. Бәрәңгегә килгәндә, узган атнада базарда аның 1 килограммы 35 сум иде.

Аз да түгел, күп тә түгел

Бүген авылда нинди дә булса эш башларга теләсәң, кредитсыз кыенгарак туры килә. Тик, аны алгач, продукция җитештерү күләме дә артырга тиештер бит инде. Бездә, ни өчендер, кире­сен­чә. Кредит күләме үсә барган саен, продукция җитештерү кими. Шуңа бәйле рәвеш­тәдер, банкларга бурычлар арта. Әлеге сүзләрне Россия Үзәк банкыннан алын­ган мәгълү­матлар да раслый. 2010-2013 еллар эчендә крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның банкларга бурычы 5 тапкыр үскән. Мондый шартларда коммерция банкларының ни өчен авыл хуҗалыгы үсе­шенә кредит бирергә ашкынып тормаулары аңлашыла булса кирәк.

Авыллар ни өчен бурычка бата? Бу сорауга җавапны банклардан алынган кредит процентларына күз салсак, тиз табарга була. Бер генә чит ил банкында да бездәге кебек зур процентлар юк. Әлеге күрсәткеч Россия буенча 14 процент тәшкил итә дисәләр дә, фактта процент ставкалары шактый югары. Әгәр дә дәүләт, субсидия буларак, аның бер өлешен кредит алучыга кире кайтармаса, банклар янына якын килерлек тә түгел, диләр авылда.

Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүен­чә, соңгы 5 ел эчендә авылга шундый бюджет ярдәме 100 миллиард сумнан артып киткән. Моңа тагын авыл җирлегендә яшәүче 9 мең гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен субсидия бире­лүен дә өстәргә кирәктер. Гомумән алганда, республика авылларында яшәүчеләр­гә бүген күп төрле программалар нигезендә бюджет ярдә­ме күрсәтелә. Шул исәптән, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту максатында фельд­шер-аку­шерлык пунктлары төзелә, асфальт юллар салына, “Чиста су” программасы эшли, авыл урамнары яктыртыла, иске мәктәпләргә капиталь ремонт ясала, лизинг-грант­лар бирелә.

Республикада старт алган машина-трактор паркын яңарту программасы шулай ук авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтүгә уңай йогынты ясар, шәт. Әлеге программа нигезендә авылга ел саен 2 миллиард сум өстәмә акча бирелә, төгәлрәге, алынган техникага чыгымнарның 40 процентын дәүләт түли.

Күргәнебезчә, дәүләт ярдәме аз түгел. Шул ук вакытта, чит илләр белән чагыштырганда, бик аз да. Белгечләр, 2014 елда барлык төр ярдәмне исәпкә алганда 240 миллиард сум чамасы булыр, дип ышандыра. Аның шактый өлеше банкларга булган бурычларны түләргә тотылыр, шәт. Шул ук вакытта алга киткән чит илләр, аерым алганда, Германия, Финляндия кебек илләрнең авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дистәләрчә тапкыр  артыграк булуын да онытмаска кирәктер. Ни генә дисәк тә, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында безгә алар белән ярышасы.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 35 | 12.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»