11.03.2014 Мәдәният
Илсур Сафин: “Җиңеләю”нең әҗерен күрәбез
Татар эстрадасын төрлечә бәялиләр. Кемдер ул бер урында таптанмый дип ышандырырга тырыша. Кайберләре, аның үз йөзе бармы, дип борчыла. Татарстанның халык артисты, доцент Илсур Сафин нишләп сәхнәдәге кызганыч күренешләргә күз йомабыз дип таң кала.
– Илсур абый, татар эстрадасын тормыш белән чагыштырсак, безнең хәлләребез ничек?
– Чыннан да – эстрада тормышыбызның көзгесе. Анда нәрсә күрәм? Бай тарихыбыздан, әдәбият-сәнгатебез хәзинәләреннән ваз кичеп, рус эстрадасына, Европага яраклашырга тырышабыз. Үз йөзебезне танымаслык итеп үзгәртәбез. Алай ярамый бит инде! Дөрес, талантлы, зәвыклы, халыкка матурлык, эстетик тәрбия алып килүче яшь җырчыларыбыз да бар. Әмма бер мичкә балны бер кашык дегет бозган кебек, ямьсез күренешләр дә җитәрлек. Бездә бит кем иренми, шул җырлый, кем җырлый – шул көй яза, кызып китсә, текст та язып ыргыта. Иң мөһиме – акча китерсен, калганы белән исәпләшми ул. Уйлап карагыз әле, урамнан кергән, белеме булмаган кеше электрик була аламы? Белемсез кешегә операция ясатыр идегезме? Юк бит! Нишләп алайса белеме булмаган кешеләрне җырчы дип атыйбыз, аларны радио-телевидениегә чыгарабыз?
– Бу күренеш белән ничек көрәшергә?
– Иң элек түләүле җырларны чикләргә кирәк. Мәсәлән, берәү җыр яздыра да, аны радиодан әйләндерсеннәр өчен 2-3 мең сум акча түли. Ул җыр булып җитешкәнме, ритм-рифмасы бармы – анысы мөһим түгел! Акча керә бит, акча! Тамчы ташны тишкән кебек, көне буе шул чиле-пешле җырны әйләндереп халыкның башын тәмам әйләндерәләр. “Музыкаль дистә” тапшыруын алыйк. Профессиональ җырчы соңгы урында, ә исемен дә белмәгән, күрмәгән кеше (мин аны җырчы дип әйтә алмыйм) беренче урыннарда. Бу җәһәттән Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәсе килә. Тукайлы, Сәйдәшле халык дибез икән, бу күренешкә чик куйыйк, худсоветларны торгызыйк. Ул радио-телевидениене дә, җырчыларның концерт программасын да тикшерсен иде. Киләчәк буын алдында бурычыбызны онытмыйк.
– Ләкин халык менә шундый “җиңел” җырларны үз итә.
– Халыкның зәвыгын үзебез бозабыз бит. Халык җырларын заманга яраклаштырып кайтарасы урынга арзанлы җырлар белән агулыйбыз. Ринат Рәхмәтуллин, Нияз Җәләлов, Фирдүс Тямаев концертларын карагач, мин шундый фикергә килдем. Халык йөри дип акча эшләп калырга ашыгумы бу? Сәхнә ул – изге урын. Ник аны болай мәсхәрәлибез без? Һәр кешенең үз урыны бар. Совет чорында үзешчәннең үз урыны булган, профессионалның үзенеке. Хәзер андый бүленеш бетте. Ә бит мин телгә алганнарның урыны банкетта булырга тиеш. Әнә анда: “Казан, мин сиңа нинди җыр җырлыйм?” – дип акырып-бакырып, чабып йөрергә була. Тик сәхнәдә түгел! Сәхнәнең үз кагыйдәләре бар аның. Анда арт шәрифеңне күрсәтәсе дә, шәрә тәнең белән мактанасы да түгел. Анда моң хуҗа! Чын җыр хуҗа. Яшерен-батырын түгел, мондый җырчылар, мөмкинлек булганда акча эшләп калыйк, дип йөри. Күпсенеп әйтмим, дөрес аңлагыз. Фатирым да, дачам да, машинам да бар, шөкер. Гаиләм түгәрәк, улымны үстерәм. Эшем, мактаулы исемнәрем, үз тамашачым да бар. Бүген мин хәйрия концерты әзерләү белән мәшгуль. Һәр елны Җиңү бәйрәменә ветераннар өчен бәйрәм оештыру гадәткә әйләнде. Анда татар һәм рус телләрендә сугыш чоры җырлары, халык җырлары яңгырый. Мәгънәле эстрада җырлары да була. Чөнки мин үз тамашачымны хөрмәт итәм.
– Тамашачы үз-үзен хөрмәт итәме икән соң?
– Менә шуңа күрә: “Татар халкы, аууу!..” –дип кычкырасы килә. Кайчанга кадәр үз-үзебезне бетерергә тырышып яшәрбез икән?! “Молодец, мишарин, синнән дә яхшы җырлаучы юк”, – дигән смсларны укыгач, шулкадәр түбән тәгәрәдекмени, дип таң калам. Бу бит бөтен әдәбият-сәнгатьне, бөтен җырчыларны бер селтәнүдә сызып ату. “Җиңел” концертларга килгән тамашачыны күзәткән бар минем. Тәнәфестә төркем-төркем чыгалар да буфет тирәсендә “кызып” керәләр. Аннан, аны җырла, моны, дип кычкырып утыралар. Җырчы да җаенда гына тора! Аңа бит акча килә, акча! Кая инде ул зәвык турында уйлану! Бәс, сиңа заказ һәм заказчы мөгамәләсе ошый икән, алайса бушат сәхнәне, мәҗлесләрдә җырлап йөр.
– Бу күренеш талантлы яшьләргә ничек тәэсир итә?
– Талантлы яшьләребез бар һәм күп безнең. Әмма алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Чөнки күбесенең эфирга чыгу мөмкинлеге дә юк. Җырың халыкка ишетелсен өчен акча түләргә кирәк бит. Тагын бер парадокс бар. Профессиональ җырчының иҗаты еш кына FM радиолары форматына туры килми. Әйтик, миннән: “Илсур, радиодан “Сөюем бакчасы” дигән матур җырың яңгырый башлады. Нишләп башка җырларыңны да бирмисең?” – дип сорыйлар. Минем бик күп җырларым бар анда. Күрәсең, форматка ярашып булмыйдыр. “Яңа гасыр” телевидениесе, “Мәйдан” каналы күрсәткән концерт “Барс медиа”га ярамады. Чөнки алар форматы түгел икән. Шулай, коммерция заманы. Ләкин бөтен нәрсәне дә акчага әйләндереп булмый бит инде. Әти-әнине дә сатабызмы хәзер? “Кило ярым перәннек” җырын тыңлагыз әле. Бу бит сине дөньяга китергән кешеләрдән кычкырып көлү, мыскыл итү. Әти-әни янына кило ярым перәннек күтәреп түгел, ике сумка дыңгычлап тутырып күчтәнәч алып кайтырга кирәк. Шушы җырны кабат-кабат соратып тыңлаган халыкны аңламыйм мин. Радио, телевидение – иң үтемле тәрбия чарасы. Нигә ул шушы функциясен онытты?
– Җырчыларга нинди киңәш бирәсез?
– Чыганакларга, халык иҗатына мөрәҗәгать итегез. Тавыш халык җырлары һәм профессиональ композиторлар иҗат иткән әсәрләр белән генә иркенәя. Тарихны белегез. Үткәнен белгән, милләте белән горурланган кешенең генә иҗаты озын гомерле була ала. Ә мин әйткән күренешләр вакытлы гына алар. Чыгып-чыгып карадылар бит инде, вакыт барысын да үз урынына утыртты. “Кило ярым перәннек”ләр дә вакыт сынавын уза алмаячак.