поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.03.2014 Авыл

Хатлар яздым, әмма җавап көтмә...

Газетада хәбәр ителгәнчә, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүче биш йөзләп кеше Россия Президентына мөрәҗәгать юллаган иде. Нәтиҗәсе нинди булды дисезме? Узган атнада Спас районында хезмәт алдынгылары слетында Татарстан­ның атказанган авыл хуҗалыгы хез­мәткәре, “Хәмидуллин” крес­тьян-фермер хуҗалыгы җи­тәкчесе Дамир Хәми­дул­лин шундый сорау белән аптырашта калдырды

Югыйсә, Президентка мөрәҗәгать иткәннән соң, елга якын вакыт узган икән. Дөрес, документны имзалаучылар җа­вапны вакытында алган алуын. Тик проблемалар гына элек нинди булган, бүген дә шундый, диләр.

Аерма – унөч тапкыр


Иң элек кыскача гына мөрәҗәгатьнең эчтәлеген ис­кә төшереп үтик. “Без, авыл хуҗалыгында продукция җи­тештерүчеләр, аерым алганда крестьян-фермер хуҗа­лык­­лары, авыл эшмәкәрләре 5 ел эчендә илебезне азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү һәм дөнья базарына чыгу максатын хуплыйбыз. Әмма Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында мо­ның никадәрле катлаулы бурыч икәнлеген Россия Хө­күмәтендә аңлау җитми дип уйлыйбыз.

Мәгълүм булганча, БСО та­ләпләре буенча Россия авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме 9 миллиард доллардан, ягъни 279 миллиард сумнан артмаска тиеш. Бездә мо­ңарчы да бюджет ярдәменең күләме 180 миллиард сумнан артканы юк. Димәк, бездә бюд­жет ярдәме киләсе елларда да 1 гектар эшкәртел­гән җир өчен 1565 сумнан артмас­ка тиеш була. Шул ук вакытта БСО илләрендә ул 21 мең сум, ягъни безнекеннән 13 тапкырга артык.

Чит илләрнең табигать шартлары да Россиянекен­нән шактый аерыла. Техника һәм технологияләр турында әй­теп тә торасы юк. Без бик телә­сәк тә, БСО илләре белән тигез шартларда ярыша алмыйбыз”, – диелә мөрәҗә­гать­тә.

Җитештерүчегә ни җитми?


Мөрәҗәгатьнең икенче өлешендә авыл җитеш­те­рү­челәре Президентка үзлә­ренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә. Алар барысы унау.
1. Чит ил җитештерүчесе белән ярышыр өчен 1 гектарга БСО илләрендә иң аз дип саналган 85 евро, ягъни бүгенге курс белән алганда 4250 мең сум субсидия бирү.
Терлекчелектә мал-туар­ның баш саныннан чыгып, аерым субсидия түләү.
2020 елга 1 гектар эшкәр­телгән җиргә субсидия күлә­мен 500 еврога җиткерергә. Тиешле акчаны җитеште­рү­чегә көзге эшләр өчен – 1 ок­тябрьгә, язгы кыр эшләре өчен 1 февральгә кадәр кү­черү.
2. Трактор һәм комбайн­нарның башлыча авыл ху­җалыгы билгеләнешендәге җирдә файдаланылуын исәп­кә алып, авыл хуҗалыгы техникасы өчен ягулык-майлау материаллары бәясенә салым, акциз өстәмәләрен һәм федераль, региональ фондларга түләүне бетерү.
3. Авыл хуҗалыгындагы техника һәм техноло­гияләр­нең искерүен исәпкә алып, дәүләт тарафыннан иллегә-илле программасы белән ярдәм күрсәтү.
4. Җитештерелгән ашлыкка төрле эмбарго, квота һәм башка чикләүләрне, гадәттән тыш хәлләр булмаганда, закон нигезендә тыю.
5. Ашлык җитештерү табышлы булмаган елларда җитештерүчегә дәүләт ярдә­ме бирү системасы булдыру.
6. Сөт җитеш­терүче­ләр­нең һәркайсына субсидия бирү.
7. Авыл хуҗалыгында про­дукция җитештерүчегә яңа салымнарны тыю.
8. Шәхси эшмәкәр, крес­тьян-фермер хуҗалык­лары­на Пенсия фондына күчере­лергә тиешле акча күләмен үзгәртмәү.
9. Авыл хуҗалыгы бил­геләнешендәге җирдән файдалану өчен ташламалардан файдалану.
10. Авыл хуҗалыгында про­дукция җитештерүчегә кагылышлы һәр мәсьәләне компетентлы белгечләр, га­лимнәр һәм экспертлар белән киңәшеп хәл итәргә.
500 кеше имзалаган әлеге мөрәҗәгать В.Путинның үзе­нә барып җиткәнме-юкмы – монысын төгәл генә әйтүе кыен. Гражданнарның мөрәҗә­гатьләре турындагы законда каралганча, хат җавап әзер­ләү максатында иң элек РФ Хөкүмәте Аппаратына, аннан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән.

Җавап барын бар, әмма...


Законда каралган вакыт эчендә мөрәҗәгать итүче­ләр­гә җавап бирелгән. “Крестьянские ведомости” газе­тасының 26 февраль санында Давид Эпштейнның әлеге җавапка аңлатмасы да басылып чыкты. Анда әйтелгәнчә, Россия буенча 1 гектар эш­кәртелгән җир­гә 1565 сум түгел, ә 2071 сум субсидия бирелгән. Әмма, ничек кенә булса да, бу сумма чит ил җитештерүчесенә би­релгән бюджет ярдәменнән нык аерыла. Аның күләмен арттыруга килгәндә, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертлары булган кадәренә рәхмәт әйтергә киңәш итә. Җаваптан күренгәнчә, барлык төр агротехник чараларга киткән чыгымнарны җыеп исәпләгәндә, гектарына 11 мең сум килеп чыга. Ә инде “БСО илләрендәге кебек 1 гектарга 22 мең сум дәүләт яр­дәме күрсәтелсә, ул җитеш­терүче тоткан чыгымнардан да артып китәргә мөмкин” икән.

Чыгымнарга килгәндә, кем ничек исәпли бит. Немецлар кулланган техниканың өстен­леге турында әйтеп тә торасы юк. Белгечләр, Гер­маниядә 1 гектар бодай җи­ренә тотылган чыгымнар 49280 сумнан 56320 сумга кадәр, ди. Анда гектарына 200 килограмм ашлама кер­телсә, бездә уртача 30 килограмм. Игенченең айлык хез­мәт хакы да 110 мең сумнан арта. Статистика мәгъ­лүмат­ларыннан күренгәнчә, Россия игенчесе­нең айлык эш хакы 15 мең сумнан да ким­рәк. Мондый шартларда үз­ара ярыш турында сүз алып бару кыенрак шул инде. Россия Авыл хуҗа­лыгы министр­лы­гының ил җи­тәкчелегенә мө­рә­җәгать итүчеләргә те­ләктәш булырга теләмәвен дә аңлавы кыен.  


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 32 | 04.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»